Похвистнево районының Яңа Мансур авылында милли бәйрәмебез күркәм узды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев ачып, яңамансурлыларны, кайткан кунакларны милли бәйрәм белән котлады, аны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Чараның мөхтәрәм кунагы – район башлыгы урынбасары Виталий Ятманкин да чыгыш ясап, котлау сүзләрен җиткерде. Авыл тормышында актив катнашучылар губернаторның һәм район администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Яңа Мансур авылының фермер хуҗалыклары җитәкчеләре дә үзләренең алдынгы эшчеләрен бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
Бәйрәм төрле күңел ачулар белән дәвам итте. Гадәти милли уеннардан башка, биредә үзенчәлекле бәйгеләр дә оештырылган иде. Мәсәлән, “Җәйге чаңгылар”да узышу бу көнне бик популяр булып, анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Гер күтәрү бәйгесендә дә ир-егетләр генә түгел, бабайлар да, хәтта хатын-кызлар да көч сынашты. Шулай да беренчеләр рәтендә егетләр булып, Илшат Сәгыйров җиңүгә иреште.
Сабан туе көрәшсез, ә көрәш батырсыз булмый диләр. Яңа Мансур авылы да үз батырлары белән горурлана ала. Шуларның берсе — Илдар Фәттахов Сабан туеның абсолют батыры исеменә лаек булды да инде. Сарыктан тыш, ул кыйммәтле бүләк һәм чиккән сөлге дә алды.
- Бәйрәмне үткәрергә фермерлар да, авыл халкы да, ике мәхәллә әгъзалары да ярдәм итте. Артистларны да, күп авыллардагыча, Татарстаннан чакыртмадык. “Халык бәйрәме булгач, халык бәйрәме булсын”, дидек тә, Сабан туе концертын үзебезнең авыл үзешчәннәреннән оештырттык. Бәйрәмебез моннан отты гына бугай, кунаклар да, җирле халык та канәгать калды, - дип кичерешләре белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев.
Яңа Мансур авылында атлар үрчетмәсәләр дә, оештыручылар аларны башка авыллардан чакыртып, ат чабышлары оештырганнар иде.
Сабан туе шулай җыр-бию, уен-көлке белән кичкә кадәр дәвам итте.
Шул ук көннәрдә Камышлы районының Татар Байтуганы, Яңа Усман авылларында, Похвистнево районының Мәчәләй авылында да милли бәйрәмебез гөрләп үтте.
Алисә СӘЛИМОВА әзерләде.
КОНТЕКСТ:
Матур хатирәләр калдырып узды Яңа Мансур Сабантуе (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1184