Үткән шимбәдә Самара өлкәсе милли-мәдәни автономиясенең исәп-хисап җыелышы үткәрелде. Җыелышта өлкә районнары һәм шәһәрләре автономияләре җитәкчеләре — Сызран шәһәр автономиясе җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов, Тольятти шәһәр автономиясенең башкарма директоры Зөлфия Галиханова, Новокуйбышевскиның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Ринат Азизов, башкарма комитет һәм оешма әгъзалары катнаштылар.
Кереш сүзендә автономия рәисе Әнвәр Горланов шушы көнне үткән “Туган тел” җыелышында яңгыраган сүзләрне кабатлады — милли оешмалар эшләрендә катнашучыларның саны даими рәвештә кими бара.
- Элек үз телебездә сөйләшү, уку кысрыкланган булса, соңгы елларда хөкүмәт сәясәте нык үзгәрде. Бер атна элек кенә Федераль татар автономиясенең 20 еллыгына багышланган күләмле чарада катнаштык. Анда милли оешмаларга хөкүмәт ярдәмен алу буенча төрле юлларны күрсәттеләр. Россия Федерациясе, өлкә хөкүмәте булышмый дип әйтә алмыйбыз. Милли оешма оештырырга да, туган телләрне укытырга да мөмкинлекләр бар. Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында үз бүлмәбез, интернетыбыз бар, зур булмаган чаралар үткәрергә кирәк булганда — актлар залына, җыелышлар үткәргәндә — конференция залына кереп утырабыз. Көн саен җыелсак та, бер сүз дә әйтмәсләр иде. Ләкин татарларда активлык кимеде. Залда һаман шул бер үк 25 — 30 кешене күрәбез. Ә башкаларына татар милли тормышы кирәкмимени? Бигрәк тә яшьләрнең булмавы борчу тудыра…
…Мәскәүдәге утырыш вакытында Россиядәге милли автономияләргә елына 400 миллион сум акча бүлеп бирелүе турында әйтелде. Шул акчаны алу өчен иҗтимагый әһәмияте булган проект ясарга, аны якларга кирәк. Ә бездә кем ул проектларны язар, кем яклар? Андый кешебез юк, — дип кимчелекләргә тукталып үтте.
Ә менә Сызран шәһәренең татар автономиясе җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов хөкүмәттән шундый грант алган. Шул акчага татар телен укыту өчен бөтен җиһазлары, китап-дәфтәрләре, хәтта интерактив тактасы булган класс булдырган. “Укырга теләүчеләр дә бар. Ә менә укытучы таба алмыйбыз”, — дип моң-зарлары белән уртаклашты Ринад Ирфан улы.
Тольятти шәһәре милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Зөлфия Галиханова исә җырларга һәм биергә теләгән кешеләр барлыгы турында сөйләде. Алар уздырган “Уйна, гармун!”, “Бишек җыры” конкурслары үз тирәсендә күп кешеләрне җыя, балаларга милли рухны сеңдереп үстерергә мөмкинлек бирә. Кирәксенеп эшләүчеләр генә юк дәрәҗәдә.
“Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкиле Рәфыйк Бадамшин һәм Самара шәһәре автономиясе рәисе урынбасары Рузил Бурангулов татар егетләренә дин, спорт тирәсендә берләшүне, ә Асия апа Шәймарданова ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап яшәүне өстен күрделәр.
Җыелыш ахырында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты булдырылды, ә рәисе итеп кабат Әнвәр Горланов сайланды.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
КОНТЕКСТ:
8 декабря прошли собрания членов СОТО «Туган тел» и СОТНКА с участием представителей из районов области
Просмотров: 1042