Скрипка аның җаны иде

Сәхнәдә Абдулла АКМАЕВ һәм Рәфыйк ӘБДИЕВ

Сәхнәдә Абдулла АКМАЕВ һәм Рәфыйк ӘБДИЕВ

Сентябрь аенда “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең таныл­ган музыканты, татар халык музыкаль коралларында ос­та уйнаучы Абдулла абый Акмаевка 90 яшь тулган булыр иде.

Ул Пенза өлкәсе, Белинский районы, Качкар авылында туып-үскән. Бу авыл Лермонтовлар имениесеннән ерак түгел. Аны Михаил Юрьевичның Лермонт фамилияле шотланд милләтеннән булган әбисе сатып алган булган.  Шулай итеп, әле мәктәпкә кергәнче үк, Абдулла абый шушы җирләрдә талантлы рус шагыйре туганын белеп үскән.

Ә скрипкада аның Усман бабасы уйнаган. Бик тә егәрле кеше булган ул. Ике хатыныннан егерме баласы туган, үзе ит чабучы булып эшләгән. Ә буш вакытларында кулына скрипка алганда, оныгы Абдулла, дөньясын онытып, авызын ачып, музыка иленә сәяхәт иткән. Аның күз алдында агач скрипка тере җан иясенә әверелеп, сагышлы һәм нә­закәтле тавыш белән елаган…

Хәер, Усман бабайның уллары барысы да артист булган – кайсы скрипкада, кайсы – гармунда уйнаган, кайсы җырларга яраткан…

…1938 елда гаилә Днепропетровск якларына күчеп китә. Анда эш тә, акча да, ризык та бар икән. Нәкъ шунда Абдулла күрше малайларыннан мандолинада уйнарга өйрәнә. Аңарда ата-бабасының холык-фигыле булган, күрәсең. Абдулланың мандолинасына кушылып, Га­лимҗан абыйсы гармун суза, Сабир абыйсы скрипкада өз­дерә… Ләкин иң кече энеләре Заһидулла гына артист булып китә ала. Ул, Казан консерваториясен тәмамлап, оркестрда беренче скрипканы уйный. Ворошиловград,  Якутск, Урта Азия шәһәрләрендә концертмейстер булып эшли. Кызганычка, Казанга кайткач, озак яшәми, үлеп китә. Шуны да билгеләп үтәсе килә, Казанга укырга килгән Куйбышев гармунчысы Рөстәм Вәлиев аның өендә туктый, кая укырга, ни эшләргә икәнлеген Заһидулладан сорап белә.

…Сугыш башлангач, Ак­маев­ларның ишле гаиләсен Сара­тов өлкәсенә эвакуациягә җибәрәләр. Эшелон бик озак бара: озаклап станцияләрдә басып тора, фашистлар бомба ата башласа да туктый, ә пассажирлар көнбагыш кырына сибелә. Пикировка ясаган самолетлар үкерүе, бомбалар шартлавы, хатын-кызларның кычкырышуы, бала елавы, көнбагыш исе яшүсмер бала күңеленә озакка кереп оялый, төшләренә кереп озак җәфалый.

Ә Сталинград сугышы башлангач, аларны фронттан ераккарак, Саратовтан Куйбышевка күчереп, Юбилейный урамындагы баракларның берсенә урнаштыралар. Туганнары, танышлары булмаган шәһәрдә дә аталарының үҗәтлеге, тырышлыгы белән балалар ач булмыйлар. Смышляевка кырларында калган бәрәңгеләрне, кәбестәләрне бергәләшеп җыя­лар, көне-төне эшләгән әтиләренең акчасына кием-салым юнәтәләр. Көннәрнең берендә Зөһрә апасы Абдуллага 24 сумга сатып алынган балалайка бүләк итә. Ә әтисе, улының музыкага хирыс булуын күреп, базардан мандолина алып кайта. Ашарга булмаганда да музыкаль инструментлар сатып алган гаилә чыннан музыка дөньясына гашыйк булган була бит инде. 

1948 елда Акмаевлар Безымянка базары янына күчәләр, соңрак, металлургия заводы ачылгач, Абдулла шунда эшкә урнаша. Ә халык алдындагы беренче чыгышы үзенең туенда, 1959 елда була. Өч көн буе урам тутырып туй уйныйлар. Хатыны Хәмидәне ул уңган-булган Гали авылыннан ала. Алар ярты гасыр бергә яшиләр – шатлыгы да, кайгысы да уртак була.

Абдулла Хәсән улы күп еллар үзешчән сәнгать коллективларында катнаша – төрле завод һәм шәһәр күләмендәге смотрларда, хәтта ялга барганда ял йортларында, пансионатларда чыгыш ясый. Ә 1970 елда, заводның Мәдәният йорты каршында “Ялкынлы яшьлек” ансамбле оештырылгач, ул анда барыргамы-юкмы, дип озак уйлана. Зур сәхнә аның өчен түгелдер, эстрада концертын карарга килгән кеше скрипка тыңларга риза булмас­тыр, дип икеләнә. Ә үзе һаман репетицияләр ясый, басылып эшли. Ниһаять, 1972 елда гына Акмаев ансамбльгә килә һәм беренче чыгышы Сызран сәхнәсендә яңгырый: баянчы Шамил Сатдаров белән алар “Тәфтиләү”не башкаралар. Андый мизгелләр онытылмый, әлбәттә.

1977 елда ул үзе белән бергә заводта эшләгән Гайфулла исемле кешедән яңа скрипка сатып ала. “Тавышы саф чис­та, без бу скрипка белән бер-беребезне бик тә аңлый идек”, — дип сөйли иде ул.

Абдулла Акмаев бигрәк тә сиксәненче, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле “Халык ансамбле” исемен алган, Казанга, Уфага гастрольләргә барган елларны сагынып сөйли. Бервакыт музыка белгечләре смычокны дөрес тотмавына игътибар итәләр. Ә ул: “Беркайчан да музыка мәктәпләрендә укырга туры кил­мәде, ничек уңай, шулай тотам. Әллә претензияләрегез бармы?” — дип сорауга сорау белән җавап бирә. Күп очракта “Юк” сүзен ишетергә туры килә аңа.

…1991 ел дөньяның астын өскә әйләндерә. Егерме ел буе җыйган акчалар буш кәгазьгә әверелә, халык сәнгать турында онытып, гаиләсен туйдыру хакында уйлый башлый. Аннары, яше дә олы бит инде. Соңгы ун ел гомерендә ул скрипканы кулына сирәк ала. Ләкин музыка аңа тормышының иң авыр мизгелләрен лаеклы үтәргә ярдәм итә. Музыка – аның нечкә күңеленең аерылгысыз бер өлеше иде…

Абдулла Хәсән улы Акмаев 2011 елның 4 сентябрендә вафат булды.

Шамил ГАЛИМОВ.

Автордан: 2009 елда, Абдулла абыйга сиксән яшь тулган көннәрдә, аның бер бүлмәле “хрущевка”сында үт­кән бу әңгәмә икебезгә дә җиңел бирелмәде. Абдулла абый әтисе белән әнисен, сугыш вакытында поезд өстенә яуган бомбаларны исенә тө­шергәндә тавышы калтырады, күз яшьләренә буылып, сөйли алмыйча торган мизгелләре дә булды. Укучыларыбыз аны онытмавын, тормышы белән кызыксынуын, аңа багышлап мәкалә язарга теләвебезне ишеткәч, бигрәк тә дулкынланды, “Рәхмәт, рәхмәт”, — дип күп мәртәбәләр кабатлады.

Ничек онытып була инде Абдулла абый Акмаевны? Ул бит зур осталык белән татар көйләре башкаручысы гына түгел, ул татар күңеленең иң нечкә кылларына кагыла белүче музыкант та иде. Миллионлы шәһәрдә татар утраучыгы булган “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертлары узганда, артык билетны троллейбус тукталышында ук сорый башлыйлар иде. Соң, шулай булгач, ничек инде онытып була сезне, Абдулла абый?

Редакциядән:“Бердәм­лек” газетасында “Ис­тә, һа­ман да истә” рубрикасы астында киләсе елга 50 еллыгын бил­ге­ләп үтүче “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең бакыйлыкка күчкән иң талантлы артистлары турында язачакбыз. Газетаны карап барыгыз.

 

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено