Новый владелец мощностей Клявлинского комбикормового завода Фарит Бахтеев планирует реанимировать производство / Кләүле комбикорм заводы көнбагыш мае чыгарачак

i3

Фарит Бахтеев.

Новый владелец мощностей Клявлинского комбикормового завода Фарит Бахтеев планирует реанимировать производство. Начать Бахтеев собирается с производства не комбикормов, а подсолнечного масла, пишет «Самарское обозрение». 

Согласно данным Росреестра, с 2010-го по 2015 год имущественный комплекс Клявлинского комбикормового завода принадлежал ООО «Рубикон», подконтрольному Хамиту Зинурову. Затем активы перешли в собственность ООО «Транссервис» Сергея Степанова. Долгое время предприятие простаивало.

В конце прошлого года у недвижимости появился новый владелец в лице Юнуса Бахтеева. Он -  родственник известного клявлинского фермера Фарита Бахтеева. По данным администрации Клявлинского района, КФХ Фарита Бахтеева работает с 2012 года.

Компания занимается выращиванием зерновых, зернобобовых и масличных культур. Как сообщили изданию в администрации района, новые собственники реанимировали мощности ККЗ.

Оператором предприятия выступит ООО «Агро-Хорс». Согласно информации системы «СПАРК-Интерфакс», всего в России зарегистрировано два «Агро-Хорса» - один в Самаре, другой в Волгограде. Среди совладельцев и руководителей этих компаний Бахтеевых нет.

«Эта компания сейчас управляет заводом. До смены собственника мощности предприятия простаивали, а сейчас он работает как элеватор. Емкость элеватора — 10 тыс. тонн. В планах у них - развитие переработки масличных (подсолнечника, горчицы, рапса), а также восстановление кормопроизводства», - заявил изданию главный агроном управления сельского хозяйства Клявлинского района Евгений Сомов.

Смену владельца ККЗ также подтвердил замглавы Клявлинского района Владимир Абаев.
Фарит Бахтеев подтвердил приобретение актива. «Да, я купил ККЗ. Сумму инвестиций я бы не хотел называть. Нами проведен комплекс работ по его реконструкции. Планируем начать на территории ККЗ производство масла из подсолнечника, а горчица и рапс в перспективе. Предварительно мощность будет небольшой - 500 тонн в месяц. Выпускать продукцию будем под нашим товарным знаком «Клявлинское поле». География реализации - Клявлино и север Самарской области. Будем рассматривать возобновление производства кормов позже, как решим вопрос с финансированием. Мы уже работаем с Россельхозбанком в части закупки сельхозтехники», - заявил «СО» Бахтеев.

volga.news

* * *

Кләүле комбикорм заво­дының яңа хуҗасы Фәрит Бәхтиев ташландык завод­ның эшен җанландырып җи­бәрергә җыена. Моны көн­багыш мае сыгудан башларга кирәк, дип саный ул.

Росреестр документларына караганда, 2010 — 2015 елларда бу завод Хәмит Зиннуров җитәкләгән “Рубикон” оешмасыныкы булган. Соңрак аны “Транссервис” сатып ала. Шушы вакыт дәвамында завод эшләмәгән. Ә үткән ел ахырында күчемсез милекнең хуҗасы булып Кләүле районында бөртекле һәм кузак­лы культуралар, көнбагыш җитештерүче танылган фермер Фәрит Бәхтиевнең туганы Юныс Бәхтиев теркәлә.

Район газетасы хәбәр итү­енчә, яңа хуҗалар заводны эш­ләтеп җибәргәннәр дә инде. Дөрес, әлегә ул элеватор буларак хезмәт итә һәм «Агро-Хорс» предприятиесенә керә.

- Егетләрнең планында — көн­­­багыш, рапс, горчица кебек куль­туралардан май сыгып чыгару эшен җайлап җибәрү һәм комбикорм җитештерә башлау, - дип хәбәр иткән “Самарское обозрение” газетасына Кләүле районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Евгений Сомов.

Похвистнево районының Ис­­ке Мәчәләй авылында ту­ып-үс­кән Фәрит Бәхтиевнең шә­һәр­дән кайтып авыл ху­җа­лыгы белән шөгыльләнә баш­лавына биш кенә ел әле. Лә­кин, вак адымнар белән булса да, эше алга бара. Фермер хуҗалыгы ачып җибәргәннән соң ярты ел да үтми, ул өлкә гранты алу бәхетенә ирешә. Үзенең акчаларын да кушып, кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы сатып ала, тагын ике елдан соң моңа ике комбайн да өстәлә.

- Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен төпле кеше булырга кирәк, - дип саный Бәхтиев. - Уңыш яхшы булса да, булмаса да, өметеңне өзмәскә, тагын да тырышыб­рак эшләргә кирәк. Миңа җирне сөю хисе борынгы бабаларыбыздан килгәндер. Шушында гына үземне нык аякта басып торучы кеше итеп хис итәм.

Минем әти белән әни дә гомер буе колхоз кырларында эшләделәр. Мәчәләй авылында яшәүче әнием, хезмәт ветераны Хәдичә Бәхтиева әле дә үзенең йорт хуҗалыгын тәртиптә тота. Мине дә шулай өйрәттеләр – үз җирең өчен җаваплы син. Аны буш калдырырга да, ташлап китәргә дә ярамый. Димәк, эшләргә кирәк. Гореф-гадәтләребезне сак­лап, җиребезне хөрмәт итеп яшәмәсәң, уңышка ирешеп булмый.

Бүген Фәритнең бодай, ар­па, солы чәчелгән иген кырлары 2037 гектар мәйданны били. Ә өч ел элек ул каты бодай сортларына да өстенлек бирә баш­лаган. Уңышы йомшак бодай­ныкы кебек, ә бәясе югарырак.

Көнбагышны да элек ул май сыгу заводларына таратып йөри иде. Ә инде үзенең комбикорм заводында май сыгып чыгару линиясе эшли башлагач, фермерның керемнәре бермә-бер артыр, әлбәттә.

Завод хуҗасы алмашыну хәбәрен район башлыгы урынбасары Владимир Абаев та раслый, фермер Фәрит Бәхтиев тә кире какмый. “Әйе, без аны сатып алдык. Күп­ме акча түләгәнебезне әй­тер­гә теләмим. Без инде пред­приятиегә берникадәр ре­конструкция дә ясаттык. Баштагы мәлне аена 500 тонна көнбагыш мае сыгып чыгарырга җыенабыз. Ә ки­лә­чәк­тә рапс һәм горчица мае җитештерү теләге дә бар. Май “Клявлинское поле” тауар билгесе белән тамгаланачак һәм өлкәбезнең төньяк районнарында сатылачак. Ә комбиазык җитештерүне акчабыз булгачрак башларга ниятлибез. Әлегә “Россельхозбанк” белән техника сатып алу турында сөйләшүләр алып барабыз”,- дип белдергән.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Верен традициям семьи

Просмотров: 1303

Комментирование запрещено