Ничек безнең бабайлар йөз ел элек Сабан туен бәйрәм иткәннәр
Иң борынгы бәйрәмнәребезнең берсе булган Сабан туен халкыбыз һәрвакыт үз иткән, нинди авыр заманалар булуына да карамастан, аны үткәрү җаен тапкан. Безнең кулга шуны дәлилләүче бер язма — революциягә кадәр Казанда нәшер ителгән “Кояш” газетасында басылган мәкалә килеп эләкте. Дөресен әйткәндә, 1914 елгы “Кояш” газетасы түгел, ә 2006 елда “Безнең мирас” газетасында хәзерге имляга күчереп бастырылган тәрҗемәсе. Анда сүз Самара губернасының Бөгелмә өязендәге берничә татар авылында булып узган Сабан туйлары турында бара. Хәзер бу авылларның барысы да Шенталы районына керә.
Безгә бу журнал күп еллар буе Казанда эшләгән танылган журналист Гөлсирә ханым Гайнанова аша килеп иреште. Бүгенге көндә ул туган авылы Карабикколда яши. Зөфәр һәм Камил Якуповлар (танылган татар революционеры Камил Якуп исемен күп еллар Татар Әбдекие колхозы йөртте) — Татар Әбдекиендә патша заманында яшәгән Лотфрахман байның уллары. Колчакчылар 1919 елда Зөфәр Якуповны һәм Такый Исламов исемле тагын бер укытучыны совет мәктәбендә эшләгән өчен атып үтергәннәр.
Шушы язма аша ата-бабаларыбызның яшьлегенә сәяхәт итик әле. Без аны үзгәртмичә, ничек язылган, шул килеш бастырырга булдык.
Чирмешән буендагы Әбдеки, Карабиккол, Денис авылларында Сабан туе 1914 елның 15 — 17 апрельләрендә булып узды.
Менә 15ендә авыллар инде кызыл төс алган. Ире-хатыны, кыз-егетләре, бала-чагасы — һәммәсе үзләренең иң матур вә иң дә яңа киемнәрен киеп, урам тутырып йөриләр. Бөтенесе шат, мәсгуд [бәхетле], өсләреннән фарыз төшкән кебек кыланалар иде. Авыл кырыендагы ындырлар артындагы зур агач киртәгә сөлге дә чыгарылып асылган. Ул язгы җил белән җилферди, авылыбыз халкын үзе тора торган яшел чирәмгә чакыра. Урам тулы халык та шуның чакыруын кабул итә төсле иде. Бер тыкрыктан егетләр, ирләр чыгып китсәләр, икенче тыкрыктан төркем-төркем кызлар агылалар. Тегендә, ындыр артында, түбән оч ягын кып-кызыл хатын-кыз сыра башлаган. Инде элеккеге простойлыклар беткән, борынгы замандагы француз күлмәге вә яулыклардан җилләр искән. Кызларның күлмәкләре аршины 25-35 тиенлек сатин, башларында 4-5 сумлык шәльяулыклар. Аякларында һәркаюсының резинкә галош я кәвешләре, теге килешле итеп тугылган матур киндерле чабаталар юк, аны кигән адәмне бөтен авылда да тапмассың. Аның сатин күлмәге, резинкәсе булмаса, ул инде Сабан туена чыкмыйча тора.
Яка чылбырлар, хаситә, зур вә киң беләзекләр дә күренмиләр, алар урынына шомартылган, сарылы-яшелле ташлар урын тотканнар. Теге җиңнәре укалап бетергән көмеш каптырмалы казакилар да юк, алар урынына зур шәлләр кереп баралар.
Егетләр инде тагын купшы, тагын фарсит итә төшәләр. Алар үзләренең кая басканлыкларын белмиләр, аларга бу көн бик кыйбатлы, алар бу көн бөтен эшне, бөтен кызыкны эшләп бетермәкче булып йөриләр. Башларында бәйләгән Казан бүркесе, өсләрендә тужурка чалбар, аякларында резинкә галош. Әүвәлге замандагы тезгә чаклы җире җанкайлары тарафыннан чигелгән чалбар балаклары да күренми. Бу көннәрдә инде бөтен авыл шат, бөтен кеше үзенең нәрсәдәндер килгән шатлыгын әйтеп бирә алмый. Ул үзе дә белмәгән бернәрсә өчен шатлана, ул бер урында тора алмый, ул көнне бөтен авыл нурга чумган-чолганган.
Теге матур зифа тәнлеләр, бөтен авылга, аның урамнарына, тыкрыкларына, хәтта аның тиреслек башларына ямь керткәннәр. Бөтен авыл гөж килә, һәммәсе Сабан туена, милли бәйрәмгә ашыгалар, шул сөемле бәйрәмебез белән үзләрен юандырмакчы булалар.
Дөрес, бу көн чырай сытып йөрүчеләр дә булгалый. Алары инде — муллалар җәмәгате. Алар бу көнне ярканат кебек өйләреннән чыкмыйча яталар. Ходайның якты кояшы ярканатка очарга ирек бирмәгән кебек, бу милли бәйрәм дә ялган суфилык сатучы муллаларга күтәрелергә, очарга ирек бирмидер. Инде алар үзләренең өйләреннән тешләрен шыгырдатып, ничә еллардан бирле тырышып-тырышып та Сабан туен бетерә алмаганлыкларына көенеп яталар. Җитмәсә тагын кайсыбер яшьләрнең Сабан туен химая итүләрен динсезлектән башка бернигә дә багышламыйлар. Аларга халыкны укытып, вәгазьләп, юл күрсәтеп, авылдагы эчке, яман гадәтләрне бетерү тиеш иде. Югыйсә үзләре итәк астыннан әллә ниләр эшләп бетерәләр дә, мескен халыкның елда бер әйләнә торган милли Сабан туйларын әллә нәрсәгә юрап бетерәләр.
Без, Сабан туйларын бетергәнче, аны әдәби юлга салсак, шактый гыйбрәтле күңел ачу урыны булыр иде.
Өч авылда да атлар узыштырдылар, кечкенә малайлардан башлап картларгача үзләре узыштылар, көрәштеләр, сикерештеләр, көчләрне сынашып тартышып та карадылар.
Хатын-кызлар үзләре аерым гына, икенче бер төштә уйнадылар, йөгерештеләр, куыштылар. Үзләре белә торган бер уен да калмады, һәр авыл саен җыелган уннан артык сөлге, ничә йөзләп күкәйләр, һәммәсе дәрәҗәсенә карап, узган атларга, узышчыларга, егучы батырларга өләшенде. Мөкяфәт [бүләк] алучылар билләренә зур кызыл озын сөлгеләр бәйләп, мактаныша-мактаныша китеп бардылар.
Узган матур, сөлек кебек атлар, зифа буйлы үсмер егетләр, аларның батырраклары тагын әллә кемнәргә җәй буе сөйләнергә, икенче Сабан туе җиткәнче бөтен халык өчен мөхакәмә кылынырга [хөкем ителергә] зур сәрмая булып калды. Муллалар никадәрле җикеренмәсеннәр, халык киләсе елга тагын шәбрәк, тагы да зуррак ясыйсы иде, дип йөрәксенеп калды.
Менә шул халык көченә әдәби көч тә кушылса, Сабантуйлары тагы да хозур, авыл халкы өчен күңел ача торган җир булыр иде. Әллә кайчаннан бирле ясалган, нигезләнеп килгән бу туйны бетерү кайда, бәлки, аның булуы өчен шатланырга, аны халык арасында тагын да тамырландырырга, милли гадәтне теш-тырнак белән сакларга тиештер, дим.
Зөфәр ЯГЪКУБИ.
(“Кояш” газетасы.
1914. №399. 28 апрель)
(Язманы “Бердәмлек” өчен Шамил Галимов әзерләде).
Просмотров: 1542
Без бик бэлэкэй вакытта Сабантуй безнен ындыр артында булган иде кебек. Хэзер уйлап куям эллэ тошемдэ генэ кургэнмендер дип.