Пятый фестиваль «Рожденные в сердце России» открывали победители прошлого года / Без – россиялеләр!

234253Название концертной программы Шенталинского района было «Мы — россияне». Артисты в своих национальных песнях и танцах смогли показать всю красоту своего многонационального народа, проживающего в Шенталинском районе.

25 сентября состоялось открытие пятого Губернского фестиваля «Рожденные в сердце России». Гостей и участников фестиваля самодеятельного народного творчества приветствовал министр культуры Самарской области Сергей Филиппов: «В этом году фестиваль «Рожденные в сердце России» отмечает пусть небольшой, но значимый юбилей. В 2017 г. фестиваль расширяет свои границы. Впервые увеличивается количество участников, в этом году будет показано 47 программ. Связано это с тем, что свои отчетные концерты самостоятельно будут представлять внутригородские районы Самары и Тольятти.

Пятый фестиваль открывали победители прошлого года. Свои концертные программы представили Чапаевск — обладатель Гран-при IV фестиваля, а также Красноярский и Шенталинский районы. Название концертной программы Шенталинского района было «Мы — россияне». Как и отметило впоследствии компетентное жюри фестиваля, это была самая настоящая концертная программа народного творчества, творчества из народа. В своих национальных песнях и танцах смогли показать всю красоту своего многонационального народа, проживающего в Шенталинском районе. Мордва и чуваши, русские и татары все они живут единой семьей, все они – земляки. Им близки и родны танцы всех народов, живущих на своей родной земле. Артисты района смогли рассказать зрителям своими песнями о великих людях — земляках, которых подарила их земля всей России, именно они внесли неоценимый вклад в развитие спорта, науки и культуры, вооруженные силы России, космонавтику и другие отрасли.

Программу Шенталинского района открыла солистка Татьяна Маркелова с акапельной песней «Красно солнышко», эту композицию сменил хоровод «Гляжу в озера синие» старшей группы ансамбля танца «Вдохновение» под руководством Регины Галимовой. Затем вышло трио с песней «Я лечу над Россией»: Ирина Храмова, Татьяна Маркелова и Сергей Сидоров. Словно река лилась песня, она сопровождалась красивыми кадрами российской природы. Младшая группа ансамбля танца «Вдохновение» сменила песню веселым русским танцем «Воротца», эта группа еще дважды выходила на сцену с татарским и мордовским танцами, ребята старались выложится на сцене полностью, чтобы понравится и членам жюри, и всем зрителям. И им это удалось. На смену танцорам выходили чувашские артисты — сводный ансамбль «Хунав» Четырлинского СДК и «Асамат» Баландаевского СДК с приветственной чувашской песней, затем мордовский сводный ансамбль «Чилисема» Баганинского СДК и «Пейделька» Старо-Шенталинского СДК с мордовской народной песней «На зеленом лугу», татарский ансамбль «Чулпан» Денискинского СДК и ансамбль «Вдохновение» с хореографической композицией «Сабантуй». Сводный ансамбль «Земляки» и «Шенталинка» исполнили зажигательную народную песню «Выходила Катерина» с искрометной пляской «Колхозная», с красивым видеорядом про участника общественной акции «Где родился, там и пригодился» Алексея Григорьева. Все сводные ансамбли были отмечены членами жюри своей мощью исполнения, красотой народной песни. И апогеем выступления Шенталинского района стала финальная песня в исполнении Ирины Храмовой и хора Шенталинского района в количестве 108 человек «Дай Бог мира и счастья России». Члены жюри и зал самарской филармонии стоя приветствовали, по окончанию программы долго звучали крики «Браво!» аплодисменты в адрес артистов Шенталинского района, сообщает пресс-служба администрации м.р.Шенталинский.

* * *

Өлкәбездә V “Россия йө­рәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале башланып китте. Быел аның темасы “Минем Россия” дип атала һәм отчет концертлары иң шәп сәхнәләрдә – Самара һәм Тольятти филармонияләрендә, Самара опера һәм балет театрында, Тольятти Мәдәният һәм иҗат сараенда узачак.

Фестивальне үткән елда “Шәһәр округы” номина­ция­сендә Гран-при бүләгенә ия булган Чапаевск үзешчәннәре “Яшь Россия” программасы белән ачып җибәрде. Бу көнне Самара филармониясе сәхнәсендә Кызыл Яр һәм Шенталы рай­оны артистлары да чыгыш ясадылар. Соңгыларының “Без — россиялеләр” программасына жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан аеруча югары бәя бирелде.

Чынлап та, шенталылылар бу көнне халыкны “кыздырдылар”. Җыр-бию, моң аша алар үз районнарында яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәнияте, иҗаты байлыгын күрсәтә алдылар. Рус, татар, мордва, чуваш һәм башка милләт вәкилләре үзләренең чыгышларында танылган якташлары хакында сөйләп, илебезнең спорт, фән һәм мәдәният, космонавтика һәм башка тармакларның үсешенә керткән өлешләре турында бәян иттеләр.

Программаны Татьяна Мар­келова “Красно солнышко” җырын акапелла башкаруы белән башлап җибәрде. Ан­нан, якты колейдоскопны хәтер­ләтеп, сәләтле артистлар сәхнәдә бер-берсен алыштырып кына торды: Регина Галимова җитәкчелегендәге “Вдохновение” бию ансамбленең “Зәңгәр күлләргә карыйм” дип аталган композициясеннән соң “Мин Россия өстеннән очам” җыры яңгырый башлады. Ә бу вакытта сәхнәдә зур экраннан илебезнең кабатланмас матур табигать почмаклары сурәтләре күрсәтелеп торды. Иксез-чиксез урманнар, гажәеп тыюлыклар, тирән елгалар hәм күлләргә карап, тамашачылар Россиянең ни кадәр киң һәм матур булуына сокланып утырдылар.

Ә тамаша дәвам итте. Чытырлы авылыннан — “Хунав”, Баландаеводан “Асамат” чуваш ансамбльләре тамашачыларны милли җырлары белән сәламләсә, Багана авылы Мә­дәният йортының — “Чилисема”, Иске Шенталыдан “Пейделька” җыелма ансамбльләре бергәләп “Яшел болында” дип аталган мордва халык җырын башкардылар. Аннан сәхнәдә татар көйләре яң­гырап, уен-көлке, күңел ачулар башланып китте. Денис авылының “Чулпан” татар ансамбле үзешчәннәре “Вдохновение” коллективы белән бергәләшеп тамашачыларга татар халкының иң күркәм бәй­рәмнәренең берсе — Сабан туе күренешен тәкъдим иттеләр.

Шенталы районының чыгышы солистка Ирина Храмова һәм район үзешчәннәре хоры (барлыгы 108 кеше) башкаруындагы “Дай Бог мира и счастья России” җыры белән тәмамланды. Ватаныбызга, туган җиребезгә һәм анда яшәү­че халыкларга мәхәббәт хисе белән сугарылган җырның сүзләре һәркемнең күңеленә үтеп кереп, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да битараф калдырмады. Җыр тәмамлануга алар аягүрә басып, артистларны алкышларга күмделәр, “Афәрин!” – дип кычкырулар да тиз генә басылмады.

Гадәттәгечә, татарлар күп­ләп яшәгән Камышлы районы үзешчәннәре дә фес­тивальдә катнашачак, һәм быел алар “Син яшә, минем Россиям” дип аталган программа әзерләгәннәр. Камыш­лылыларның отчет концертлары 14 октябрьдә (башлана 13.30 сәгатьтә) Самара филармония сәхнәсендә узачак.

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1189

Комментирование запрещено