Хатын-кыз күрке — яулык, ә ак яулык — күңел көзгесе

i (2)Камышлы авылының «Ак калфак» оешмасы әгъзалары мәктәптә үсмер кызлар өчен яулык  бәйләү буенча  мастер-класс уздырдылар.

Камышлы районының  «Туган як» дип аталган җирле иҗтимагый оешмасы президенты Раилә Нәгыйм кызы иң баштан яулыкларның  күп төрле булуын аңлатты, күрсәтте.

«Яулык элек-электән килә. Хатын-кыз күрке -  яулык, ә ак яулык — күңел көзгесе. Яулыкларда татар халкының  тарихы да чагыла. Элегрәк  эчпочмаклы яулык кына бәйләгәннәр. Тора-бара фабрикаларда  дүртпочмаклы  яулыклар барлыкка килгән. Татар хатын-кызлары  аны үзебезнең  милли гореф-гадәтләренә туры  китереп бөркәнгәннәр. Зур-зур чәчәкле матур зәңгәр, кызыл, яшел  шәлләрне аркаларына  япканнар», — дип сөйләде ул.  Француз яулыклары турында да  искә төшереп үтте.  

Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла. Төсе, бизәкләре, тукымасының сыйфаты — һәрберсе үз чорының узенчәлеге турында сөйли, халкымның  сәнгать үрнәкләрен чагылдыра. Ак яулык  хатын-кызның  сафлык билгесе булган. Күп вакыт хатын-кызларга  яулык бүләк иткәннәр. Хезмәтен тутырып  кайткан ир-егетләр  дә буләк итеп яулык алып кайта  торган булганнар. Егет яраткан кызына  яулык буләк иткән.

Укучы кызлар да аллы-гөлле,  бизәкле  яулыклар, шәлләр  алып килгәннәр иде. Аларга   палантин яки шарф бәйләргә өйрәттеләр. Мәктәп укучылары бик теләп өйрәнделәр.  

i (1)i (2) i (3) i (4) i (5) iСоциаль-ярдәм күрсәтү бүлегендә ял итүчеләргә дә  шундый ук мастер-класс күрсәттеләр. 

Хатын-кыз күрке  — яулыкта икән!

1576499454_tabi (2) i i (1)

 Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1536

Комментирование запрещено