Үткән шимбәдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә татар “Туган тел” җәмгыятенең гомум җыелышы үткәрелде. Чарада оешма әгъзалары, район үзәкләре һәм өлкә шәһәрләре вәкилләре катнаштылар.
Халык җыелып беткәнен көткән арада оешма президенты Ильяс Шәкүров көнүзәк темаларны билгеләп үтте. Билгеле булганча, киләсе елга “Туган тел” оешмасы үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан оешма ветераннары Шамил Баһаутдинов һәм Азат Надиров китап та язалар икән. “Туган тел” җитәкчесе анда урын алачак язмаларны башта оешма әгъзаларына күрсәтергә, аннары гына бастырып чыгарырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Дөрестән дә, ялгышлар була калса, төзәтеп булмаячак бит.
Ильяс әфәнде оешмага кергән күп әгъзаларның җыелышларга йөрмәвенә нык борчылды. “Төрле сәбәпләр буенча җыелышларга йөрмәүчеләрне исемлектән төшереп калдырып, “Туган тел”гә җиң сызганып эшләргә теләүчеләрне генә кертергә кирәк”, — дигән тәкъдимен залда утыручыларның күпчелеге хуплады.
Татарларда мәҗлесләргә соңгарып килү гадәте бар инде ул. Шул сәбәпле бу җыелыш та соңга калыбрак башланды. Ильяс әфәнде көн тәртибен исебезгә төшереп үтте һәм шушы көнне генә җирләнгән Минзакир абый Нуретдиновны яхшы сүзләр белән искә алды, аның милли мәгарифне саклау буенча эшләгән эшләрен санап үтте.
Кызганычка, бүген бу кырда хәлләр мөшкел: өлкәдә барлыгы 20 татар теле укытучысы бар, 1448 бала мәктәп программасы буенча яисә факультатив рәвештә ана телен өйрәнә. “Өлкә шәһәрләрендә яшәүче йөз мең татарга бер “Яктылык” мәктәбе эшләп тора. Анда быел 530лап бала укый. Бу бик аз”, — дип ачынып сөйләде Шәкүров әфәнде.
Ә Самара өлкәсенең Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Минзакир Шакир улын җирләү эшен үз өстенә алган Ильяс Шәкүровның һәм аңа ярдәмгә килгән “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш фотохәбәрчесе Әнәс Мингалиевның саваплы хезмәтләрен аерым билгеләп үтте.
Самара өлкәсе татарлары алдында 2019 елда ике зур эш тора. Берсе – югарыда әйтеп үтелгән юбилей булса, икенчесе – Камышлы районында үткәреләчәк унынчы Федераль авыллар Сабан туе. Әлбәттә, Сабан туйлары графигын да төзеп куярга, сценариен да язарга, дәрәҗәле бүләкләр мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Ә моның өчен оештыру комитеты булырга тиеш. Шул мәсьәлә җыелышның көн кадагына куелды да инде.
Гадәттә, андый эшкә алынучыларны шәм белән эзләсәң дә, таба алмыйсың. Ә бу җыелышта киресенчә булды. “Кем оештыру комитетына керергә тели?” дигән сорау яңгырарга өлгермәде, сәхнәгә Камышлы район администрациясенең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Резеда Төхбәтшина чыгып, Сабан туйлар графигын киңәшеп эшләргә кирәк, дигән фикер белдерде. Мәсәлән, Самара Сабан туе белән Федераль Сабан туе арасы ким дигәндә ике-өч атна булырга тиеш. Ул шулай ук «Туган тел» юбилеена сценарий язуда да, Камышлы районында туып-үскән, саф татар телендә матур итеп сөйли белүче конферансье һәм артистлар белән дә ярдәм итәргә теләк белдерде. “Ә медальләр ясатырга телисез икән, алар күп булырга тиеш түгел һәм иң лаеклыларга гына тапшырылырга тиеш”, — диде.
Шамил Галимов күп еллар элек Сабан туйларыбызның күрке булган “Мәшһүр татар” исемен бирүне гамәлгә кайтарырга һәм аңа революциягә кадәр Самараның тарихи мәчетендә биш ел буе “Икътисад” журналын чыгарып килгән Фатыйх Мортазин исемен бирергә тәкъдим итте. Ә Ильяс Шәкүров аңа кушып тагын 100 мең сумлык премия бирүне дә дөрес дип тапты.
“Туган тел”нең аксакалы Азат ага Надиров, татарларга, төрки телле халык буларак, Нәүрүз бәйрәмен кайтарырга, аның кысаларында “Татар кызы”, “Татар егете” конкурсларын үткәрергә тәкъдим итте. Моңа каршы: татарда андый бәйрәм юк, безнең бабайлар Сабан туен һәм Сөмбеләне генә бәйрәм иткәннәр, дигән фикерләр яңгырады.
Зубчаниновкадагы “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Расих Вакказов бүгенге милли вазгыятьне ачып күрсәткән иң мөһим фикерне яңгыратты:
- Безнең максат — телне, милләтне саклап калу. Ә моның өчен үз милләтендәге кешеләр белән көтү булып йөрүче “бүреләр” кебек балалар үстерергә тиешбез. Әлегә “этләр” генә үстерәбез шул. Ул үзе генә йөри, тапканын үзе генә ашый да оясына кереп ята. Мәчетләрдә татар бар дип уйлыйсызмы? Мәчетләрдә татар калмады. Имамнарга балык кебек татарларны мәчетләргә китерү өчен тездән суга батып йөрергә туры килә. Хәзер менә намаз вакыты. Ә без сезнең калебләрегезгә берәр нәрсә салып булмасмы дип, монда килдек…
Ә инде “Туган тел”нең 30 еллыгын уздыру мәсьәләсенә килгәндә, изге эшкә — фатиха”.
Расих хәзрәтнең дә, аңа кадәр чыгыш ясаган Ильяс әфәнденең тел төбеннән аңлашылганча, татар инкыйраз чорына кереп бара түгелме? Милли эшләребездә катнашу өчен милли җанлы, татар телендә сөйләшә, яза белгән яшьләребез юк дәрәҗәдә. Самара шәһәре автономиясенең яңа җитәкчесе урынбасары Рузил Бурангулов: “Дүрт мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә Европа чемпионы исемен яулаган спорт мастеры Рәмис Терегуловның көрәшен карарга татарларны җыеп булмый”, — диде. Ә менә әрмән, дагыстан егетләре үзләренең көрәшчеләре тирәсендә берләшә, бер көрәшкә икешәр йөз билет сатып алалар.
Ә Ильяс Шәкүров сүзләренә караганда, шәһәр мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче балалар бик аз. Хәтта авыл урамнарында да, татарчага караганда, рус теле ешрак яңгырый башлады. Гаиләләрнең һәр икенчесе булмаса, өченчесендә катнаш никахлардан туган рус балалары үсә… Мондый шартларда 30 еллык тарихы булган “Туган тел”нең дә киләчәге икеле. Утыз ел элек булган беренче җыелышында “Яшьләр йорты”ның залы шыгрым тулы булса, бүген инде Халыклар дуслыгы йортының 50 кешелек актлар залы да ярымтулы гына иде…
Статистика күңелсез булса да, җыелышта “Туган тел” оешмасының 30 еллыгын уздыру буенча эшче төркем булдырылды һәм аның җитәкчесе итеп “Прогресс-В” компанияләр төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды. “Туган тел”нең туган көнен бәйрәм итү планында җәмгыятьнең киңәйтелгән җыелышын уздыру, “Самар татарлары” журналының махсус чыгарылышын бастыру, бәйрәмгә Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамблен чакыру, төрледән-төрле конкурслар уздыру һәм, әлбәттә инде, иң яхшы эшләгән иҗтимагый эш осталарын бүләкләү кебек күпсанлы чаралар каралды.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
КОНТЕКСТ:
8 декабря прошли собрания членов СОТО «Туган тел» и СОТНКА с участием представителей из районов области
Просмотров: 1266