6-7 июля город Чебоксары принимал XVIII Федеральный Сабантуй
В столице Чувашии отпраздновали Федеральный Сабантуй. В празднике приняли участие около 500 представителей национально-культурных объединений татар из 41 региона России. Самарскую область представляла делегация в составе 11 человек: представители Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык» Нурмухаметов Винер, Маннанов Раис, Булатова Алсу, Субеев Радик, Мансуров Ильхам, Байбекова Лилия во главе с президентом Фахретдином Бадретдиновичем Канюкаевым, члены Самарского областного татарского общества «Туган тел» Фархад Махмутов, Римма Нуретдинова, Ильдар Абубакеров во главе с президентом Ильясом Гумеровичем Шакуровым.
6 июля в рамках празднования XVIII Федерального Сабантуя в Чувашском государственном театре оперы и балета прошел концерт мастеров искусств Республики Татарстан. В мероприятии приняли участие Глава Чувашской Республики Михаил Игнатьев, заместитель Премьер-министра Республики Татарстан, председатель национальго совета «Милли Шура» Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев.
До начала концерта в театре прошла выставка народного творчества с участием ремесленников из Татарстана. Они продемонстрировали изделия ручной работы: предметы одежды и аксессуары с традиционным татарским орнаментом, а также сувенирную продукцию.
Концертную программу открыл театрализованный пролог «Дружба» – совместный номер Чувашского государственного академического ансамбля песни и танца и Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан. Далее последовали яркие танцевальные и вокальные номера, которые никого не оставили равнодушным. Концертная программа порадовала зрителей разнообразием жанров, красочными костюмами, высоким мастерством артистов. В исполнении Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан мы увидели и знаменитый танец наших земляков — ансамбля «Ак каен» «Ярмяк вагы» («Ермаковская дробь») под мелодичное звучание тальянки, который является уникальным образцом общетатарского национального хореографического искусства.
После концерта для всех участников мероприятия состоялся торжественный прием от имени Президента Татарстана Рустама Минниханова.
7 июля в столице Чувашской Республики, на Красной площади города, возле монумента Матери-покровительницы, прошли главные гуляния Федерального Сабантуя-2018. В официальной церемонии открытия праздника приняли участие Глава Чувашской Республики Михаил Игнатьев и Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов. В лучших традициях гостеприимства почетным гостям преподнесли русский каравай, татарский чак-чак и чувашский квас. Перед началом торжественной программы почетные гости поприветствовали татарские делегации из регионов России.
Церемония открытия Сабантуя началась с театрализовано-хореографического пролога, в котором зрителям показали гостеприимство чувашской земли, а также рассказали историю национального татарского праздника. Артисты из Татарстана представили несколько занимательных сцен, характеризующих традиции Сабантуя: вышивание полотенец молодыми девушками для будущих батыров, сбор подарков на шестах, народные забавы вроде бега в мешках, битья горшков, национальный борьбы. Зрителей также угостили сладким блюдом чак-чак.
Затем публику приветствовали руководители регионов. Глава Чувашии Михаил Игнатьев отметил, что для его родной республики принимать главный всероссийский праздник является большой честью. Он назвал Федеральный Сабантуй мощной созидательной силой, которая объединяет разные национальности и вдохновляет их на новые победы и достижения.
Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов, в свою очередь, поблагодарил Главу Чувашии и его команду за помощь в организации мероприятия, а также представителей делегаций, приехавших на праздник. Отдельные слова благодарности он адресовал Нижнекамскому муниципальному району, который является одним из основных организаторов праздника.
Руководители регионов вручили награды труженикам Чувашии, внесшим большой вклад в сохранение и развитие татарской культуры. НКО татар в Республике Чувашии получило в подарок от Президента РТ Рустама Минниханова новый микроавтобус Ford Transit. «За пропаганду и развитие наследия татарского народа, традиций и обычаев, за вклад и укрепление межнациональных отношений общественной организации Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики в лице председателя Фарида Гибатдинова вручаются ключи от микроавтобуса Ford Transit», — было отмечено в тексте награждения.
В завершение церемонии открытия над Красной площадью Чебоксар был поднят флаг федерального праздника Сабантуй-2018.
После официальной части Михаил Игнатьев и Рустам Минниханов направились в татарское подворье, которое развернулось возле монумента Матери-покровительнице. Здесь был представлен быт традиционной татарской сельской семьи: деревянная изба, баня, надворные постройки с колодцем, двор с домашней живностью.
Гостей и участников мероприятия ждала разнообразная культурная программа: концертные программы солистов и творческих коллективов Татарстана и Чувашии, многочисленные спортивные состязания, а также главное украшение праздника — национальная борьба «корэш». Желающие смогли приобрести национальные сувениры, изделия народных художественных промыслов.
Завершился праздник церемонией награждения абсолютного батыра и передачей символа Федерального Сабантуя «Тулпар ат». В следующем году федеральный Сабантуй пройдет в городе Сыктывкаре Республики Коми.
«Ровно год прошел, как мы приняли эстафету от города Астрахани. Этот год мы работали от души. Хотели, чтобы праздник получился незабываемым. Мы хотели показать, как татары и чуваши дружно живут», – отметил председатель НКО татар Чувашской Республики Фарид Гибатдинов.
* * *
6 -7 июльдә Чувашия башкаласы Чебоксарда үткәрелгән XVIII Федераль Сабан туенда Самара өлкәсе вәкилләре катнашты
Бәйрәмгә Россиянең 41 төбәгеннән килгән 500ләп татар арасында Самара өлкәсеннән “Дуслык” иҗади-иҗтимагый татар оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендә Винер Нурхәмитов, Рәис Маннанов, Алсу Булатова, Радик Субеев, Илһам Мансуров, Лилия Байбекова һәм «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкуров җитәкчелегендә Фәрхәт Мәхмүтов, Римма Нуретдинова, Илдар Әбүбәкеровлар бар иде.
Читтән килүчеләр өчен Сабан туе җомга көнне үк башланды. Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының иҗат осталары концерты гөрләп үтте. Чарада Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.
Театр фойесында милли һөнәрчелек һәм кәсепчелек күргәзмәләре эшләп торды — татар бизәкләре белән чигелгән күлмәкләр, баш һәм аяк киемнәре, сувенирлар сатылды.
Концерт программасы Чувашстанның һәм Татарстанның җыр һәм бию ансамбльләре башкаруында “Дуслык” дип аталган пролог белән башланып китте. Татарстанлылар Камышлы районының атаклы “Ак каен” халык ансамбле сәхнәгә мендергән “Ярмәк вагы” халык биюен дә башкардылар. Шулай итеп, Самара өлкәсе дә бу бәйрәмдә катнашкандай булды.
Концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады, ике Республиканың да артистлары иң шәп номерларын күрсәттеләр. Азат Абитов, Чулпан Йосыпова, Зәйнәб Фәрхетдинова чыгыш ясады. Җирле үзешчәннәр дә үз өлешләрен керттеләр. Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге Урмай авылының “Мишәр” җыр һәм бию ансамбле, “Дуслык”, “Ялкын” ансамбльләре сәхнәне дер селкетте.
Икенче көнне иртә таңнан халык Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданына таба агыла башлады. Сабан туеның ике мәйданчыгын тоташтырган 350 метр озынлыгындагы күпер Татарстан һәм Чувашстан әләмнәре белән бизәлгән иде. Күпернең ике очында һәм Чебоксар символы булган «Саклаучы Ана» һәйкәле янындагы чатырлар тирәсендә халык мәш килә. Җирле халык та, олы-кече түрәләр дә, 41 төбәктән килгән татарлар да шундагы төркемнәрдә йөриләр. Кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы рәсемгә төшә…
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Мәдәният министры вазифасында беренче тапкыр федераль Сабан туена чыккан Ирада Әюпова һәм Чувашстан җитәкчесе Михаил Игнатьевлар җәяүлеләр урамындагы халык белән аралаша-аралаша, җирле осталарның кул эшләрен карап йөрделәр. Урам буйлап ашыкмыйча гына төшеп, Татарстан Президенты төрле өлкәләрнең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре белән дә күрешеп чыкты. Самараның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Ильяс Шәкүров бүләк итеп биргән “Самара татарлары” журналын да зур кызыксыну белән һәм рәхмәт сүзләре әйтеп алды.
Концертның пролог өлеше шактый эчтәлекле булды. Бөтен кызыгы шунда — Сабан туе чуваш телендә башланды. Чебоксарның төрле театрлары күрсәткән уртак композияциядә тарих та, чувашларның яшәеше, көнкүреше һәм мәдәнияте дә бар иде. Ә Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән сәнгать осталары әзерләгән композиция исә Сабан туе ярышларына һәм кичке уеннарга багышланды.
Сабан туеның рәсми ачылышы Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьевның тәбрикләүләре белән башланып китте.
“Татар халкының иң яраткан бәйрәме — Сабан туе белән котлыйм. Без милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, һәм моны иптәшләргә күрсәтергә дә мөмкинлек бар. Чувашлар өчен бу яңалык түгел. Чөнки биредә 34 мең татар яши. Безнең республикада 116 мең чуваш үз туган телен, мәдәниятен сакларга тырыша. Аларның бәйрәмнәрен уздырабыз, мәктәпләре дә бар. Ут күршеләр белән без уртак фикергә килеп эшлибез.
Барыгызны да Сабан туе белән котлыйм. Быел мин монда килдем, киләсе елга бергәләшеп Нурлатта «Уяв» чуваш халык бәйрәмен үткәрербез. Безнең көчебез барлык милләтләр, диннәр дус булуда», — дип сөйләде Татарстан президенты.
Рөстәм Миңнеханов Сабан туеның матур җирдә яхшы итеп оештырылганы өчен Чувашстан җитәкчелегенә һәм Сабан туен башлап җибәргән Түбән Кама районы үзешчәннәренә рәхмәтләрен белдерде. Ул Чувашстанны ут күрше дип атап, Татарстанда яшәүче чувашларны мактап, аларны иң тырыш халык дип атады.
Рәсми чыгыштан соң ике җитәкче дә алдынгыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, Мактаулы исемнәр тапшырды. Чувашстанның Урмай авылы егете, инде 30 елга якын татар сәхнәсендә хезмәт иткән Илдус Шәйдуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде, ә Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтариятенә «Форд Транзит» микроавтобусы тапшырылды. Аның ачкычларын автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов рәхмәт әйтеп алды.
Соңрак рәсми кунаклар Сабан туе мәйданын карарга чыктылар. Анда милли уеннар бара иде инде. Килгән кунаклар татар утарын сокланып карадылар. Бер ягы ачык булган татар өендә милли кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр утырган. Янәшәдә чын мунча да бар. Аннан пар бөркелә, шунда бер абзый чабынып утыра. Түбәнкамалылар хәтта эт оясы янына уенчык эт утыртып куярга да онытмаганнар.
Ә менә бәйрәмнең төп ярышы — татар көрәше Чувашстанда гадәттәгечә үтмәде. Беренчедән, көчле Татарстан егетләрен төп батыр призы өчен көрәштермәделәр. Төп батыр булып Мари Элдан килгән Муса Галләмов танылды. Ләкин аңа сарык тәкәсе генә бирелде. Ә машина исә Шыгырдан батыры Риназ Садаровка эләкте. Бу болай булды: төрле үлчәүләрдә батыр калган алты көрәшче капчыкка салынган алты ачкычның берсен алып, машина ишеген ачып карарга тиеш иде. Нәкъ “Поле чудес” уены инде менә. Шулай итеп, фортуна Риназны сайлады, чөнки нәкъ аның кулындагы ачкыч машина ишегенә ярап куйды.
Ә XVIII Федераль Сабан туеның абсолют батыры Муса Галләмовка бу бер дә ошамады, әлбәттә: «Җиңү рәхәт инде, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гына гарьләндерә. Положениеда абсолют батырга тәкә һәм машина биреләчәк дигән. Тәкәсе бар, ә машинаны яңадан уйнаталар». Шулай итеп, абсолют батыр Муса Галләмовка тәкә генә бирелде. Әмма тәкә дә Риназка эләккән булып чыкты. «Татар-информ» хәбәрчесе тәкәне бүләк машинасы булган «Фольксваген»га салып маташучыларны күргән. Тәкәне машинага салган абзый: “Муса бирде аны Риназка” дигән. Галләмов, әллә «төп приз»ны кирәксенмичә, әллә инде киная белән тәкәне дә Ринаска биргән, ахырысы. Шулай итеп, автомобиль дә, тәкә дә Шыгырданда калды.
Киләсе елда үткәреләсе федераль Сабан туе сыны Коми республикасы вәкилләренә тапшырылды. Анда да яңалыклар булыр микән?
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 1581
Ярмәкнең вагы да вагы ичмасам
Чуваши в Чебоксарах остались страшно недовольны, что Глава республики Игнатьев начал выступать на русском, тогда как Минниханов — на татарском.
Татары, Башкиры и Чуваши — это волго-уральская цивилизация