Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың.
Минем язмам сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, кадерлеләрдән кадерле олы җизнәм Алмаз абый турында булыр. Аңа 28 апрельдә 65 яшь тула.
Алмаз җизнәй Татарстан Республикасы, Нурлат районының Үрнәк авылында туа. Әтисе Садыйк сугыш кырларыннан кайткач Нурхәмәт кызы Нургаянга өйләнә. Матур итеп тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы алты бала дөньяга аваз сала: Марат, Тәнзилә, Фәрит, Рәшит, Алмаз, Ранас.
Ләкин 1962 елны гаиләгә зур кайгы килә, Нургаян апа кер юган вакытта электр тогына эләгеп, мәрхүмә була. Иң олы баласына 14 яшь булса, кечесенә 1 яшь тә 8 ай гына була.
Хатыны үлгәч, Садыйк абый, балаларым үзләрен бөтенләй ятим итеп сизмәсеннәр дип, өйләнергә уйлый. Тик бу тиз генә эшләнелә торган эш түгел, аларга әни булырга теләк белдергән кешене кабул итсәләр, ярый да бит.
Алты бала өстенә, ятимнәрне кызганып, Садыйк абыйга хатын, балаларга әни булып килергә Закир кызы Кәмәлия апа ризалыгын бирә.
Тату гына торып, алты бала янына тагын ике бала алып кайталар. Алар зур, ишле гаиләдә, ятимлекне сизмичә, әти- әни канаты астында тәгәрәшеп үсәләр.
Алмаз абый 8 сыйныфны тәмамлап, Казанга 16нчы техник училищесына укырга китә. Белем алып чыккач, Куйбышев шәһәрендә заводка эшкә керә. 1974 елда армия сафларына хезмәт итәргә китә һәм Чехия Республикасына эләгә.
Исә-сау хезмәт итеп кайткач, яңадан Куйбышев шәһәренә эшкә китә. Беркөнне Үрнәк авылына кунак кызлары кайта, алар арасында минем апам Зәмзәмия дә була. Яшьләр бер-берсен ошатып, очраша башлыйлар һәм 1977 елны гөрләтеп туй уйныйлар. Яшь пар Куйбышев шәһәрендә тормыш корып, яши башлыйлар.
1978 елда гаиләне тулылындырып беренче малайлары Айрат дөньяга килә. Заводта эшләп беренче бер бүлмәле фатир алалар. Ләкин кайгы тагын аның ишеген шакый: 1985 елны, Камалия апа белән 40 ел гомер кичергәннән соң, әтисе Садыйк абый үлеп китә. Инде үзе ата кеше булса да, иң якын, газиз кешесен югалту аңа бик кыен була. 1986 елның апрель аенда, яраланган йөрәккә җылы кертеп, кызлары Гөлнара туа.
Көн артыннан көн үтә, балалар үсә, кызы Гөлнара тормышка чыгып, оныкчык алып кайта. Бабайның шатлыгы эченә сыймый: үзе наз күреп үсмәгәч, бөтен ярату хисләрен, назын балаларына, оныкчыгына бирә.
Аллаһы Тәгалә әйткән бит: «Яраткан колыма бирермен“, — дип. 2009 елны, җанын телем-телем телгәләп, ачы хәсрәт утларына салып, бердән-бер улын җир куенына сала, ә бер ел узгач, аны карап үстергән, әнисе урынына калган Кәмәлия апа да мәрхүмә була.
Бөтен булган мәхәббәтен ул кызы белән оныкчыгына бирә. Язмыш аңа елмаеп, кызы тагын бер оныкчык бүләк итә. Кызлары алардан бик ерак торсалар да, бабай кызларына көн дә иртән шалтыратып, хәлләрен сорашып, алар белән шаярып, аларның кайтуларын сагынып көтеп тора.
Мин үзем дә кече балдызы буларак, аның мәхәббәтен, туган җанлылыгын тоеп яшәдем: ул мине кечкенә чакта паркларда йөртә, ”Антошка”да мультфильмнар күрсәтә иде. Әле дә булса барган саен, Зәмзәмия апам белән бергә, якты чырае белән каршы алып, кунак итә торган кеше.
Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп тора
Синең туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Туганнар иркәләвен.
Алмаз җизнәй! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз син! Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 65 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар эшләгән яхшылыкларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Барлык туганнары исеменнән яраткан балдызы Рушания СӘЛАХОВА-ДИНДАРОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1161
Исэнмесез!!! Туганым Алмаз !!!
сине»» Туган кэне «» б/ н кытлыйм сина исэнлек—саулык, бэхеттэ,шатлыкта яшэугезне телим. Ин изге телэклэр б/ н туганын Сакибэ .
Присоединяемся ко всем поздравлениям. Исян сау берге яшяргэ язсын ходай,.озын гомерле бул.Тоныч семья тормышы сезгэ Замзамия Апа белян
Бездэндэ инизге телэклэр