Авылыбыз өчен авыр югалту…

MbJxyrrW7Vc11Яңа һәм Иске Ярмәк авылларын үстерү проектлары инвесторы, меценат, эшмәкәр, Самар өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең актив әгъзасы, Самар дәүләт аграр университетының «Анатомия, акушерлык һәм хирургия» кафедрасы профессоры, биология фәннәре кандидаты  Хәйдәр Әхмәтсабир улы  Сәфиуллинны соңгы юлга озаттык.

Аяз көнне яшен суккандай булды. Шаулап-гөрләп торган гаиләгә кайгы көтмәгәндә килеп керде… 

Шулай инде, кайгы-хәсрәт көтмәгәндә килә, үлем үкенечле була диләр, дөрес икән. Авылыбызның иң ачык, акыллы, мөлаем, ярдәмчел, бар яктан килгән, уңган-булган егете — абыебыз, авылдашыбыз, туганыбыз кинәт кенә вафат булды…

Якын кешебезне — туганыбызны Әхмәтсабир улы Хәйдәр Сәфиуллинны югалттык. Якын кешеңне югалтудан да ачы хәсрәт юктыр ул, аны үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйлар.

Әй, Ходаем, күр дидеңме инде,
Канатларыбызны нигә сындырдың?
(Гаиләңнең дә, авылыбызның да, туганнарың-дусларыңның да канаты сынды).
Газиз абыебызны, туганыбызны
Тар кабергә илтеп куйдырдың.

“Әҗәлләргә дару бар диләр” дип җырласалар да, юк икән шул дару, юк икән…

Шушы авыр көннәрдә кайгыбызны уртаклашкан, Хәйдәр абыйны соңгы юлга озатуда катнашкан туганнарыбызга, аның дусларына, сыйныфташларына, матди ярдәм итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә, авыл картларына, авылдашларыбызга, район вәкилләренә, Самардан кайтып, якын иткән һәммә кешегә дә олы рәхмәтләремне әйтәсем килә. Кайгы җиле кинәт кенә сезнең капкаларыгызны какмасын, изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Амин.

Хәйдәр абыйның бу соңгы туе инде. Йортлары, урам — халык белән шыгрым тулы. Яман чир дип куркып тормаганнар, барысы да килгәннәр. Хәтта алма төшәрлек тә урын юк: ул машина, ул кеше дисеңме…

Күзләрдән яшь ага, тыелып булмый… Әй, Ходаем… Хәйдәр абыйның мәңгелек йорты якты, тыныч, рухы шат, урыны оҗмахта булсын… Амин.

…Күңел генә бер дә ышанмый, туган авылына кайтып, йортына килеп керер төсле. Ләкин буш хыял гына шул. Барыбызга да  мәңгелек йортка барасы, бу дөньяда без — бары тик кунак кына.

Тормышлар -  Аллаһыга шөкер, чирләре генә — яман. Мәрхәмәтле, бер-беребезгә ярдәмчел булыйк, булганына шөкер кылып яшик.

Парларыгыздан ялгыз калмагыз!!! Аллаһы Тәгалә Әлфия апайга сабырлык, исәнлек-саулык бирсен. Балаларының-оныкларының игелеген күреп яшәсен.

Дөньялар тыныч булсын, начар чирләрдән арынып, кабат гадәти тормышыбызга исән-сау кайтсак иде.

Туганнары исеменнән Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1425

Один комментарий

  1. Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәк күрәсең. Урыны җәннәттә булсын. Туганнарына, дусларына ходай тәгалә саулык, сабырлык бирсен.