Кошки районы, Иске Җүрәй авылында яшәүче Равил Хәмәтгариф улы МИНЕБАЕВКА 5 апрельдә 60 яшь тула!
Әтиебез гомер буе авыл хуҗалыгына тугрылыклы хезмәт итте, балаларында да авылыбызга һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләде. Без һәрвакытта аңардан үрнәк алып, киңәшләрен тыңлап, уңышлы тормыш алып барабыз. Әтиебез беркайчан да дорфа булмады, җайлап кына безне туры юлга сала белде.
Алты айлык чагында аның әтисе үлеп китә. Ятим калса да, ул тормыш авырлыкларына бирешми, белемгә омтыла. Башта Усолье авыл хуҗалыгы техникумын, аннан соң институтны уңышлы тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала. Колхозда трактор бригадасы бригадиры, инженер, колхоз рәисе урынбасары, авыл старостасы һәм җирлек башлыгы кебек җаваплы эшләр башкара.
Әниебез белән алар бездә белем алуга омтылыш тудырып, ныклы тәрбия бирделәр һәм олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм иттеләр.
Әтиебез дә, әниебез дә җырга-моңга, хисләргә бай кешеләр. Әтиебез 2 — 3нче сыйныфларда укыганда ук гармунда уйнарга өйрәнеп, мәктәпнең, аннан соң авыл үзешчән сәнгатен җанландыруга зур өлеш кертә. Ул катнашкан коллектив районда гына түгел, өлкә күләмендә уздырылган конкурсларда, фестивальләрдә җиңүләр яулый. Өлкәбезнең татар җәмәгатьчелегенә бу уңышлар яхшы таныш. Безнең әти һәм әни авылдагы олы яшьтәге апаларны җыеп оештырган фольклор ансамбльнең чыгышлары хәтта Казан телевидениесе программаларында да күрсәтелде. Алар шулай ук төрле милләт халыклары арасында оештырылган чараларда да актив катнашып, җиңүләр яулап киләләр.
Безнең ике як әби-бабаларыбыз да музыкага, җыр-биюгә гашыйк, талантлы кешеләр булганнар. Аллага шөкер, аларның сәләте безгә дә нәселдән күчкән. Без дә, алар кебек, сәнгать сөючеләр булып үстек.
Әтиебез бик ипле, аралашучан кеше. Ул җирлек башлыгы булганда, нефтьчеләр белән уртак тел табып, урамнарны төзекләндерде, мәчеттән кибеткә кадәр юл салдырды, авыл урамнары һәрвакытта чиста иде. Аның туктаусыз кайгыртучанлыгы һәм тырышлыгы белән авылда клуб төзелде. Әти, танышлары-дуслары белән сөйләшеп, клубка утыргычлар һәм башка кирәкле җиһазлар кайтарды. Гомумән, аның эшчәнлеге, сәләте турында күп сөйләргә була. Шуңа да, ул безнең өчен һәрвакытта үрнәк булып тора. Әле хәзер дә без аның киңәшләрен тыңлап, кайгыртучанлыгын тоеп, тормышта әти-әни тәрбиясенә таянып яшибез.
Киләчәктә аларга тигез озын гомер, шатлыклы тормыш һәм исәнлек-саулык, җан тынычлыгы насыйп булсын иде. Кадерле әтиебезне чын күңелдән олы юбилее белән котлап, кайгы-хәсрәт күрми, муллыкта, рәхәттә яшәвен телибез. Һәрбер көне куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәфисә, улларың Раил, Реналь, кызың Люция, киленнәрең Эльвира, Җәмилә, оныкларың Зәмирә һәм Мәдинә.
Просмотров: 1238
Аллахнын, рэхмэт булсын барчагызга! Гаилэлэрегезгэ тигезлек Хэм тынычлык биреп, мэрхэмэт белэн яшэргэ насыйп итсен, Раббым! Эмин!
Рэфисэ ханум Сезнен тормыш иптэшегезнен Юбилей бэйрэме белэн тэбрик итэбез.Исэнлек иминлек телибез. Алдагы коннэрдэдэ кулга кул тотонышып. тормыш юлЫН УТЭРГЭ АЛЛАХ нэсип итсэ иде АМИН.Сез биктэ матур пар килгэнсез.Бэхетле булыгыз.
·
АК КАЛФАК САМАРА. Разия