Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесенең Татарстан финалы үтте.
Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесе “Пирамида” күңел ачу үзәге кебек зур залда шоу рәвешендә үтәргә тиеш дип саный Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесенең Татарстан буенча финалында жюри әгъзасы булган Тәбрис Яруллин. “Бу утлар куелган, Элвин Грей кебек артистлар чыгыш ясаган шоу булырга тиеш. Бу минем күзаллаулар гына түгел. Бу шулай планлаштырыла да”, — диде Тәбрис “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Катнашучы кызларның ниндидер оригинальлеккә омтылмыйча, мәктәп дәреслегенә кергән Гадел Кутуйның “Сагыну” кебек нәсерне сөйләүләрен дә Тәбрис Яруллин бик табигый дип саный.
Искәртеп үтәбез, кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесенең Татарстан финалы үтте һәм Татарстанны тәкъдим итәчәк кызның исеме билгеле булды.
Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра.
Просмотров: 976