Быелгы өлкә Сабан туе сәхнәсендә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле составында яңа җырчы — Динара Ямалетдинова чыгыш ясады. Аның башкаруында Илһам Шакиров, Филүс Каһиров репертуарындагы “Сандугач” җыры да, Луиджи Ардитиның “Поцелуй”, Франц Легарның “Джудити” операсыннан Джудити ариясе дә бер дигән моңлы, профессиональ дәрәҗәдә яңгырады. Кемнең кызы булды соң әле бу талантлы җырчы?
- Безнең нәсел Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан чыккан. Наҗия әбиемнең әнисе дә, үзе дә, әнием Мөнирә дә авылда моңлы мөнәҗәтчеләр һәм җырчылар булып санала. Дөрес, әнием белән әтием Рәшит яшь чакларында Самарага күчеп килгәннәр. Мин 148 санлы шәһәр мәктәбендә укыдым. Аның каршында музыка мәктәбе дә бар иде. Бик зур теләк белән анда да белем алдым. Чөнки балачактан татар җырларын ишетеп үстем һәм үзем дә җырларга бик ярата идем.
Фортепьяно һәм вокал белгечлеге буенча музыка мәктәбен тәмамлагач, педагогия университетының мәдәният һәм сәнгать бүлегендә минем белән Ирина Дмитрий кызы Оглоблина шөгыльләнде. Ә хәзер инде мәдәният һәм сәнгать институтында икенче югары белем алам. Биредә минем вокалны Россиянең атказанган артисткасы Надежда Эдуард кызы Ильвес үстерә. Кайчакта үземә үзем кызыгам: нинди акыллы һәм нечкә музыкант ул!
Әйе, матур тавышың һәм җырчы талантың булу гына аз. Опера җырчысы булу өчен тавыш тембрларың белән геройның эчке халәтен, кичерешләрен дә күрсәтә белергә кирәк. Самараның мәдәният институтының өченче курсында укучы Динара Ямалетдинова андый нечкәлекләрне дә күрсәтә белә һәм үзе укыган курста ул иң талантлы студент булып санала.
- “Сандугач”ны бик матур җырладыгыз. Гаиләгездә татарча сөйләшәсезме?
- Әйе, гаиләдә гел татарча гына. Мин бит туган телемне камилләштерергә тырышам. Шулай ук миңа итальян, инглиз телләрендә дә җырларга туры килә. Ул телләрне дә өйрәнәм.
- Күңелеңә нинди репертуар якынрак?
- Надежда Эдуардовнада укый башлагач, минем тавышымның мөмкинлекләре киңәеп китте. Мин үз тавышымны үзем ишетә һәм аның белән идарә итә башладым. Элек мин репертуар турында уйламый да идем — үземә ошаган операларны, классик музыка, джаз, эстраданы, хәзерге заман музыкасын тыңлый һәм җырлый идем. Тик менә хәзер генә, “Специальность” дәресләре керә башлагач, җырчы өчен репертуарның никадәр мөһим булуын аңладым. Өйрәнелгән һәр музыкаль әсәр профессиональ үсешемнең яңа баскычы икән ул. Хәзер минем репертуарда бер исемдәге Дидона, Манон Леско, Норма, “Дон Жуан”нан — Донна Эльвира, “Свадьба Фигаро”дан — Графиня, “Русалка”дан — Наташа, “Руслан и Людмила”дан — Горислава, “Князь Игорь”дан — Ярославна елавы кебек арияләр бар.
- Уку вакытында нинди дә булса спектакльләрдә катнашырга туры килдеме?
- Миңа Италиягә барып, опера җыры буенча Халыкара мәктәп оештырган Алессандро Свабада стажировка үтәргә насыйп булды. Без Моцартның “Свадьба Фигаро” операсы буенча спектакль ясап, берничә мәртәбә, шул исәптән Самарада да, тамашачыларга тәкъдим иттек. Бу минем өчен тагын бер зур тәҗрибә һәм мәктәп булды.
…Әйе, тәҗрибә туплау өчен сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк шул. Самара филармониясендә чыгыш ясау тәҗрибәм бар инде. Ә менә үзебезнең опера һәм балет сәхнәсе турында хыялланам гына әле.
- Быел да син Италиягә барып, андагы татарлар өчен җырлагансың икән?
- Әйе, күптән түгел генә, июньдә, “Италия татарлары” мәдәният Ассоциациясе чакыруы буенча IV Халыкара татар мәдәнияте фестивалендә катнашырга туры килде. Бу чара Рим шәһәрендә үтте. Минем андый гаҗәеп гүзәл шәһәрне күрүем, шундый зур чарада катнашуым беренче тапкыр булды. Фестивальдә татар мәдәниятенең төрле кырлары күрсәтелгән иде. Музыкаль мәдәниятне Татарстан, Казахстан, Италия җырчылары тәкъдим итте. Россиядән мин берүзем килгән идем. Тамашачы мине бик җылы кабул итте, ә оештыручылар программамның байлыгы белән соклану белдерделәр. Бигрәк тә аларның күңеленә Луиджи Ардитиның “Поцелуй” ариясе хуш килде.
- Ә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә җыенасызмы?
- Әйе, мин инде күптән бу ансамбльне беләм. Әни белән еш кына аның концертларына йөри идем. Һәрвакыт алар белән сәхнәгә чыгу турында хыялландым. Ниһаять, җыр конкурсларының берсендә, миңа ансамбльнең элеккеге җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы Колючев белән танышырга насыйп булды. Ул минем татар җырларымны тыңлап карады да, ансамбльдә катнашуымны хуплады. Быелгы Сабан туенда татарлар алдында минем беренче чыгышым булдые. Киләчәктә дә үз милләттәшләрем өчен матур яңа җырлар өйрәнеп җырлау турында хыялланам.
- Ә Сабан туенда синең классик тавыш белән опера арияләрен башкаруыңны яраттылармы соң?
- Минемчә, яраттылар, чөнки кул чабулар көчле булды.
Әңгәмәдәш Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1368