Ана телен кадерләгән халык кадерле булыр

Нурсинә ХӘМӘТШИНА (уңнан беренче) ачык дәрес бирә.

Нурсинә ХӘМӘТШИНА (уңнан беренче) ачык дәрес бирә.

Шенталы районының Денис авылы мәк­тәбен­дә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиада­сы узды. Анда Шенталы, Похвистнево, Камыш­лы районнарының һәм Самараның “Яктылык” татар теле укытылган мәктәпләре укучылары катнашты. Шул ук көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйге­се дә оештырылган иде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәга­риф хезмәткәрлә­­ре­нең ква­лификациясен күтәрү институты һәм мәк­тәп администрация­се тарафыннан оешты­рыл­ган бу чара ифрат югары дәрәҗәдә үтте.

Денислеләр кунакларны җылы кабул иттеләр дип әйт­сәң, берни дә әйтмәгән кебек булыр иде. Мәктәп бусагасын атлап керүгә үк бәйрәм рухы сизелде. Күбесен беренче тапкыр күрсәләр дә, балаларны, коллегаларын һәм оештыручыларны  хуҗалар якын кардәшләредәй ачык йөз белән каршы алып, сый-хөрмәт күрсәттеләр, мәк­тәп белән таныштырып йөр­де­ләр.

Чараны ачу өлешендә Шенталы районы башлыгы урынбасары Александр Гурьяновның, Денис авылы җирлеге башлыгы Лимүзә Бикмөхәммәтованың катнашуы да аның дәрәҗәсен күтәрде. Администрация вәкил­ләре һәм Денис авылы мәктәбе директоры Рәфыйк Минһаҗев, кунакларны сәламләп, татар теле буенча өлкә олимпиадасы Шенталы районында узуына шат булуларын белдерделәр. Лимүзә Фәттах кызы Денис авылы тормышы белән дә таныштырып үтте. Ә Шенталы районының “Нур” татар оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Галәүтдинов татарлыгыбызны югалтмаска, милли, дини го­реф-гадәтләребезне буыннан-буын­га тапшырып барырга өндәде.

1-IMG_5110

Балалар үзара бик тиз дуслаштылар.

1-DSC_2565

Нурсинә ХӘМӘТШИНА (уңнан беренче) ачык дәрес бирә.

Олимпиаданы оештыручы­лар — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, директоры Фәрхәт Мәхмүтов, СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова олимпиаданың ана телен сак­лап калу, үстерү максатыннан уздырылуын ассызыклап үттеләр.

- Бәйге һәр елны өл­кәбезнең татар теле укы­тыла торган мәктәпләрдә үт­кәрелә. Бу ба­лаларга, укытучыларга һәм оештыручыларга татар авыл­лары, уку йортлары белән якыннан танышырга, тәҗрибә алышырга ярдәм итә, — дип сөйләде Фәрхәт Сабирҗан улы.

Ниһаять, олимпиада башланды. Утызлап 8 — 11нче сыйныф укучылары язма эш язарга утырдылар, ә сән­гать­ле шигырь уку бәйгесендә катнашучылар спорт залында җыелып, жюри әгъзалары каршында чыгыш ясый башладылар. Соң­гысында катнашу өчен 29 гариза бирелгән булса, асылда, кырыклап бала катнашты. Араларында җирле шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен укучылар да булды. Бигрәк тә Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Альмира Сәлахованы билгеләп үтәсе килә. Ул якташы Зыя Ярмәкинең “Юкәле тау” шигырен шундый эчтәлекле итеп сөйләде ки, хәтта тау итәгендә чыр-чу килеп уйнаган балалар, кичке уенга чыккан яшьләр, ямьле Сок буйлары күз алдына килеп баскандай булды. Кызчыкның үзен чын артистларча иркен тотуына да сок­ланып туймаслык! “Мин үзебезнең авыл Мәдәният йортында эшләп килүче шигърият түгәрәгенә йөрим. Җитәкчебез Әлфия апа Баһаутдинова безне нәфис сүз һәм актерлык осталыгына да өйрәтә”, — дип сөйләде соңыннан Альмира.

Бу вакытта Рәфыйк Мин­һаҗев кунакларны мәктәп бе­лән таныштырып йөрде. Киң ко­ридорлар, яхшы итеп җиһаз­ландырылган кабинетлар ис­кит­кеч якты тәэсирләр калдырды.

- Мәктәбебез ачылуга январьда 58 ел тула инде. 2014 елда капиталь ремонт ясаттык. Хәзер менә кунаклар кабул итәргә дә оят түгел, — дип горурланып сөйләде мәктәп директоры. — Быел өлкә губернаторы Дмитрий Азаров тәкъдиме белән күпчелек мәктәпләр биш көнлек рас­писаниегә күчтеләр. Без дә шулар рәтендә. Шуңа башка уку программасы буенча укыйбыз. Хәзер ана теле дәресләре элеккеге кебек атнасына ике түгел, бер генә сәгать укытыла. Шулай да, төрле юллар табып, ана теле дәресләренә күбрәк вакыт бирергә тырышабыз, факультатив дә­рес буларак та укытабыз, мәктәптән тыш чаралар да татар телендә үткәрелә. 

Дөрес, ата-аналар арасында татар теле дәресләренә каршы килүчеләр дә бар. Алар арасында агарту эше алып барабыз, сөйләшеп-үгетләп булса да, балаларын ана теле дәресенә йөртергә күндерәбез. Мәктәптә укытмасак, өйдә русча гына сөйләшсәк, ана теле бетәчәк бит. Моны болай калдырырга ярамый. “Ана телен кадерләгән халык кадерле булыр”, — дип халык юкка гына әйтми. Бүгенге чара да укытучыларга, мәктәпләргә бу юнәлештә эшчәнлек алып барырга, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә, балаларга ана телен өйрәнергә бер­төрле этәргеч булып тора, — дип сөйләде мәктәп директоры.

Камышлы районының татар теле укытучылары Тамара Хисмәтова (Камышлы мәктәбе), Гөлфия Таҗетдинова (Яңа Усман), Рәмзия Кәбирова (Иске Ярмәк) да мәктәптә татар теле атнасына бер сәгать укытылуы, дәресләргә башка милләт балалары да йөрүе турында сөйләделәр.

- Иң зур проблема — дә­реслекләр җитешмәү. Быел Казаннан яңа китаплар кайтартканнар иде. Тик алар рус телле мәктәпләр өчен булып чыктылар. Ә безгә менә шушындый бәйгеләргә балаларны әзерләргә татар мәктәпләре өчен язылган уку әсбаплары кирәк, — дип уфтанды Рәмзия Миловир кызы.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Алия Әбсәламова исә татар теле дәресләрен үзенчәлекле, кызыклы итеп үткәрү алымнары белән уртаклаштылар.

Быел Похвистнево рай­оны­ның Гали авылы мәктәбенә яңа укы­тучы — шушы авылда туып-үс­кән Искәндәр Латыйпов эшкә килгән.

- 2010 елда Казан Дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган идем. Соңгы елларда Подбель­скида мәктәптән тыш белем бирү үзәгендә туган як тарихын өйрәнү түгәрәге белән җитәкчелек иттем. Бу уку елында Гали авылы мәктәбендә 5 — 9нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам, авыл музее җитәкчесе вазифаларын да башкарам. Балалар тарих белән кызыксыналар, татар теле дәресләренә дә бик теләп йөриләр, — дип үзе белән таныштырып үтте ул.

Көн кичкә авышып, олимпиада тәмамланганы сизелми дә калган. Жюри әгъзалары язма эшләрне тикшергән, шигърият бәйгесенә нәтиҗә ясаган арада Денис мәктәбе укучылары кунакларга  концерт программасы тәкъдим иттеләр. Күрсәгез, ишетсәгез икән ул балаларның сәләтен! Нәни музыкантлар өздереп курайда һәм баянда татар көйләрен уйна­дылар. Җырчыларның моңлы тавышы күңелгә май булып ятты, биючеләр залны ду китереп, идәннәрне дер селкетте. Бу тамашадан чын ләззәт алган кунак­лар сызгыра-сызгыра артистларга алкышладылар, кушылып җырладылар. Төрле авыл балаларының шул арада дуслашып өлгерүләренә хәйран калырсың. Төркем-төркем җые­лып, үзара аралашалар, телефон номерларын алышалар. Ә музыка аппаратурасы янына җыелган яшүсмерләр үз мәктәпләрендә төрле ки­чәләрдә нинди музыка популяр булуы турында сүз куерталар.  Денис авылы мәктәбенең спорт залы әнә шулай яшьләр, балалар энергетикасыннан кайнап торды, бу хис оештыручыларга, укытучыларга да йокты. Әйтерсең лә биредә олимпиада түгел, күңелле авыл бәйрәме уза иде. Димәк, бу чараның төп максатларының берсе итеп “яшьләрне берләштерүче көч” дип тә өстәргә була.

Ул арада җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды һәм ча­раның иң татлы өлеше – бүләкләүләр башланды. “Ел укытучысы” конкурсында өч мөгаллимә катнашкан иде. 8нче сыйныфта “Гомәр Бә­шировның “Туган ягым — яшел бишек” әсәре” темасына ачык дәрес үткәргән Шенталы районының Денис авылы мәктәбе укытучысы Нурсинә Хәмәтшина беренче урынга лаек булды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәхимә Хәйрова (4нче сыйныфта “Һөнәрләр” темасы) — икенче, Камышлы районының Яңа Усман авылы мәктәбе укытучысы Гөлфия Таҗетдинова (6нчы сыйныфта “Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” әсәрен йомгаклау” темасы) – өченче урынны алдылар.

Укучылардан язма эшләр бәйгесендә беренче урыннарны Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Данир Вагыйзов (8нче сыйныф, укытучысы — Алия Әбсәламова), Исламия Гарипова һәм Айтурган Осмонова (9 һәм 10нчы сыйныфлар, укытучылары — Фәния Гыйлаҗева), Гүзәлия Шәкүрова (11нче сыйныф, укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) яуладылар. Бу укучылар Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама да алдылар.

- Бәйгедә беренче урын алуымда укытучым Алия Әбүзәр кызының өлеше зурдан. Ул дәресләрдә сүз байлыгын үс­терүгә зур игътибар бирә, фикерләребезне төгәл, ачык белдерергә өйрәтә. Дәрес саен диярлек аның белән төрле тестлар, кызыклы биремнәр үтәбез. Бәлки шуңа да олимпиада сораулары зур кыенлык тудырмагандыр, — дип шатлыгы белән уртаклашты Данир Вагыйзов.

Шигърият бәйгесендә башлангыч һәм урта сыйныфлар төркемнәрендә Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан беренче урынны апалы-сеңелле Эльвира (4нче сыйныф) һәм  Альмира (6нчы сыйныф) Сә­лаховалар яулады. Ә 9 — 11нче сыйныфлар арасында Денис авылы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рамил Хәмзин үзенең туган апасы Шаһидә Галимованың “Денисем — татлы җимешем” шигырен укып, беренче урынга лаек булды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән Айгөл Исмәгыйлова (9нчы сыйныф) “Автор-башкаручы” но­минациясендә җиңеп, махсус бү­ләккә ия булды.

Олимпиаданы югары дә­рәҗәдә үткәрүне тәэмин ит­кәне өчен Рәфыйк Әбрар улына өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Рәхмәт хаты тапшырды һәм бәйгедә үзләрен сынап караган балаларга һәм аларны олимпиадага әзерләгән укытучыларга, кунакларны каршы алган денислеләргә да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Сезнең арада җыр-моңга сәләтле балаларны, нәфис сүз осталарын күреп, сокланып утырдык.  2019 елда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу уңайдан ел әйләнәсендә Самарада төрле чаралар узачак. Сез шул бәйгеләрдә дә актив катнашырсыз, дип ышанасы килә, — диде Ильяс Гомәр улы.

Олимпиадада катнашучы­ларның барысына да ига­нә­челәр — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзалары Фәһим Йосыпов, Азат Надиров, Самара эшкуары Али Сөләйманов,  Шенталы районының “Нур” татар оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Галәүтдинов, тарихчы Шамил Галимов, Денис авылы мәктә­бе укытучылары тарафыннан әзер­ләнгән бүләкләр тапшырылды.

Бу чарадан һәркем канәгать калгандыр дип ышанасы килә. Чит мәктәпләрдән килгән укучылар, укытучылар һәм оештыручылар күңелендә кунакчыл, ачык йөзле денис­леләр якты хатирә булып озак сакланыр.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Денис авылында Татар теле буенча өлкә олимпиадасы, шигърият конкурсы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

 

Просмотров: 1143

Комментирование запрещено