Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Габдулла Габсәлам улы Бадамшинга 25 февральдә 80 яшь тулды.
Габдулла Бадамшин 1941 елда күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлап, механизаторлар курсларында белем алганнан соң, ул Целинаны күтәрергә китә. Аннары армия сафларына алына, Ерак Төньякта күзәтү радиолокация станцияләре белгече булып хезмәт итә. Хезмәте тәмамлангач, туган авылына кайтып эшкә урнаша. 23 яшендә авылның чибәр кызы Мөгөлсемгә өйләнеп, матур гаилә корып җибәрәләр, яңа йорт төзиләр.
Әти белән әниебез безне — биш баланы үстереп, белем биреп, аякка бастырдылар. Аларга моның өчен мең рәхмәт. Иң олы абыебыз Минҗәүдәт гаиләсе белән — Мәскәүдә, Җәгъфәр, Рәфыйк һәм мин – Кәүсәр Самарада яшибез. Ә Ришат гаиләсе белән авылда гомер итә.
Эшендә әтиебезне хезмәттәшләре дә, яшьләр дә бик хөрмәт итәләр. 60 яшен тутыргач, ул лаеклы ялга китте. Хәзер өйдә, намазлар укып, әниебез белән бергә йорт хуҗалыгы алып баралар. Безнең барыбызның да исәнлеге өчен догалар укып торучы, Аллаһы Тәгаләдән гаилә бәхете сораучы, шатлыкларыбызны да, кайгыларыбызны да бүлешүче әтиебез 2015 елда кече улы Рәфыйк белән Хаҗга бардылар.
Әтиебез бик игелекле, ярдәмчел, акыллы кеше. Матур әдәбият укырга, халык җырлары җырларга ярата, бик күп шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр белә. Бүгенге көндә әти белән әниебезне 8 оныклары һәм 1 оныкчыклары, уңышлары белән шатландырып, дөнья мәшәкатьләрен онытырга ярдәм итәләр. Ял көннәрендә без һәрвакыт туган нигезебездә зур гаилә булып, чәй табыны артына җыелып, әтиебез җыйган бөтнекле чәй эчәргә, аның хатирәләрен тыңларга яратабыз. Без киткәндә, әти белән әни капка төбендә, догалар укый-укый озатып, хәерле юллар теләп, кул болгап калалар. Аларның тигезлектә, бер-берсенә терәк булып, бәхетле картлык кичерүләре безнең өчен бик зур шатлык. Тормышлары катлаулы булуга карамастан, әни белән әти гомер буе бер-берсенә юл куеп, хөрмәт итеп яшиләр.
Кадерле әтиебез! Синең гомер юлың безнең өчен якты өлге, меңнәргә үрнәк булырлык! Сине 80 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Тормыш авырлыкларын җиңә килеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Әти! Ата-ана һәм туганнар кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда колач җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.
Өебез һәрвакыт шулай ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең уңышларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөгөлсем, балаларың Минҗәүдәт, Кәүсәр, Ришат, Җәгъфәр һәм Рәфыйк, киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың.
Просмотров: 1484