24 августа в селе Алькино, у святого родника Морад-бабая, состоялся Курбан-меджлис. Праздник прошел в атмосфере добра и благодарности Всевышнему.
За несколько недель многие смогли прочесть приглашение главы сельского поселения Алькино м.р.Похвистневский Муллабаева Идриса, руководителей местного общества “Туган тел” Исхакова Камиля, женской организации “Ак калфак” Каримовой Ильхамии. На этот праздник пришли и приехали около двухсот человек. Это были жители села Алькино, а также гости из городов Самара, Похвистнево и близлежащих сел. Самым почитаемым гостем на празднике был Талип-хазрат Яруллин — муфтий, председатель Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, который напомнил, что Курбан-байрам – это праздник милосердия и сострадания.
Также Талип-хазрат отметил, что жители Алькино — счастливые люди, так как владеют таким богатством, как святой родник, который является благом от Аллаха, и который на протяжении нескольких веков очень высоко ценится у местного населения и гостей из разных уголков страны.
Перед трапезой гости меджлиса все вместе сказали слова такбира — слова восхваления Аллаха. Для гостей были накрыты столы и приготовлен вкуснейший бульон из жертвенного мяса.
Хотим назвать имена людей, которые помогли провести такой знаменательный день. Мясо жертвенных животных предоставили Мустафин Рамиль, Хамидуллин Рифат, Гафаров Фаниль, Хасанов Мударис, Сафиуллин Радик, Калимуллин Ильдар, а также женский коллектив, посетивший в этом году святое городище Булгары. Материальную поддержку в проведении праздника оказали Мустафин Рамиль, Юсупов Халит, Исхаков Рафхат, Муртазин Ринат, Багаутдинов Наиль. А также помощь оказали Галимуллин Равиль и Муртазин Рифат.
Шеф-поваром меджлиса был Валиев Камиль, которому помогали Газизуллин Камиль, Губаев Сайфулла. Обеденные столы накрывали и впоследствии ухаживали за гостями коллектив женщин “Ак калфак” с.Алькино, представительницы сельского совета и Дома культуры, социальные работники.
Пусть мясо всех жертвенных животных будет принято Всевышним и воздастся благом. Пусть Аллах-Тагаля будет доволен всеми людьми, которые предоставили мясо “курбан” и всеми, кто помогал провести этот меджлис. Как сказал Талип-хазрат: “Пусть такой праздник около святого родника имеет продолжение и в следующем году”. Аминь.
Р.S. В этот же день после пятничного намаза в мечети “Хусаин” махалли № 4 с. Алькино также состоялся Курбан-меджлис, организованный самой махаллей и Исхаковым Камилем.
Пусть Аллах-Тагаля будет доволен всеми.
Представительницы организации “Ак калфак” села Алькино.
Похвистневский район.
* * *
Похвистнево районының Гали авылы — гореф-гадәтләребезне саклап, динебез исламны хөрмәт итеп яшәүче бай авыл. Бәлки шуңадыр да биредә ел саен һәр йортта диярлек корбан чалалар, кунак дәшеп сыйлыйлар, итне мохтаҗ кешеләргә тараталар. Быел әле районның “Туган тел” һәм Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятьләре, авыл администрациясе инициативасы буенча изге Морат бабкай чишмәсе янында да корбан мәҗлесе уздырдылар. “Элек тә биредә корбан мәҗлесләре уздырылган, тик нишләптер туктатылган. Менә, 10 — 12 еллар чамасы вакыт узганнан соң, бу йолабыз кабат халыкка кайтарылды. Быелдан башлап, Морат бабкай чишмәсе янында корбан мәҗлесләрен ел саен үткәрергә ниятлибез”, — дип сөйләде җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Илһамия Кәримова.
Бу изге чарада бихисап күп кеше катнашты, бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, күрше шәһәр һәм авыллардан да кунаклар чакырылган иде. Яңа Мансур авылында туып-үскән, ә гомерен Подбельскида үткәргән бер ир оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп: “Гали авылында бик динле халык яши. Бәйрәмнәр уздырганда күрше авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә онытмыйлар. Мөселманнар бер-берсенә игътибарлы, бердәм булырга тиеш бит. Шушындый матур бәйрәмдә катнашуыма үзем дә, хатыным Фәридә дә бик шатбыз”, — дип сөйләде.
“Бердәмлек” сүзен бу көнне авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та кабатлады:
- Дини бәйрәмнәрдә тыңлаган вәгазьләр мөселманнарны берләштерә. Соңгы елларда без бер-беребезне күрә, белә, аңлый башладык. Алга таба да шулай булсын иде, — диде.
Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да корбан чалучыларның корбаннары кабул булуын теләп:
- Без, мөселманнар, очрашканда ике кулыбызны биреп, күзгә-күз карашып исәнләшәбез. Моның белән кулыбызда корал булмавын, күңелебез ачык булуын күрсәтәбез. Ихлас күңелдән чалган корбаннарыгыз кабул булсын, бердәм булыйк, бергә булыйк, — дип сөйләде.
Похвистнево районы администрациясе башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Мөдәррис Мамышев та, район башлыгы Юрий Рябовның котлауларын җиткереп, чалынган корбаннарның кабул булуын теләде.
Бу көнне табынга районның “Туган тел” татар җәмгыяте, “Ак калфак” оешмасы, эшкуарлар Рамил Мостафин, Фәнил Гаффаров, Рифат Хәмидуллин чалган корбан ите, Равил Галимуллин һәм Наил Баһаутдинов акчасына сатып алынган тәм-томнар куелган иде. «Туган тел» оешмасы рәисе Камил Исхаков та шул көнне үзенең корбан ашын «Хөсәен» мәчетендә уздырды.
Күпсанлы мәҗлесләр авыл халкын берләштерү, яшь буын кешеләрен динебез исламга тарту, гореф-гадәтләребез белән таныштыру өчен кирәк. Бәйрәмдә мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, авылның дүрт мәчете имамнарының, Гали авылы мәдрәсәсе шәкертләренең, район администрациясе вәкилләренең, олыларның һәм яшьләрнең күп булуы шатландырды. Күрүебезчә, ислам дине нигезендә күршеләр генә түгел, авыл-шәһәрләр дә берләшә. Мөселманнар мәҗлесләрдә, мәчетләрдә җыелып, дөнья хәлләреннән хәбәрдар була, Корбан, Рамазан гаете кебек бәйрәмнәр, мәчетләр салу кебек уртак эшләр тирәсендә берләшеп, бер җәмгыять, бер милләт, бер дин кардәшләре булып яши.
Хәмзә МОРТАЗИН.
Самара — Богырыслан -
Самара.
Просмотров: 1195