“Ярмәк вагы” биюе белән Самара татарларын бөтен татар дөньясына таныткан “Ак каен” халык фольклор ансамбле быел 50 еллык юбилеен бәйрәм итә
50 ел… Кеше гомере өчен бу бик аз, ә менә ансамбль өчен – тулы бер чор. Шул дәвердә ул “халык” исеменә ия булган, өлкә, төбәкара һәм Бөтенроссия фестиваль-бәйгеләрендә дипломнар һәм бүләкләр яулаган. 2012 елда “Ак каен” V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестиваленең Гран-при бүләгенә ия булды. Бу казанышлар – ансамбльнең һәр артистының тырышлыгы нәтиҗәсе.
“Ак каен” бүген нинди хыяллар белән яши? Алмашка килүче яшьләр бармы? Бу турыда ансамбльнең һәм аның балалар түгәрәге җитәкчеләре Наил Галимуллин һәм Айгөл Галиуллина белән сөйләштек.
Наил абый, ансамбльнең туган көнен һәрвакыт бәйрәм концерты белән билгеләп үтәсез. Алтын юбилейга әзерлек ничек бара?
Аллага шөкер, бәйрәм программасы әзер инде. Тик пандемия вазгыяте быелгы юбилейны тамашачылар белән бергә билгеләп үткәрергә мөмкинлек бирерме — юкмы, белмим. Хәлләр яхшыргач, һишиксез, тамашачыларыбызны концертка чакырырбыз, дип өметләнәбез.
Пандемия дигәннән, ул мәдәни чараларны интернет челтәренә “куып кертте”. Сез онлайн-чаралар уздырасызмы?
Чынлап та, соңгы тапкыр “реаль режим”да Казанда узган “Уйнагыз, гармуннар” һәм “Түгәрәк уен” фестивальләренең гала-концертында катнашкан идек. Шуннан соң “дөньяга” чыкканыбыз юк әле.
Ә менә онлайн-чараларда катнашып торабыз. Мәсәлән, күптән түгел “Балан җыю” йоласын видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырдык. Авылдашлар да, читтә яшәүче милләттәшләребез дә бик күп җылы сүзләр язды.
Шулай ук VII региональ “Россия йөрәгендә туганнар” һәм “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фестивальләрендә катнашу өчен “Кыенлыклар аша — җиңүгә” дип аталган программабызны видеога төшереп, оештыручыларга җибәрдек. Анда ир-егетләрне сугышка озату, хатын-кызларның кул эшләре эшләүләре, сугыш бетү хәбәре килгәч, күңел ачу күренешләре чагылдырылды.
Бер сүз белән әйткәндә, төшенкелеккә бирелмибез, әкрен генә бәйгеләргә, юбилейга әзерләнәбез. Бүген, бөтен дөньяга шундый бәла килгәндә, мәдәни чараларсыз ярамый. Әби-бабаларыбыз: “Җыр ул елата да, юата да”, — дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
“Балан җыю” йоласын күрсәттек, дисез. Гомумән, сез татар халкының бик күп йолаларын сәхнәгә чыгардыгыз.
Әйе, ансмабльнең репертуарында “Печән өмәсе”, “Боз китү”, “Каз өмәсе”, “Солдатка озату”, “Аулак өй”, “Туй уйнау”, “Каен сагызы кайнату” кебек җырлы-биюле күренешләр байтак.
Соңгы биш елда ансамбль яңа кешеләр белән дә тулыланган икән…
Әйе, төп составка (Наил һәм Оркыя Галимуллиннар, Ринат һәм Диния Сәгыйровлар, Әлфия Баһаутдинова, Әсгать Сәгыйров, Гөлчирә Вагыйзова, Айгөл Галиуллина, Динар Гарипов) Ришат һәм Гөлшан Ибраһимовлар, Илшат Галимов, Әюп Минһаҗев килеп кушылдылар. Берничә ел элек оештырылган “Яшь ак каен” төркеменә яшьләрнең бик теләп йөрүе киләчәгебезгә өмет тудыра.
Айгөл ханым, сез “Ак каен” ансамбленең яшьләр төркемен тәрбиялисез. Барлыгы ничә бала йөри?
Бүгенгә 14 бала шөгыльләнә. Яшьләрнең милли гореф-гадәтләребез, татар халык җырлары белән кызыксынуы куандыра. Алар, төп ансамбль белән бәрабәр, фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә катнашалар. Авылда Сабан туе, “Сөлге җыю”, “Каз өмәсе” кебек йолалар, бәйрәм концертлары яшьләребез катнашыннан башка үтми.
Димәк, өлкән буынга чынлап та алмаш үсә?
Кызганычка, балалар үсәләр, шәһәргә укырга китәләр дә шунда төпләнеп калалар. Бу безнең генә түгел, бөтен авылларның проблемасы инде.
Шулай да балаларның “Яшь ак каен” төркеменә йөрүләре эзсез калмас, күңелләрендә милли тәрбия орлыгы булып, шытып чыгар, дип өметләнәбез.
Бәлки туган авылларына кире кайтучылар табылыр, киләчәктә шулар Мәдәният йортыбызны гөрләтер әле.
Ә “Ярмәк вагы” бүген күбесенчә сәхнә биюеме?
Юк, бездә бер туй, бер тантана да бу биюдән башка үтми. Хәтта авылыбыз яшьләре кичке дискотекага җыелганда да “вак”ка басмыйча таралышмыйлар.
Айгөл ханым, Наил әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт. “Ак каен”ның алтын юбилее котлы булсын! Ансамбльгә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1047