Председатель всемирного форума татарской молодежи (ВФТМ) Табрис Яруллин назначен заместителем руководителя исполкома всемирного конгресса татар — начальником комитета по работе с молодежью. Об этом вчера на первом заседании национального совета «Милли шура» объявил его председатель заместитель вице-премьера Татарстана Василь Шайхразиев.
Напомним, должность председателя ВФТМ является выборной. Председателя выбирают на два года делегаты всемирного форума татарской молодежи. Участие в последнем форуме, который прошел в августе 2016 года, приняли около 900 делегатов со всего мира.
Это было первое заседание национального совета после его учреждения в августе текущего года во время VI съезда всемирного конгресса татар, который проходит раз в пять лет. На заседании присутствовали председатель комитета по делам национальностей Госдумы РФ, председатель национально-культурной автономии татар России Ильдар Гильмутдинов, председатель исполкома всемирного конгресса татар Ринат Закиров, члены президиума «Милли шура» из регионов РФ, сотрудники исполкома конгресса.
Напомним, о необходимости создания национального совета «Милли шура» ВКТ на VI съезде всемирного конгресса татар заявил президент Татарстана Рустам Минниханов. Возглавил его заместитель премьер-министра РТ Шайхразиев. В его состав вошло 75 человек из регионов РФ и стран зарубежья.
На заседании, в частности, подвели итоги работы национального совета за два месяца.
Табрис Мударисович Яруллин родился 21 сентября 1986 года в деревне Ислетарь Атнинского района РТ. Окончил Казанский государственный технологический университет по специальности «государственное муниципальное управление» (2008), обучался в высшей школе «Лингва» (2004 — 2007).
2007 — 2011 — ведущий референт отдела исполкома всемирного конгресса татар по работе с муниципальными районами РТ.
2011 — 2012 — начальник отдела по делам молодежи исполкома ВКТ.
2012 — директор портала tatarile.org.
С 2012 года — член исполкома ВКТ.
С 2013 года — начальник отдела по делам молодежи исполкома ВКТ.
2010 — 2012 — заместитель председателя всемирного форума татарской молодежи.
С 2012 года — председатель всемирного форума татарской молодежи.
С 2017 года — член совета «Милли шура».
С 2017 года — заместитель руководителя исполкома всемирного конгресса татар, начальник комитета по работе с молодежью.
Награжден благодарственным письмом президента РТ.
* * *
“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Милли Шурасының беренче Президиум утырышында аның структурасы игълан ителде. Президиум утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Президиум утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары катнашты.
“Конгресс 25 ел эшли, эшләре күренеп тора – безнең 42 илдә, Россиянең 72 төбәгендә 500дән артык оешмабыз бар. Дөньяда 10 миллионнан артык татар яши. Бөтен эшләребез буенча аңлашулар бар, әкрен генә алга барабыз, – дип башлады чыгышын Васил Шәйхразиев. – Президентыбыз Бөтендөнья татар конгрессы съездында Бөтендөнья татар конгрессы эшләре буенча алга таба омтылыш ясарга кирәклеген әйтте. “Безнең теләгебез – дөнья күләмендә татарларны туплап, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, аларга ярдәм кулы сузып бергә эшләргә”, – диде. Бу эшләрне башкарыр өчен Милли Шура ясарга кирәк һәм аның җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасарын тәкъдим итергә дигән фикер булды”, – дип августта узган съездны искә төшереп узды ул.
“Мин атна саен татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә булдым, татар милли-мәдәни автономия башлыклары һәм шушы өлкә җитәкчеләре, шәһәр мэрлары белән очрашып, татар халкының ничек яшәве белән, аларның проблемалары белән таныштым. Төбәкләрдәге татарлар мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчетләр, зиратлар мәсьәләләрен күтәрәләр. Без бу сорауларны өлкә җитәкчелегенә җиткерәбез һәм бергә хәл итү юлларын табарга да омтылабыз. Күп нәрсә авторитетлы автономия җитәкчеләреннән тора”, – дип дәвам итте Милли Шура рәисе.
Планканы күтәрү өчен ул Башкарма комитетның структурасын үзгәрешләр кертү кирәклеген ассызыклады. “Иң зур орган – съезд. Икенчесе – Милли Шура. Ул елга бер тапкыр җыела. Милли Шура кабул иткән карарлар съезд вакытында хупланып, тормышка ашырыла, – дип аңлатып китте ул. – Милли Шурада 75 кеше катнаша. Милли Шура үз составыннан Президиум сайлап алды – анда 15 кеше. Шушы Президиум кварталга бер тапкыр җыелып фикер алыша”, – диде Милли Шураның да, аның Президиумының да җитәкчесе булган Васил Шәйхразиев. Ул Премьер-министр урынбасары буларак, Милли Шура рәисе вазыйфасын иҗтимагый эш рәвешендә алып баруын да әйтеп узды. Эшче орган – Башкарма комитетта берәмлекләр дә артмаган.
“Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Ринат Зиннуров. Аның секретариаты, киңәшчесе, оештыру эшләре комитеты, мәгълүмати-аналитик идарә, кадрлар бүлеге, бухгалтерия һәм Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый фонды бар. Ул шуларны координацияли. Аның кул астында өч урынбасары һәм Башкарма комитет эшләрен башкаручы бар”, – дип санап үтте ул.
“3 августта Милли Шура сайлау бераз аңлашылмаучанлыклар тудырды, – дип сөйләде утырыштан соң журналистларга Васил Шәйхразиев. – Бераз көтик, мин башта аңларга һәм өлкәләрдә булырга тиеш дидем. Булдым, очраштым. Иң төп сорауларның берсе – чит өлкәләрдәге татарларны саклап калу, аларга ярдәм итү.
“Безгә нәтиҗәле эшләү өчен Башкарма комитет структурасын азрак үзгәртергә кирәк иде һәм без аны үзгәрттек. Эш әкренләп дөрес юлдан атлабрак, бәләкәй генә тизрәк, бәләкәй генә төплерәк бара башлады, – дип шәрехләде утырыштан соң бу үзгәрешләрне Васил Шәйхразиев журналистларга. – Мин хәзер, Милли шура рәисе буларак, татарларны туплап, хуплап, аларга ярдәм итү, телебезне, динебезне саклау эшләрен алып барам, элек аны Ринат Зиннурович алып бара иде. Ләкин иҗтимагый оешма булгач, күп кенә җитәкчеләргә кереп җитә алмый иде. Мин премьер-министр урынбасары булгач, күп кенә сорауларга мин барып губернаторлар, хакимият башлыклары белән очрашып күзгә-күз карап сөйләшеп хәл итә алам. Башкарма комитет минем кул астында булгач, бер пакет йөкләмәләр алып кайтам да, алар аның буенча эшли башладылар. Яңа структура буенча, һәр кеше үз эшен күрсәтергә тиеш. Мин аларга шанс бирәм. Эшләгән эшләренә рәхмәт сүзләре генә булса – эшлиләр. Эшләр эшләнеп бетмәсә – алышынырлар”, – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе – Ринат Зиннуров. Аның өч урынбасары бар. Алар – моңарчы да эшләгән Данис Шакиров (беренче урынбасар, ул шул ук вакытта Милли шурага да керә) һәм Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин.
Бөтендөнья татар конгрессының структурасында 10 комитет булдырылды.
Бу комитетлар түбәндәгеләр:
беренче урынбасар карамагындагы 6 комитет: милли мәгариф, Татарстандагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү, чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү, Россия Федерациясендәге татар оешмалары белән эшләү, татар эшмәкәрләре белән эшләү, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән эшләү, этнологик мониторинг комитетлары;
татар иҗтимагый оешмалары урынбасары белән эшләүче урынбасар карамагындагы 2 комитет: РФ иҗтимагый татар оешмалары белән эшләү һәм мәдәният комитетлары;
өченче урынбасар – татар яшьләре комитеты җитәкчесе карамагындагы 2 комитет: якын һәм ерак чит илләрдәге татар яшьләре белән эшләү һәм РФ төбәкләрендәге татар яшьләре белән эшләү комитетлары.
* * *
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Милли Шурасының яңа структурасында барлыкка килгән ун комитетның икесе Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе – ә бүгенге игъланнан соң – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татар яшьләре белән эшләү комитеты башлыгы Тәбрис Яруллин кул астында эшләячәк. Ике комитетның берсе Якын һәм ерак чит илләрдәге татар яшьләре белән эшләү комитеты дип, икенчесе Россия Федерациясе регионнарында татар яшьләре белән эшләү комитеты дип атала.
Искәртеп үтәбез, бүген “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Милли Шурасының беренче Президиум утырышы узды һәм анда аның структурасы игълан ителде. Президиум утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Президиум утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары катнашты.
Шунысы да игътибарга лаек, Бөтендөнья татар конгрессының эшләү тәртибенә үзгәрешләр кертелсә дә, Башкарма комитетта штат берәмлекләре дә арттырылмаган.
Утырышта Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин татар яшьләре форумына әзерлек буенча эш планнарын билгеләп чыгыш ясады. Ул татар яшьләре белән эшләүне Татар яшьләре форумының зур бер юнәлеше булуын искәртеп үтте. Устав нигездә татар яшьләре оешмалары ике елга бер җыелуын, форум исәбендә 114 татар яшьләре оешмасы булуын әйтте.
“Хәзерге вакытта ике атна дәвамында Яшьләр форумы яшьләр оешмалары челтәрен яңарта. Моннан 13 ел элек беренче съездда 480 делегат килгән булса, былтыр җиденче тапкыр форумга җыелдык. Анда инде 900 делегат иде. 30 илдән һәм 60 төбәктән килделәр. Делегатлар 14 яшьтән 35 яшькә кадәр була ала. Без килергә теләүчеләргә татар телен белү таләбе куябыз, яшьләр өчен тел белү — Казанга килү өчен мотивация булып тора”, – диде ул.
Тәбрис Яруллин әйтеп узганча, съездда ике ел эшли торган идарә сайлана. Әлеге вакытта координацион советта 52 кеше бар. Алар йә активистлар, йә татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре. Киләсе VIII форум 2018 елның августында булыр дип уйланыла.
Тәбрис Яруллин алга таба Яшьләр форумының балалар тәрбияләү юнәлешенә игътибар арттырылачагына басым ясады. “Хәзер съездга килүче делегатларның яше үсә бара. Моңарчы делегатларның уртачы яше 21-22 яшь булса, былтыр 25 яшь иде. Без баланы бишектән үк татарча тәрбияләү турында сөйләшәчәкбез. Яшьләр этномәдәни проектлар менеджментына, татар телен интернет белән бәйләп карау юнәлешләренә игътибар ителәчәк”, – диде ул.
“Без яшьләрне җитәкләп йөрүдән китеп, аларны мөстәкыйльрәк итергә тиешбез, – дип фикерен җиткерде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Ул Татар яшьләре оешмаларына читкә дә чыгарга, башка оешмалар составларына да керергә, төрле грантлар алу мөмкинлекләрен карарга киңәш итте.
“3 августта кадәр Тәбрис Яруллин конгресста яшьләр буенча эшләүче берүзе иде. Хәзер без аның абруен күтәрдек – конгресс рәисе урынбасары иттек, – дип аңлатма кертте Васил Шәйхразиев. – Аның ике комитеты була – алар Россия һәм чит илләр буенча эшләячәк. Башкарма комитет җитәкчесенең башка ике урынбасарына килсәк, алар юнәлеше буенча күп эшләр эшләнгән. Ә яшьләр ягыннан әле эш күп. Яшьләр форумы алдында зур бурычлар тора – эшләргә дә эшләргә”.
Просмотров: 1062