Комментарии: 8 декабря прошли собрания членов СОТО «Туган тел» и СОТНКА с участием представителей из районов области

Автор: Римма Нуретдинова
Җыелышта татарлар Нәүрүзне бәйрәм итмәгән дигән фикерләр яңгырады. Әмма Нәүрүзнең татарларда зурлап үткәрелгән бәйрәм буларак билгеле булуына ишарә итүче чыганак хезмәтләр бар. Әйтик, күренекле татар тарихчысы, мәгрифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең ХIХ гасырда иҗат иткән хезмәтләренә караганда, 1700 елга кадәр мөселман татарлары яңа елны фарсы кояшы елы буенча хәмәл (март) аенда көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән вакытта башлаган. Тарихчы беркадәр Нәүрүз бәйрәменә бәйле кайбер сәхифәләр дә китерә : “Муса мелла (Муса Түнтәри) заманында нәүрүз әйтеп йөрү булган. Март башларында тирән чана әзерләп, аның уртасына карья мелласы кереп утырып, аны кырык – илле кеше җигелеп тартып, авылның бер башыннан икенче башына нәүрүз әйтеп, мелла файдасына ашлык җыеп йөргәннәр”.

Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов Шиһабетдин Мәрҗанинең ХVIII йөзгә караган кулъязма хезмәтләрендә яз айларын татарларда өч өлешкә бүлеп, “бала нәүрүз, карт нәүрүз, эсселек нәүрүзы” дип йөртелүе турында мәгълүматлар барлыгын искәртә. Шулай ук, Марсель Әхмәтҗанов Нәүрүз бәйрәмен ХVII йөзгә үк караган кулъязма китапта урын алган “Илаһи мөнәҗәт” әсәре текстында табуын әйтә. Ул бу текстның татар әдәбиятының күренекле вәкиле Мәүлә Колыйның “Хикмәте хәким” шигыренең варианты булын искәртә.

Татар фольклоры җыентыкларында да Нәүрүз бәетләре буларак теркәлгән поэтик үрнәкләрне табып була. Бу әсәрләрдә бәйрәмне котлап әйтешү сүзләре, беркадәр бәйрәмгә кагылышлы мәгълүмат урын алган.

Күренгәнчә, әлеге бәйрәмнең тарихи җирлеге бар һәм ул татар халкы мәдәни традициясенә мөнәсәбәтле дигән фикерне ассызыклый алабыз.