Татар һәм башкорт ата-аналарының Путинга мөрәҗәгате җавапсыз калды

7346221C-6EBC-416B-BFF2-5F8F2F32DAF7_cx2_cy0_cw98_w1023_r1_s7 июнь Русия президенты Владимир Путинның чираттагы туры элемтәсе узды. Бер көн алдан Казан һәм Уфада бер төркем ата-аналар туган телләрне ихтыярига калдырачак канунны кире кагуны сорап видео мөрәҗәгатьләр яздырды. Әмма туры элемтә барышында әлеге мәсьәлә күтәрелмәде.

Сишәмбе кичке җидедә Казанның «Туган авылым» комплексына ике дистәгә якын ата-ана, иҗтимагый активистлар җыелды. Алар туган телләргә бәйле канун проектын тәнкыйтьләп, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырды.

«Бу канунны кабул итсәләр, ул безнең телләрне үтерәчәк. Безнең телләргә хәзер аяк чалырга түгел, ярдәм итәргә кирәк дип саныйбыз», диелә мөрәҗәгатьтә. Шулай ук ата-аналар Русия Конституциясенең 68нче маддәсе нигә эшләми дигән сорау куя (әлеге маддәдә Русия республикаларының үз дәүләт телләрен игълан итү хокукы турында әйтелә — ред.).

Моннан тыш мөрәҗәгать итүчеләр Русиянең төбәк телләре турында Европа хартиясен һаман ратификацияләмәү мәсьәләсен дә күтәрде, моны гаделсезлек дип атады. «Ни өчен безнең илдә чит телләрне өйрәнүгә өч сәгать, туган телләрне өйрәнүгә исә 0-1,5 сәгать кенә каралган?» дип тәмамлана мөрәҗәгать.

Моңа охшаш мөрәҗәгатьне Башкортстан ата-аналары да яздырды. Алар Уфа вакыты белән сәгать җидедә Дуслык һәйкәле янында җыелды. Берничә дистә ата-ана Русия президентына мөрәҗәгать итеп, аны Конституция гаранты буларак Русиянең барлык милләт балаларының туган телләрен тулыканлы өйрәнү хокукларын яклауны сорады.

«Бүгенге көндә безнең балаларыбыз өйрәнү өчен туган телен әле сайлый ала, ләкин сәгать саны инде кимеде. Туган телләрне вариатив өлешкә күчерү турында канун өлгесе кабул ителсә, предметны сайлау мөмкинлеге дә юкка чыгачак. Туган телләрне бары тик барлык ата-аналарның теләге булу һәм белем бирү оешмасының мөмкинлекләре булу очрагында гына өйрәнү мөмкин булачак, димәк, Русия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукын тормышка ашыруда бернинди гарантия булмаячак», диелә мөрәҗәгатьтә.

Башкортстан ата-аналары сүзләренчә, бүген дәүләт туган телләрне өйрәнү мөмкинлегенә гарантия бирмәсә, иртәгә халыкларның юкка чыгу куркынычы бар. Алар шулай ук ике чит тел мәҗбүри укытылган хәлдә, туган телләрне ихтыяри итү теләгенә аптырый.

Мөрәҗәгать итүчеләр канун проектын кабул итмәскә чакыра.


7 июнь иртәсендә Путинга үз мөрәҗәгате белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да чыкты. Ул актив татар яшьләре исеменнән чыгыш ясап, ата-аналарга балаларына туган телләрен өйрәтү елдан-ел авыррак булуын әйтте. Путинның Русия халыклары мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү кирәклеге турында берничә тапкыр әйткән сүзләрен искә төшерде.

Яруллин сүзләренчә, Русия думасына кертелгән канун өлгесе милли телләрне тулысынча бетерәчәк. «Сез Русия Конституциясе гаранты буларак моңа юл куя аласызмы?» дип тәмамлый мөрәҗәгатен яшьләр форумы рәисе.


Шул ук вакытта Путиннан милли телләрне ихтыярига калдыруны сорап Татарстанның урыс активистлары да видео яздырды.

azatliq.org

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено