Татарстанских паломников будет сопровождать во время хаджа повар из РТ / Хаҗ сәфәрендә Татарстан хаҗиларына татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк

48-11Для паломников из РТ во время хаджа в Саудовской Аравии будет готовить татарстанский повар. Об этом ИА «Татар-информ» сообщил заместитель директора «ДУМ РТ Хадж» Ильдус Сабитов.

По его словам, повар из РТ будет сопровождать татарстанских паломников впервые. 

«Повар будет готовить для паломников блюда татарской национальной кухни. Ранее татарстанские хаджии питались блюдами турецкой кухни», — отметил Сабитов.

Он подчеркнул, что питание предусмотрено только для паломников, которые приобрели туры по программе «Стандарт».

Также в этом году власти Саудовской Аравии отказались от традиционных виз, вклеиваемых в загранпаспорта. В этом году при прохождении границы паломники должны будут показать паспорт и визу, распечатанную на листе А4.

В 2018 году из Татарстана отправятся в хадж 1800 паломников. Первая группа паломников вылетит из республики в Саудовскую Аравию 4 августа. Группы хаджиев состоят в среднем из 49 человек. 

«Стоимость путевок начинается от 149 тыс. рублей. В основном это самый популярный пакет среди паломников», – отметили в пресс-службе ДУМ РТ.

«Татар-информ».

* * *

Татарстан хаҗиларына Согуд Гарәбстанына изге сәфәр вакытында татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Алар Татарстан пешекчесе әзерләгән ашлар белән тукланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «ТР Диния нәзарәте Хаҗ» директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, милли ризыклар әзерләү өчен, хаҗилар белән бергә беренче тапкыр Татарстаннан пешекче барачак.

«Ул хаҗилар өчен татар халык ризыклары әзерләячәк. Моңа кадәр Татарстан хаҗиларына төрек ризыклары тәкъдим ителә иде», — дип искәртте Сабитов.

Ул билгеләп үткәнчә, бу бары тик «Стандарт» программасы буенча турлар сатып алган хаҗилар өчен генә каралган.

Быел Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан да баш тарткан. Хәзер чикне үткәндә хаҗилар А4 форматындагы кәгазьгә чыгартылган паспорт һәм виза күрсәтергә тиеш.

  • 2018 елда Татарстаннан 1800 кеше хаҗга барачак. Аларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августта юл тота.

«Юлламаның бәясе 149 мең сумнан башлана. Бу – хаҗилар арасында иң популяр пакет», — дип искәрттеләр ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ».

Просмотров: 1013

Комментирование запрещено