Бер-берсенә терәк һәм кирәк булып үткән 50 ел

Касыймовлар гаиләсе.

Касыймовлар гаиләсе.

Алтын туй – еллар сы­навына бирешмәгән олы мәхәббәтнең ча­гы­лышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме са­бырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч ки­рәк. Мәчәләй авы­лын­да яшәүче Са­фия һәм Сәйфулла Касый­мовлар гаи­ләсе ин­де 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйб­рәтле, бүгенге көн­нәре бәхетле, килә­чәк­ләре өметле алар­­ның.

Сәйфулла җизни бе­лән тормыш корып җибәргәндә апам Са­фиягә 18 яшь кенә иде әле. Кияү йортында аны үз балаларыдай кабул иттеләр, кайнана белән килен тиз арада уртак тел табып, бер-берсен хөрмәт итеп яши башладылар. Апам белән җизнәмнең беренче уллары Рөстәм дә шунда — төп йортта туды. Аннан яшьләр, үзләренә йорт салып, аерылып чыктылар. Икесе дә ишле гаиләдән булгангамы, туганнарым күп бала турында хыяллана иделәр һәм бер-бер артлы тагын ике малай алып кайттылар. Шулай итеп, Касыймовлар гаиләсе зурайды. Апама җиңел булмагандыр, әлбәттә. Балалар да үстер, йорт эшләрен дә алып бар. Әле колхозда җәен чөгендер утарга, урып-җыю вакытында келәтләр янында эшләргә дә өлгерә иде Сафия апа. Ул вакытларда балалар бакчасы юк иде. Сабыйларын иртән әниләргә китереп куя, кич белән килеп ала. Ә җизни колхозда 45 ел буе шофер булып эшләп, һәрвакыт мактау сүзләренә генә лаек булды.

Аларның уллары да үзләре кебек хезмәт сөючән, ярдәмчел булып үстеләр. Өчесе дә Ватан алдындагы бурычларын үтәп, өлкәне — Себердә, уртанчысы Польшада хезмәт итте. Ә төпчегенең “кайнар нокта”га — Чечняга җи­бәрелүе билгеле булгач, кайгыдан Сафия апамның чәчләре агарды, кан басымы еш күтәрелеп яфалады. Бүген дә ул бу турыда тыныч кына, еламыйча сөйли алмый. Аллаһыга шөкер, туганыбыз, күкрәгенә Жуков исемендәге медаль тагып, исән-сау әйләнеп кайтты.

Касыймовлар гаиләсе.

Касыймовлар гаиләсе.

Бүген апам белән җиз­нәмнең тормышлары тыныч, һәр яклап түгәрәк. Мал-туар асрыйлар, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Сәй­фулла абый мәчеткә дә йөри. “Вакытның узганы си­зелмәде дә — 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, тигез яшәдек, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы уллар үстердек. Ходай гомерне бирсә, тагын яшәр идек әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер”, — диләр алар. Балалары Тольятти шәһәрендә үз тормышлары белән яшиләр, әти-әниләренә берсеннән-берсе матур 5 онык бүләк иттеләр. Чәчәкләр үстерергә яраткан апам һәр оныгына атап җимеш агачлары, гөлләр утыртты. Шуларга карап сокланган саен: “Сезнең тормыш шушы чәчәкләр кебек матур бит”, — диясе килә.

Хөрмәтле Сәйфулла җиз­нәм һәм Сафия апам! Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Шул дәвердә күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез, тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез сез. Авыр мизгелләрдә бер-берегезгә те­рәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп, тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә барлык хыял-өмет­ләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын, Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен.

Әлфия ИСМӘГЫЙЛОВА.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1459

2 комментариев

  1. Сезга саулык хам бахт телим