Равил Гайнетдиннең вәкиле Мәскәүдә мәчет салу кирәклеге турында Дәүләт Думасында белдерде

1500462675_118 июльдә Россия мөселманнарының диния нәзарәте эчке эшләр департаменты җитәкчесе Ренат Исламов Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятьләре үсеше, иҗтимагый һәм дини мәсьәләләр буенча комитетында “Россия дәүләтчелегенең дини-әхлак нигезләре үсешендә гражданлык җәмгыяте институтлары роле” темасына узган семинар-киңәшмә эшендә катнашты. Бу хакта нәзарәтнең рәсми сайты хәбәр итә.

Киңәшмәне комитет рәисе Сергей Гаврилов алып барды. Семинар темаларының берсе – сүз иреге, дини берләшмәләр эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге канунны камилләштерү мәсьәләсе.

Киңәшмәдә гражданнарга дини вазгыятьтә социаль куркыныч күренешләр буенча мәгълүматны арттыру һәм хокук бозуларны булдырмауда профилактика йөзеннән дәүләт хакимияте органнарының дини оешмалар белән хезмәттәшлеге мөһим булуы билгеләп үтелә.
Россия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Россия башкаласында күптән түгел булып узган мөселманнарның Ураза бәйрәмендә бәйрәм урыннарында чирек миллион кеше катнашуын, ә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөселманнарның бик күп өлеше җыелуын билгеләп үтте. Ул шулай ук мөфти Равил Гайнетдинның бәйрәм вәгазендә ил башлыгы Владимир Путин әйткән:” Россия Европа һәм Азия мәдәниятен берләштерә, һәм һәр халык үзенең гореф-гадәтләрен саклый” дигәнне шәрехләп үтә.

Докладта Ренат Ислямов, аерым алганда, Россия мөселманнарының мәчетләрдә күбрәк булырга кирәклеген җиткерә.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә 4 мәчет бар. Алар — Җәмигъ мәчете, Тарихи мәчет, Ярдәм, Мемориаль мәчетләр. Башкала мөселманнары тагын бер мәчет төзү кирәклеге турында даими белдерә.

“Татар-информ”.

Просмотров: 931

Комментирование запрещено