“Әпипә”гә бер биербез әле

image

Милли газеталарның юкка чыгуын сизделәрме икән?

Үткән якшәмбедә Россия журналистлары берле­генең Са­мара өлкә оешмасына йөз ел ту­луга багышлап уздырыл­ган Матбугат фестивале бу көн­не үзенең егерме бишенче туган көнен дә бәйрәм итте.

Каләм осталарының яраткан урыны булып саналган Струков паркына бәйрәмгә килүчеләрне журналист карьерасын Самарада башлап җибәргән Максим Горькийның бюсты каршы ала. Революциянең давыл хәбәрчесенә дә быел 150 яшь тулуын билгеләп үтмәсәк, журналистлар бәйрәме бераз китегрәк булыр кебек.

…Струков паркын танырлык та түгел. Озакка сузылмаган ремонттан соң ул Европа парклары белән ярыша ала — грот, пергола, ротонда яңартылган, бөтен җирдә яшеллек, чәчәкләр, Иделне кап­лап торган агач һәм куаклар киселгәннән соң, парктан бөек елгабызның салмак агышы да күренә башлаган.

Дистәләгән газета-журнал­лар һәм телевидение каналлары редакцияләре бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен ачарга ныклап әзерләнеп килгәннәр. Кырыгынчы язын билгеләп үтүче “АиФ-Самара” сәхнәсе янында бигрәк тә күңелле, казак яшьләренең җыр һәм биюләре яңгырый, ә редакция хезмәткәрләре төрледән-төрле конкурслар үткәрә, җи­ңүчеләргә бүләкләр тарата.

“Комсомольская правда” мәй­­данчыгында да яңалык, алар биредә ретро-редакция оеш­тырып җибәргәннәр һәм йөз ел элек ничек газета чыгарылуын күрсәтәләр. Шунда ук ретро-ав­томобильләр күргәзмәсе дә оештырылган. Читтәрәк стилист­лар хатын-кызларның чәч­ләрен күпер­тәләр, битләренә ин­нек-кершән буяп, рәсемгә тө­шерәләр. Ә сәхнәдә 98,2 FM дулкынында эшләүче комсомол радиосы тапшыруларын алып баручылар һәм ди-джей тамашачыларны кыздыра. Аларның җырларын җәйге эстрадада яңгыраган «Джаз-Вояж» триосы каплый… Кыскасы, бакчаның 25 мәйданчыгында дистәләгән матбугат чараларының бәй­рәме гөрли.

Өлкә журналистлар оешма­сының — 100, ә Матбугат фес­тиваленең 25 еллыгы белән котларга регион башлыгы Дмитрий Азаров һәм Самара шәһәре мэры Елена Лапушкина да килгәннәр. Алар Россия журналистлары берлеге сек­ретаре, өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова белән бергә фестиваль мәйданчыкларын йөреп чыктылар, журналистлар белән аралаштылар, күңел ачу программаларын карап хозурландылар.

Котлау сүзендә Дмитрий Азаров Матбугат фестиваленең Самара өлкәсе брендына әве­релүен билгеләп, болай дип әйтте: “Журналистлар — үзенә бер төрле профессия ияләре.Алар кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә беләләр, шәһәрләр һәм илләр язмышына йогынты ясыйлар”.

Шәһәребездә узачак футбол буенча Бөтендөнья чемпионатын да Самара журналистлары тиешенчә яктыртачак, дигән ышаныч белдерде ул.

Каләм осталарын Елена Лапушкина да котлады: “Сез язган сүзләр яхшы якка үзгәрешләр ясарга өндәсен иде, дөньяның бөтен телләрендә дә Самара Җир шарының иң матур, иң күркәм шәһәре булып яңгырасын иде”.

Нинди матур сүзләр! Тик менә Струков паркында быел милли авазлар ишетелмәде, дияргә була. «Русско-Бело­русское Братство 2000» оешмасы бәйрәмгә күтәреп килгән Белоруссиядә басылып чыгучы «Голас Радзiмы» басмасын, «Союзное государство» журналын һәм «Союзное вече» газетасын исәпкә алмаганда, җирле милли газеталар һәм аларның хезмәткәрләре бу бәйрәмдә күренмәде.

Хәтерләсәгез, “Бердәмлек” егерме ел буе Матбугат кө­нендә катнашып килгән иде. Хез­мәткәрләребез кыскартылып, газетаның матди хәле начарлангач та, бирешмәдек, “Ыргыз” — башкорт, “Проминь” — украин, “Самарь ен” — чуваш, “Масторава” мокша-эрзя газеталары белән берләшеп, өлкә Халык­лар дуслыгы йорты оештырган уртак мәйданчыкта басмаларыбызны күрсәтә идек. Ә инде тугандаш газеталарның да хәле мөшкелләнеп, чыгудан туктагач, кәефебез бөтенләй төште, һәм без дә Матбугат көненә инде йөрмәскә булдык.

Белмим, бу көнне “олы туганнар” милли газеталарның юкка чыгуын сизделәрме икән? Та­тарларыбыз Струков паркы буйлап яраткан газеталарын эзләп йөрделәрме икән? Килгән булсалар, гафу итсеннәр иде, берүк.

…Әйе, үзебезнең укучыла­ры­быздан башка, кемгә дә кирә­гебез юктыр шул. Димәк, Мат­бугат көнендә күренеп китү мөһим түгел, ә матуррак, эчтәлеклерәк мәкаләләр язу, халыкка якынрак булу зарур. Тырышлыгыбызны күреп газетабызга язылучылар саны күбәй­гәч, Струков паркын ду ките­реп, без дә “Әпипә”гә бер биербез әле.

…Ә бүгенге Матбугат бәй­рәме бездән башка да бик яхшы узды. Кичен биредә тынлы оркестрларның “На сопках Манчжурии” фестивале, Самара өлкәсе Эчке эшләр идарәсенең мәдәни үзәге оештырган “Песни над Волгой” концерты, халык артистлары Марк Левянт, Юлия Денисова, җырчылар Евгений Воинов һәм Александр Дроздов, Самараның опера һәм балет театры артистлары һәм «Доб­ро» халык җыры театры чыгышы төнгә кадәр шәһәр халкын биетте һәм җырлатты.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1543

Комментирование запрещено