Выборы пройдут во второе воскресенье сентября.
Выборы Президента Татарстана назначены на 13 сентября. Такое решение приняли сегодня депутаты на 10-м заседании Госсовета республики.
Председатель Комитета Госсовета РТ по государственному строительству и местному самоуправлению Альберт Хабибуллин напомнил, что в сентябре этого года истекает срок полномочий действующего Президента Татарстана.
«Согласно законодательству, днем голосования на выборах в органы государственной власти РТ является второе воскресенье сентября года, в котором истекают сроки полномочий этих органов», — отметил парламентарий.
Выборы Президента Татарстана назначаются Государственным Советом республики, заметил депутат.
«Согласно требованиям избирательного законодательства, решение о назначении выборов должно быть принято не ранее чем за 100 дней и не позднее чем за 90 дней до дня голосования», — констатировал Хабибуллин.
В этом году второе воскресенье сентября выпадает на 13 сентября, заключил парламентарий.
Депутаты одобрили проект постановления Госсовета РТ «О назначении выборов Президента Республики Татарстан».
***
Сайлау сентябрьнең икенче якшәмбесендә узачак.
Татарстан Президентын сайлау көне 13 сентябрьгә билгеләнде. Бүген депутатлар республика Дәүләт Советының унынчы утырышында шундый карар кабул итте.
ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин искәрткәнчә, быел сентябрьдә Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнехановның вәкаләтләре төгәлләнә.
«Закон нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда сентябрьнең икенче якшәмбесе (ул көнне әлеге органнарның вәкаләтләре төгәлләнә) тавыш бирү көне санала», — дип искәртте парламентарий.
Татарстан Президентын сайлау көне республика Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә, диде депутат. «Сайлау турындагы закон таләбе нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш», — диде Хәбибуллин.
Быел сентябрьнең икенче якшәмбесе унөченә туры килә, диде парламентарий.
Депутатлар ТР Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Президентын сайлау көнен билгеләү турында»гы карар проектын хуплады.
Просмотров: 1345