На августовской педагогической конференции в Набережных Челнах была затронута «языковая» тема.
Министр образования и науки РТ Рафис Бурганов подчеркнул важную роль, которую играют родители при выборе языка.
«Чем больше языков ребенок знает, тем он конкурентоспособнее. Чего мы боимся? Это тюркская группа языков, на которой разговаривает значительная часть мирового населения. Почему мы стремимся сделать наших детей беднее? Нет языка — нет культуры. Родители должны понимать, какую ответственность они несут, когда берут на себя смелость и решают, что на них должен закончиться род», — высказал свою точку зрения по поводу языкового выбора Бурганов.
Он также отметил, что в Татарстане лучше, чем в любом другом регионе, знают русский язык. «Кого мы этим обеднили? Никого!» — заметил министр.
По словам начальника Управления образования и по делам молодежи исполкома города Винера Харисова, в 2017 — 2018 учебном году в девяти татарских школах Автограда открылись 47 татарских классов, изучение всех предметов на татарском языке в городском масштабе составило 22 процента. Кроме того, 192 учителя татарского языка и литературы в Челнах прошли курсы обучения в педуниверситете по 11 направлениям.
* * *
Педагогларның Чаллыда узган август конференциясендә «телләр темасы» кузгатылды. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов телләр белүнең бала өчен әһәмиятен билгеләп үтте.
«Бала никадәр күбрәк телне белсә, шулкадәр көндәшлеккә сәләтлерәк була. Без нәрсәдән куркабыз? Татар теле дөньядагы халыкның шактый өлеше сөйләшә торган төрки телләр төркеменә керә. Ни өчен без балаларыбызны ярлырак итәргә омтылабыз? Тел юк икән, мәдәният тә юк. Ата-аналар үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен аңларга тиеш», — дип белдерде Рафис Борһанов.
Ул шулай ук Татарстанда рус телен башка төбәкләргә караганда яхшырак белүләрен искәртте.
- Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов сүзләренчә, 2017-2018 уку елында Автокаланың тугыз татар мәктәбендә 47 татар сыйныфы ачылган, шәһәр күләмендә барлык предметлардан да татарча белем бирү 22 процент тәшкил иткән. Моннан тыш, Чаллыдагы 192 татар теле һәм әдәбияты укытучысы педагогика университетында 11 юнәлеш буенча махсус курслар узган.
Просмотров: 925