“Түбәтәй”нең туган көненә барасызмы?

AQccVrwGRBQСамараның “Аврора-молл” сәүдә-күңел ачу үзәгендә 24 февральдә, көндезге 12дә “Түбәтәй” татар милли тиз ашау челтәре үзенең беренче туган көнен бәйрәм итәргә җыена.

Менә инде бер ел буе “Түбәтәй” самаралыларны тәм­ле татар ашлары белән сыйлый. Биредә авыз ачу мәҗлесләре, мастер-класслар, балалар өчен бәйрәмнәр үткәрелә.

Бизнес өлкәсендә тәүге адымнарын атлаучы “Түбә­тәй”нең беренче елы җи­ңел булмагандыр. Аларга пешер­гән тәм-томнарын халык арасына алып чыгып сатарга да туры килә. Аның каравы, безнең бәйрәмнәр, Сабантуйлар, спорт ярышлары милли төсмерләр белән бизәлә, өй җылысы өстәп җибәрә.

AQccVrwGRBQ

«Түбәтәй»леләр аларның ашларын яратып өлгергән халыкны 24 фев­раль­дә үзенең беренче юбилеена кунакка чакыра. Иртәнге сәгать уникедән биредә сезне шоу-программа, тере музыка, бүләкләр уйнату, тәмледән — тәмле милли ризыкларыбызны татып карау, мастер-класслар көтә.

24 февральдә Аврора-молл кибетенең фуд-корт залына рәхим итегез! Бергәләшеп бәйрәм итәрбез!

 

Гөлфия КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2626

Комментирование запрещено