Сугыштан кайтмаган

iБөек Ватан сугышында катнашкан абыйсы турында миңа әнием сөйләде.

Сабир Газиз улы Рахман­голов 1914 елда Баш­кор­тостанның Авыргазы райо­нында туган. Сугыш кырында күрсәткән батырлык­лары ту­рында әнидән ишеткәч, кызык­сынып, интернет чел­тәренә кереп киттем һәм архивта абыебыз турында тулы мәгълүмат таптым. 

Корал командиры Сабир Газиз улы Рахманголов Воронеж фронтына караган 219нчы укчы дивизиянең 710нчы укчы полкы составында каты сугышларда катнашкан икән. Эзләнә торгач, архивтан Сабир абыйның “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүе турында документ табып алдым. Анда болай дип язылган:

“…Наградить командира орудия 45 истребительно-про­тивотанковой батареи старшего сержанта Рахмангулова Сабира Газизовича за то, что он в период прорыва  оборонительной линии противника и в последующих боевых операциях огнём своего орудия с расстояния 100 метров в упор расстреливал вражеские пулемётные точки, повозки, автоколонны. Уничтожил до захода пехоты противника и, несмот­ря на выбытие расчёта, продолжал вести огонь”.

Сугыш вакытында абыебыз яралана һәм госпитальдә дәвалана. Аякка баскач, тагын дошманга каршы батырларча сугыша. Кызганыч, әбиебезнең сөекле улы, кадерле туганыбыз Сабир Газиз улы Рахманголовка яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

Әйе, күп кешеләр сугыштан кайта алмадылар. Рәхмәт аларга безнең баш очындагы якты һәм тыныч күк йөзе өчен!

 Камилә МӨХЕТДИНОВА,

«Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 885

Комментирование запрещено