“Мәрҗани” фильмы интернетка куелды (ВИДЕО)

1Ш.Мәрҗани турында документаль фильм төшерелде. Яңа фильм Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайтына куелды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

“Мәрҗани” документаль фильмның режиссерлары Айназ Мөхәммәтҗанов, Әмир Гатауллин, сценарий авторы һәм проект җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, идея авторы һәм баш консультант мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Исегезгә төшереп узабыз, быел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Ш.Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Ел дәвамында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр, конференция, очрашулар оештырылачак. Яңа фильм да олуг дин галименең юбилее уңаеннан эшләнелде.

Ярты сәгатьлек “Мәрҗани” фильмында дин галименең туган яклары күренешләре дә мул бирелгән.

“Әтнә районының Ябынчы, Комыргуҗа, Арчаның Ташкичү авылларында да төшерү командасы эшләде, — ди Нияз хәзрәт Сабиров. — Проектта Әтнә театры артистлары да катнаша. Шулай ук Казанда, Бохарада, Сәмәрканд шәһәрләрендә кадрлар төшерергә насыйп булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б . дин әһелләренең, татар галимнәренең дә олуг галимгә карата фикерләре яңгырый. Фильмда Мәрҗанинең бала чактан алып олыгайган көненә кадәр тормышын, дини, фәнни эшчәнлеген чагылдырган. Татарстан Милли музее, Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, архив материаллары кулланылды. Аларның барсына да Аллаһының рәхмәте яусын”.

Ш.Мәрҗәни турындагы фильм рус телендә, киләчәктә татарчага да тәрҗемә ителер дигән өмет бар.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1439

Комментирование запрещено