Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Күзалла» («Представь») һәм Башкортстан режиссеры Булат Йосыповның «Бабич» фильмнары 40нчы Мәскәү халыкара кинофестиваленең бәйгедән тыш програмында күрсәтү өчен сайлап алынган.
«Бабич» һәм «Күзалла» Русияда төшерелгән картиналар арасында тәкъдим ителә. «Бу халыкара програм түгел, бу милли конкурс, анда төбәкләрдән алынган фильмнар күрсәтелә. Алар конкурста катнашмый, призлар да бирелми, әмма яшь режиссерлар өчен бу яхшы башлангыч», дип аңлатты Азатлыкка бер кинобелгеч.
«Без конкурстан тыш програмда катнашабыз, ләкин програмга керү үзе үк зур әһәмияткә ия, чөнки анда үзебезнең илдә эшләнгән яңа һәм әһәмиятле фильмнар сайлана», дип белдергән «Бабич» фильмы продюсеры Леонид Филинов Башинформга.
Илшат Рәхимбайның мулла һәм рухани арасында мөнәсәбәтләрне сурәтләгән «Күзалла» фильмы быел Казанда үткән XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан президентының «Киносәнгатьтә һуманизм өчен» махсус бүләгенә лаек булган иде.
«Бабич» – тулы метрлы нәфис фильм, ул шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче, беренче Башкорт хөкүмәте әгъзаларының берсе Шәехзадә Бабичка багышланган. Картина нигезенә 1914-1919 елларда Башкортстан, Оренбур, Троицки, Чиләбе җирлекләрендә булган тарихи вакыйгалар алынган. Фильмны «Живая лента» киноширкәте республика биргән 9 млн сум грантка төшергән. Башкорт телендәге фильм рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Илшат Рәхимбай Азатлыкка «Мин инде башка фильм төшерү теләге белән янып йөри башлаган идем, шуңа да бу фильмым өчен башкалар миңа караганда күбрәк сөенде ахры. Киләсе эшем минем беренче тулы метрлы фильмым булачак. Аны мин тамашачыга чыгару өчен, ягъни кинотеатрлар өчен ниятлим, шуңа күрә гадәттә студентлар авырый торган фестиваль авыруы миндә үтеп бара сыман. Үзебез куйган сыйфат дәрәҗәсенә һәм принципларына хыянәт итмичә тамашачы мәхәббәтен яулау, кинотеатрларга эләгүне төп максат итеп куябыз. Бу проект – Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуарын» экранга күчерү нияте», диде.
40нчы Мәскәү фестивале кысаларында барлыгы 20дән артык төрле програмнар әзерләнә.
Русиядә Дөнья футбол чемпионаты сәбәпле быел Мәскәү фестивале гадәттәгечә җәен түгел, ә 19-26 апрель көннәрендә үтәчәк.
Просмотров: 821