Туган тел көнендә «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылачак / В День родного языка на «Казань Экспо» откроют концертный зал имени Ильгама Шакирова

02626 апрельдә – Туган тел көнендә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 3 мең кеше сыйдырышлы концерт залы ачылачак. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Туган тел көне беренче тапкыр яңа форматта үтәчәк. Тантаналар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узачак. Концерт залы җомга көнне Татарстан Президенты катнашында ачыла», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, концерт залының үзенчәлеге шунда – ул башта ук зур чаралар үткәрү өчен проектланган. Биредә профессиональ акустика урнаштырылган, зал 3 меңгә якын кешене сыйдыра ала.

Казан Кремленең рәсми вәкиле искәрткәнчә, Туган тел көне уңаеннан оештырылган тантаналарга Татарстанның барлык районнарыннан кунаклар, шулай ук концерт мәйданчыгын әзерләүдә катнашкан төзелеш компаниясе вәкилләрен чакырачаклар.

«Татарстан Президенты шәхсән үзе, беренчеләрдән булып объектка бәя бирсеннәр һәм бәйрәмдә катнашсыннар өчен, залны әзерләүдә катнашкан төзүчеләрне чакырырга тәкъдим итте», — диде Лилия Галимова.

  • Татарстанда Туган тел көне 26 апрельдә – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.

tatar-inform.tatar

* * *

Профессиональный концертный зал, вместимостью 3 тыс. человек откроют на «Казань Экспо» 26 апреля в День родного языка. В торжественном мероприятии примет участие Президент Татарстана Рустам Минниханов. Об этом сообщила ИА «Татар-информ» официальный представитель Казанского Кремля Лилия Галимова.

«Предстоящий День родного языка в Татарстане впервые будет проведен в новом формате. Торжества пройдут на “Казань Экспо” в концертном зале имени Ильгама Шакирова, который будет открыт в пятницу с участием Президента Татарстана», — сказала Лилия Галимова.

По ее словам, особенность концертного зала в том, что он изначально проектировался под проведение крупных торжественных мероприятий. Помещение имеет возможность делить его на несколько зон, а кресла можно расставить под любой формат площадки. В зале установлена профессиональная акустика, его полная вместимость составляет около 3 тыс. человек.

Как уточнила представитель Казанского Кремля, на торжества по случаю Дня родного языка пригласят гостей из всех районов Татарстана, а также представителей строительной компании, которая участвовала в подготовке концертной площадки. «Президент Татарстана лично предложил пригласить строителей, которые принимали участие в подготовке зала, чтобы они могли одними из первых оценить объект и поучаствовали в празднике», — пояснила Галимова.

День родного языка традиционно отмечают в Татарстане 26 апреля, в день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.

tatar-inform.ru

Просмотров: 756

Комментирование запрещено