2019 елның 15 мартында Казанда Федераль татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе узды. Хәзерге вакытта бу оешма 39 төбәкнең милли-мәдәни автономияләрен берләштерә. Конференциядә бу оешмалардан сиксәннән артык делегат катнашты. Чарада Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Әнвәр Горланов һәм мин, Тольяттида яшәүче Самара өлкә автономиясе әгъзасы Зөлфия Галиханова, катнаштык.
Татарстан Президенты исеменнән җыенга килүчеләрне Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламләде.
- Милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга Татарстан Республикасы һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шул уңайдан грантлар булдырылды. Ә Татарстан президенты аларның күләмен ике тапкырга арттырды. Хәзер ул 10 миллион сум акча тәшкил итә. Туган телебезне пропагандалау өчен без барысын да эшләргә тиеш, — дип сөйләде ул.
Татарстаннан читтә яшәүче татарларга туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау эшендә, мәгариф өлкәсендә һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Бу турыда Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сөйләде.
“Идел” яшьләр үзәге директоры Алсу Хафиз, җыенда катнашучыларны сәламләп, яшьләр белән эшләүне активлаштырырга, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, тарихи тамырларын барлауда булышырга чакырды.
- “Сәләт” лагере — белемгә, фәнгә тартылган, акыл сәләтләрен төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохиты. Ул Татарстанда, Россиятөбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче, татар телендә аралашучы һәм туган телен өйрәнергә теләүче яшьләрне берләштерә”, — дип тәмамлады чыгышын Алсу Хафиз.
Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, узган, дүрт елга нәтиҗәләр ясаганда, мохтарият җитәкчеләрен грантларда актив катнашырга өндәде. Узган елларда 7 конкурс оештырылып, төбәкләргә 40 миллион сум акча җибәрелгән. Грант алуда Ульян, Мәскәү, Красноярск өлкәләре, Бурятия Республикасы актив булуларын әйтеп үтте.
“Чит төбәкләрдә туган телне саклап калу максатыннан тел лагерьлары оештырылып тора. Балаларның барысын да Татарстанга китертеп бетереп булмый, бу эшне үзегездә дә оештырырга мөмкин. Новосибирск, Төмән өлкәләре нәкъ шулай эшли дә. Без бу юнәлештә дә ярдәм итәргә әзер”, — дип белдерде ул.
“Ә мәктәпләр мәсьәләсенә килгәндә — рус, инглиз, кытай, төрек телләренә әһәмият бирүче көчле мәктәпләрнең директорлары белән тыгыз элемтәдә булып, татар теле дәресләрен дә кертергә тырышырга. Ә иң дөресе — ясли, балалар бакчасыннан башларга кирәк. Шулай эшләгәндә генә балалар татар телен камил беләчәкләр.
Татар милли хәрәкәтенә авторитет җыярга түгел. Абруйлы иҗтимагый оешмалар татар җанлы иганәчеләрне әйдәп барсалар, үз артыннан белемле олпат милләттәшләребезне ияртсәләр генә, татарлыгыбызны саклап кала алачакбыз. Татар автономиясе акча суга торган машина дип исәпләүчеләрнең читтә торулары хәерлерәк булыр, минемчә”, — дип сүзен төгәлләде ул.
Быелгы конференциядә оешманың Уставына үзгәрешләр кертелде. Шураның яңа әгъзалары, Федераль татар милли-мәдәни автономия Советы рәисе дә сайланды. Әлеге җаваплы эшкә кабат Илдар Гыйльметдинов хупланды. Урынбасары итеп — Ирек Шәрипов һәм башкарма директоры итеп Миләүшә Шәрәпова сайланды.
Күп еллар буе регионнарда яшәүче татар оешмаларына ярдәм кулы сузып, Татарстан халкыбызның горурлыгын ныгыту юнәлешендә күп эшләр эшләп килә. Менә өч көнгә сузылган бу җыен минем өчен дә әһәмиятле чара булды. Моның өчен Самара өлкә милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә.
Татарстан — рухи үзәгебез ул. Казаннан һәрвакыт ниндидер илаһи көч җыеп, башкаларга да дәрт-дәрман өләшердәй булып, канатланып кайтасың.
Зөлфия ГАЛИХАНОВА,
Тольятти шәһәре буенча штаттан тыш хәбәрче.
КОНТЕКСТ:
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлегенә йомгак ясады
Просмотров: 857