В селе Алькино прошел ифтар для всех желающих / Рамазан ае берләштерә

image628 мая 2018 года в алькинском медресе «Гали» прошел ифтар для всех желающих жителей села. Инициаторы мероприятия — руководство Культурно-просветительского общества «Туган тел» Похвистневского района и  алькинская женская организация «Ак калфак». Материальную поддержку оказали семья Исхаковых Камиля и Гульчачак, Дания Тулова, Каусяр Латыпова, Гумар Салимов. 

До момента разговения  Гамбар-абыстай прочитала женщинам  поучительную проповедь, а после азана на ахшам-намаз женщины, выпив воды и съев каждая по финику, возблагодарили Аллаха за терпение выдержать пост, прося прощение за все грехи, произнося слова клятвы веры в Аллаха. После чего все женщины, встав в ряды, совершили коллективный намаз. А в это время в мечетях мужчины также разговляясь, прочитали намаз, затем пришли в медресе, где в двух комнатах: мужчинам отдельно,  женщинам отдельно была подана трапеза, состоящая из бульона с домашней лапшой, мяса с отварным картофелем, сухофруктов, сладостей и выпечки, напитков и чая. После сытного ужина были прочитаны суры Корана.

imageimage2 image2-2 image3 image4 image5 image6 image7 image8Такие мероприятия служат поводом для сплочения рядов мусульман. Пусть Аллах-Тагаля будет доволен организаторами, да воздаст им Всевышний благом в обоих мирах!

Представительницы организации «Ак калфак» села Алькино.

Похвистневский район.

 * * *

Похвистнево районының Гали авылы халкы изге Рамазан аен һәрвакыттагыча сагынып, көтеп алды. Ураза вакытында биредәге дүрт мәчетебездә дә тәравих на­мазлары укылды, мәдрәсәдә ифтар мәҗлесләре үткәрелде.

Шунысын әйтергә кирәк: безнең авылда һәр кешегә рухи байлыгын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәрхүм эшкуарыбыз һәм җәмәгать эшлеклесе Расих Латыйпов тырышлыгы белән авылыбызга Коръән-хафиз Әбделвахит хәзрәт килеп урнашты. Бу безнең өчен зур бәхет, Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге, әлбәттә. Әбделвахит хәзрәт мәдрәсәдә укыта, һәр кешегә догасы белән ярдәм итә, бер табын да, бәйрәмнәр дә аңардан башка узмый. Ә Рамазан аенда аның моңлы итеп Коръән укуы дүрт мәчетебездә дә яңгырап тора. Ул аны, һәр тәравих намазыннан соң өлешләп укып, ай дәвамында тулы Коръән чыга.

Быел авылга тагын бер “хәзинә” өстәлде. Самара мә­четендә мөгәллимә вази­фасын үтәгән авылдашыбыз Гамбәр Харис кызы Баһаут­динова туган авылы Галигә кайтып урнашты. Кыска гына вакыт эчендә авылдашларының хөрмәтен яулап өлгерде дә инде. Ул гомер буе туплаган дини белемен бөтен авылдашларына да җиткерергә омтылып яши. Бик тырыш һәм изге күңелле кеше ул — Рамазан аенда һәр көнне мәдрәсәдә шәкертләренә Коръ­ән сүрәләре укый. Без үзебез дә аңа ияреп Корьән укыйбыз, сорауларыбыз булса, төгәл җавап алабыз.

Гамбәр абыстай үзенең остазларына — Асия абыстай Яруллинага, Габделәхәт хәз­рәт һәм Сания абыстай Мин­га­чевларга, Хаҗәр абыстай Саяховага рәхмәтле. Алар биргән киңәшләрне, үгет-нәсыйхәтләрне хәзер без­гә дә җиткерә, һәр сүрәнең әһә­миятен, аның кайсы вакытта укырга, ничек кулланырга кирәклеге турында тәфсирләп сөйли. Без аңардан нәфел, хаҗәт намазларын укырга да өйрәнәбез. Остазыбызның кешелекле булуы, изге гамәл кылып яшәве безнең өчен олы үрнәк булып тора. Ә инде ифтар мәҗлесләренә ул тагын да эчтәлеклерәк вәгазъләр әзерли, табыннарны матур итеп алып бара.

Авылыбызның дүртенче мә­хәлләсе, “Туган тел” һәм “Ак калфак” оешмалары, авыл эшкуарлары Латыйповлар, Ба­һаутдиновлар, Мостафиннар һәм башкалар катнашында Рамазан ае мәҗлесләре зур итеп уздырылды, ә балалар өчен ифтар аерым оештырылды. Шундый изге гамәлләр киләсе елларда да дәвамлы булыр дип өметләнәбез.

Авылыбызда мәдрәсә булу — зур байлык. Бу дини уку йортына һәм мәчетләребезгә матди ярдәм күрсәтүче эшкуарларыбыз Мөдәррис Мөҗәһит улы Латыйповка, Равил Миргаяз улы Мостафинга, Камил Әбүбәкер улы Исхаковка һәм башкаларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Анда Искәндәр хәзрәт, Юныс хәзрәт, Гамбәр абыстай кебек белемле һәм тәҗрибәле мөгаллимнәр эшли. Читтән килеп укучы шәкертләр дә, үзебезнекеләр дә аларның тирән белемле булуларына сок­ланалар.

Остазларыбызның, мәчет-мәдрәсәләребезнең кадерен белеп, динебезне күз ка­ра­­сыдай саклау өчен балала­рыбызны, оныкларыбызны да дин гыйлеменә күбрәк тар­тырга кирәк, дип саныйбыз. Ә хәзрәтләребез яшь буынга дини тәрбия бирү турында ата-аналар арасында аңлату эшләре алып баралар. Июль аенда мәдрәсәдә оештырылачак җәйге лагерь да бу омтылышларның берсе булып тора.

Тоткан уразаларыбыз, те­ләгән теләкләребез, тәүбә­ләребез, изге гамәлләребез кабул булсын иде. Амин!

 

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1779

Один комментарий

  1. матур итеп татарча да язсагыз!