Касым-Жомарт Токаев предложил переименовать столицу Казахстана в Нурсултан / Казакъстанның яңа президенты Астана шәһәрен Нурсолтан дип атарга тәкъдим итте

f9761e2437edc50dНовый президент Казахстана Касым-Жомарт Токаев предложил увековечить имя Нурсултана Назарбаева и переименовать столицу страны в Нурсултан.

Об этом он заявил в рамках вступления в должность. Кроме того, Касым-Жомарт Токаев предложил назвать улицы в городах именем Назарбаева. Он заявил, что все фотографии Назарбаева теперь имеют статус непременного атрибута публичных помещений, кабинетов чиновников. Кроме того, Нурсултан Назарбаев остается единственным и пожизненным Елбасы (отец народов).

Напомним, ранее сообщалось, что в должность президента Казахстана вступил Касым-Жомарт Токаев.

19 марта президент Казахстана Нурсултан Назарбаев в ходе обращения к своему народу заявил о сложении полномочий. Отметив, что для него было великой честью занимать 30 лет этот пост, глава республики выразил уверенность, что страна идет по правильному пути. Для политологов, как и в целом для общественности, его отставка не стала большим сюрпризом.

realnoevremya.ru

* * *

Казакъстанның яңа президенты итеп расланган Касым-Жомарт Токаев Нурсолтан Назарбаев исемен мәңгеләштерергә кирәк дип саный. Ул элекке президент исемен Астанага, шәһәрләрнең төп урамнарына бирергә тәкъдим итте.

Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң Казакъстан президенты итеп расланган Касым-Жомарт Токаев республика башкаласы Астананы Назарбаев хөрмәтенә Нурсолтан дип үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Токаев Назарбаев «истәлеген мәңгеләштерергә кирәк», дип саный. Бу хакта ул президент вазифасына керешү тантанасында белдерде.

Токаев шулай ук Казакъстан шәһәрләрендә үзәк урамнарны Назарбаев исеме белән атарга кирәк диде. Моннан тыш, Астанада Назарбаев монументы куярга тәкъдим итте һәм элекке президентны «ватан һәм дөнья тарихына кереп калган» «бердәнбер һәм мәңгелек илбашы» дип атады. Токаев Назарбаевның президент булган вакыттагы бөтен өстенлекләре саклана, дәүләт оешмаларындагы кабинетларда портретлары һәм фотолары да калачак диде.

Яңа президент Назарбаевка мактаулы сенатор исеме бирүне, «Халык Каһарманы» ордены һәм «Алтын Йолдыз» тамгасы тапшыруны да тәкъдим итте.

Касым-Жомарт Токаевка 65 яшь. Ул Мәскәүдә белем алган, Казакъстанның тышкы эшләр министры, премьер-министры булган. Әлегә кадәр Сенат рәисе иде. Президент вәкаләтләре Токаевка чираттагы президент сайлауга кадәр бирелә. Казакъстанда чираттагы президент сайлау 2020 елда булырга тиеш.

Казакъстанны 30 ел җитәкләгән Нурсолтан Назарбаев 19 мартта вазифасыннан китүен игълан итте. Ул илнең Иминлек шурасын җитәкләячәк һәм хакимияттәге «Нур Отан» фиркасе башлыгы булып калачак.

azatliq.org

Просмотров: 874

Комментирование запрещено