Камышлы авылында гомер итүче Шәһит Гата улы Мөхгалимов көндә авыл урамнарын әйләнергә ярата.
- Аеруча җәен, бар дөнья яшеллеккә төренгән көннәрне яратам, — ди ул. — Ничек яратмыйсың инде Ходайның бу күркәм көннәрен? Күрегез, нинди матурлык. Иң мөһиме күк йөзе аяз, тыныч, ә бит бик күп җирләрдә сугышлар бара, — дип сөйли хезмәт ветераны.
9 май бәйрәме көннәрендә дә Шәһит аганың күзләрендә яшь ялтырый. Ул атасыз үскән балачагын, аннан соң ата киңәшенә мәхрүм булган яшьлеген күз алдына китерә.
- Әти 1942 елда сугышта үлеп калды, энем Фаиз белән мине әни берүзе үстерде. Нык нужа күрсә дә әниебез 90 яшенә кадәр яшәде, кадер-хөрмәт белән җирләдек.
Гомер бәйрәме, ягъни 80 яшь тулу уңаеннан җиткерелгән ихлас теләкләрне дә күз яшьләрсез тыңлый алмый Шәһит ага.
Олы кешенең күңеле йомшак була шул. Бар тормышы, хезмәт иткән еллары күз алдына килеп, хәтер йомгагы да сүтелеп китә.
- Гомер буе машина руле артында йөредем. Олырак абзыйларның руль артына утырып, дәү машиналарны йөреткәненә мәктәп яшендә үк кызыга идем. Авыр еллар иде, бу һөнәргә урау юллар аша үтеп килдем.
Мәктәп чоры үткәч Шәһит Гата улы дүрт елга солдат хезмәтенә алына. Ул моряк булып Баренцево диңгезендә йөзгән корабльдә хезмәт итә, кок вазыйфасын башкара.
Солдат хезмәтен үтеп кайткач Шәһит ага Иске Ярмәк авылының җирле колхозында эшли. Ул фермалар, мал утарлары төзү эшләрендә хезмәт итә, таш чыгара, электр станциясе төзүдә катнаша. 1962 елда Камышлыда туып-үскән, уңган, булган Халисә Зәйдулла кызы белән гаилә кора. Бер-бер артлы гаиләдә биш бала туа, кызганычка каршы бер сабыйлары кечкенә вакытта вафат була. Шулай тормыш жайлы гына барган бер чорда Шәһит Гата улына яңа эш тәкъдим итәләр. Ул Камышлы автобазасына эшкә урнаша. Җитәкчеләр уңган эшчене тиз арада күреп ала һәм шоферга укырга җибәрәләр. Күптәнге хыялы тормышка ашып кайткан белгечне ГАЗ-585 автомашина руле артына утырталар. Шулай итеп ул тимер атны иярләп зур юлларга чыгып китә. Тәҗрибәле шофер һәр көнне сәгать 7да эш урынына ашыга һәм 45-еллык эш стажының 30 елы руль артында уза да китә. Бу елларда аңа төрле машиналарда йөрергә туры килә. Өр-яңа ЗИЛ-555, Газ-53 автомашиналары бирелгән, өч бүлмәле фатир алып, гаиләсе белән күчкән мизгелләрне ул тормышының иң матур чаклары дип саный.
- Юлга чыгар алдыннан автомашинаны һәрвакыт бер кат җентекләп тикшереп чыга идем. Бу минем канга сеңгән. Техникаң сәгать кебек эшләсә генә юлга тыныч күңел белән чыгып була. Мин бит юлда йөрегән ничә кеше өчен дә җаваплы. Үземнең дә гаиләм янына исән-сау әйләнеп кайтасы килә иде, — ди ул.
- Хәзер юл йөру нәрсә ул? Асфальт юлдан барганда узган гасырның баткак, сазлы юлларын искә төшерсәм, куркып китәм, — ди дә, тагы хатирәләргә бирелә Шәһит абый.
Йөк машиналарында ерак юлларга чыгу, төрле йөк ташу, юл михнәтләре хәзер аңа төш кебек кенә. Заманында яңгыр, буран вакытларында юлда батып калган, төн уртасында тимер атны тарттырып алып кайткан чаклары да була.
- Хәзер юлда җырлап кына йөрибез. Бөтен җирдә асфальт. Аллаһы Тәгалә исәнлек кенә бирсен. Барлык шоферларга иминлектә эшләргә, юллардан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, — дип тели күп еллар мактау тактасында торган федераль хезмәт ветераны.
Шәһит абыйны да үткән юбилейлары белән котлап, имин тормыш, Халисә апа белән икесенә җан тынычлыгы, исәнлек, балаларының игелеген күреп, оныкларының шатлыкларына куанып яшәүләрен телибез.
Фәния КӘРИМОВА.
Автор фотосы.
“Камышлы хәбәрләре”.
Просмотров: 884