Первый ресторан первой национальной сети быстрого питания «Тюбэтэй» презентовали сегодня Президенту Татарстана Рустаму Минниханову. Новая точка общественного питания открылась в самом центре Казани – на ул. Кремлевская.
Лидер республики осмотрел зал, сделал заказ, чтобы лично оценить качество предлагаемых здесь блюд и расплатился с помощью телефона.
Интерьер, выдержанный в национальном татарском стиле, и известные с детства блюда и напитки Президент РТ одобрил. В семейном зале он пообщался с пришедшей на открытие ресторана многодетной семьей и подарил детям книги на татарском языке. Затем заглянул в зону готовки пищи.
«Это очень важно – продвигать кухню любой национальности. Через кухню, через язык мы сохраняем свою идентичность. Россия – многонациональная страна, и в этом ее сила», – подчеркнул Рустам Минниханов. Он пожелал сети дальнейшего развития и покорения новых, в том числе зарубежных рынков.
«Спасибо Рустаму Нургалиевичу. Он всегда поддерживает продвижение национальных культур. Речь идет не только о татарской культуре», – поделился с журналистами основатель «Тюбэтэя» Султан Сафин. Он отметил, что руководство республики и мэр Казани обещали проекту разумную поддержку.
Сафин также поделился, что сеть могла бы развиваться быстрее, но ее руководство само притормаживает процесс: «Важно не только доносить кухню, но и передать наш татарский менталитет. Как невозможно испечь за минуту хлеб, так нельзя за минуту и привнести культуру», – заметил он.
«Тюбэтэй» кроме Татарстана уже представлена в Сургуте, Самаре, Ульяновске, Казахстане. Проявляют интерес Крым, Москва и целый ряд других городов и регионов. «Сейчас стоит задача – доработать модель. Будем много шишек набивать. А потом передавать в другие города. В том числе по франшизе», – сообщил основатель сети.
«Мы развиваем много направлений, призванных повысить узнаваемость Татарстана на российском и международном пространстве. Национальная кухня – одно из них», – отметила руководитель республиканского Агентства инвестиционного развития РТ Талия Минуллина.
Ресторан, в котором подают национальные татарские блюда и готовят их, соблюдая каноны ислама, призван стать уникальным местом знакомства многочисленных гостей Татарстана с местными традициями и культурой. Появление этого социального объекта особенно важно в преддверии таких значимых событий, как 45-й чемпионат мира по стандартам WorldSkills, который пройдет в Казани в 2019 году, и чемпионат мира по футболу-2018, матчи которого также примет наш город.
Ресторан «Тюбэтэй» ориентирован не только на размеренный ужин в кругу друзей, семьи или коллег, но и на быстрый обед или перекус. В меню наряду с традиционными блюдами (суп лапша, манты, кыстыбый и выпечка) можно увидеть и блюда, характерные для ресторанов быстрого питания, но на национальной основе – кыстыбургер, татлыбый, эчпочмак фри и прочие. Кроме того, для посетителей предусмотрели и отдельные молельные комнаты.
Примечательно, что сеть национального питания вышла далеко за пределы Татарстана. Познакомиться ближе с татарской культурой могут теперь и в Москве, Самаре, Сургуте, в Свердловской области и Республике Казахстан. В 2018 году географическое расширение продолжится. Национальную татарскую кухню оценят в городах Ульяновск и Арамиль. В 2017 году сеть стала официальным оператором питания волонтеров в рамках проведения Кубка конфедераций FIFA 2017. В будущем году планируется организовать сотрудничество с Дирекцией спортивных и социальных проектов в рамках проведения чемпионата мира по футболу FIFA 2018.
* * *
Казанда “Түбәтәй” беренче татар хәләл тиз туклану челтәре рестораны ачылды. Кремль урамында урнашкан татар фаст-фуды рестораны ризыкларыннан бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та авыз итте.
“Түбәтәй” проекты авторы, татар хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафин Казанда ресторан ачарга теләве турында быел яз VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ук хәбәр иткән иде. Менә шул хыялы тормышка ашты.
Рөстәм Миңнехановны милли киемле кызлар зур бавырсак белән каршы алды. Солтан Сафин соңрак журналистларга хәбәр иткәнчә, бавырсак Самара өлкәсе Камышлы районыннан әбисе рецепты буенча пешерелгән.
Президент бинаның эчке ягын күз йөртеп чыккач, бер уңайдан хезмәткәрләрнең дә эшен сынау өчендер, заказны үзе бирде. Яшелтыбый (кыстыбыйның бер төре), гөбәдия, чәйгә заказ бирде. Заказ әзерләнгән арада, балалары белән тамак ялгап утыручы гаиләне сәламләде, балаларга китаплар бүләк итте. Алар янәшәсендә генә берничә бала өчен мастер-класс уза иде. Республика җитәкчесе шулай ук пешекчеләр өйрәтүе буенча камыр җәяргә өйрәнүче балаларны да карап үтте.
Табын артында ризыклардан авыз иткәч, Рөстәм Миңнеханов ресторанга нигез салучыларга, хезмәткәрләргә изге теләкләрен җиткерде. “Бүген без милли татар ризыклары ресторанын ачтык. Ул ссыйфаты, эчтәлеге ягыннан башка билгеле брендлардан күпкә уңай”, – дип бәяләде. – Аны Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә хуплап кабул итәрләр дип уйлыйм, киләчәктә чит илләрдә дә безнең ризыкларыбыз, милләтебез турында халыкка җиткерүнең бер формасы бу. Беренче чиратта, Казаннан башларга кирәк, Казанда нокталары артырга тиеш”, – дип янәшәсендә утыручы Казан мэры Илсур Метшинга ишарәләде. Президент “Түбәтәй”нең республикада да киң таралган булырга тиешлеген билгеләп узды. “Чит өлкәләрдән партнерлар бу эшне хуплап, алга алып барыр дип ышанабыз. Хәерле сәгатьтә, уңышлар!” – дип теләде.
Солтан Сафин “Түбәтәй”нең максаты милли ризыклар белән тукландыру гына түгел, ә татар культурасы, татар менталитеты белән дә таныштыру булуын билгеләп узды. “Бездә чәйләрне дегустацияләү, килүчеләргә ризыкларны пешерттереп карау кебек чаралар да оештырыла”, – диде “Түбәтәй”нең хуҗасы.
Бүген “Түбәтәй” ризыкларын Казан, Чаллы, Болгарда, Сургут, Самара, Югары Пошма, Ульяновск, Мәскәү, Казахстанда очратырга була. Киләчәктә географияне тагын да киңәйтү нияте бар, тик акрынлап, ашыкмый гына.
“Икмәк, өчпочмакны бер минут эчендә генә пешереп булмый бит, халык күңеленә мәдәниятне сеңдерү дә озак вакыт таләп итә. Әгәр бик тиз генә үсеп китеп, киңрәк таралсак, эшебезнең асылы югалыр иде. Бу проектның максаты – әниләребез, әбиләребез пешергән ризыкларның рецептларын кире кайтару. Татар ризыклары тәмле, ләкин алар өйдә пешерә торган форматта гына калган иде, безнең максатыбыз – аларны яңа юлга бастыру”, – ди Солтан Сафин. Аның әйтүенчә, башта 2015 елда алар түбәтәй рәвешендәге павильоннардан башлап, аннары кафетерийлар белән дәвам иттерсәләр, хәзер менә шундый ресторан рәвешендәге биналар ачуны күздә тота.
Ресторан үзәктә урнашкан булса да, монда тукталуның җайсызлыгы юк – биредә 30лап машинага исәпләнгән парковка бар.
Просмотров: 1695
Молодец, автора бренда — земляк, уроженец села Камышла Султан Сафин! Прогрессируйте дальше
Горурланырлык
Удачи вам и процветания!!!
В Авроре есть, в Самаре! пробовали, понравилось, молодцы наши ребята! Удачи вам!