Разия ӘЮПОВА: Сазлы күлдә коенып кайттык

озероБезнең яклар үзләренең матур табигате, төрле гаҗәеп урыннары, урман-күлләре бе­лән бик бай бит. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылына кунакка баргач, безгә хуҗабикәләр шундый бер ис­тәлекле урынны күрсәттеләр. Бу күрше Исаклы районының Мор­дово-Аделяково авылы янындагы дәвалы күл иде.

Биредәге мордва һәм чуваш авылларының әле 1750 елларда ук барлыкка килүләре билгеле. Ул вакытларда елга буйларында кеше үтә алмаслык сазлыклар булган диләр. Шуларның берсендә юлбасарлык белән шөгыльләнүчеләр зур сумма акчасы булган үтеп баручы сәүдәгәрне талаганнан соң, атларын, үзен һәм сакчыларын батырганнар, имеш. Нәкъ шул урында зур саз күле барлыкка килгән дә инде. Аны җирле халык, ялгышмасам, мордва телендә Нисьма – Сара Нисьма күле дип атап йөртә икән.

Менә июль аеның соңгы кызу көннәренең берсендә безгә шушы саз күлендә рәхәтләнеп, тәнебезне сазлы ләмгә буйый-буйый, коену бәхете тәтеде дә инде.

Шушы гаҗәеп күлне күреп, коенып, юынып чыккач та, үз алдыма уйлап та куйдым: нигә, мин әйтәм, безгә дә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк тоз күлләрендәге кебек юллар салып, аерым йортлар төзеп, туристик ял итү, дәвалану базасы ясамаска?

Саз күле төбендәге ләмнең файдасын белеп, хәзер үк кырыена көчле суырткыч җай­ланма­­сы (качалка) урнаштырганнар һәм Серноводск курортына дәва­лау өчен шушы күл ләмен җибә­реп торалар икән инде.

Безнең татар эшкуарлары да шушындый матур, файдалы урыннарны күреп, акчаларының бер өлешен шушы агротуризм бизнесына куйсалар, начар булыр идеме икән!?

Аннан, табигать кочагында булып кайткач, үземнең тагын бер уй-фикеремне дә әйтеп үтә­сем килде. Безнең төбәкнең урманнарын, урман полосаларын өрәнге (клен) агачлары басып киткән (аны күбрәк Америка клены дип атыйлар). Чөнки бу әрсез агачны һәм амброзия дигән чүп үләнен безгә үткән гасырның илленче елларында чирәм җирләрен күтәргәндә Америкадан алып кайтканнар дип сөйлиләр. Әгәр без шул чүп агачына һәм үләненә каршы нык­лап көрәш ачып җибәрмәсәк, алар берничә елдан бөтен Россияне каплап китәчәк.

озероМордово-Аделяково авылында булганда бер бинаның диварына зур портрет белән календарь эленеп торганын күрдем, ә эмблемасына “Единая Россия партиясе” дигән сүзләр язып куелган иде. Рә­семендә Губерна Думасы депутаты, “Самаратрансгаз” фирмасы җитәкчесе Владимир Субботинны танып алдым. Бәлки, аңа мөрәҗәгать итеп караргадыр, чөнки ул өлкәбезнең нәкъ шушы төньяк районнары буенча депутат итеп сайланган бит. Арабызда башка шуның кебек дәрәҗәле һәм акчалы кешеләр һәм җитәкчеләр әле тагын бардыр, мөгаен.

Разия ӘЮПОВА, өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1132

Комментирование запрещено