Алга таба яшәргә кирәк

АльбинаУзган елда 50 еллык юбилеен билгеләп үткән «Ял­кынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамб­ленең даны ерак­ларга таралган. Ә аның алыш­тыр­гысыз җитәкчесе, Татар­стан­ның атказанган мәдә­ният хезмәткәре, Самара өлкәсе­нең халык артисты, мәш­һүр татары Илгиз ага Колючев­ны белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше аздыр. Кыз­ганыч, быел, 10 мартта, озак авырудан соң ул безнең ара­быздан мәңгелеккә күчте. Гүя ул ансамбльнең юбилей мәшәкатьләре онытылганны көткән… Алыштыргысыз ке­шеләр юк, кабатланмас ке­шеләр була, диләр. Илгиз ага да безнең күңелләрдә нәкъ менә шундый кабатланмас кеше булып истә калыр.

Ярты гасыр дәвамында Ил­­гиз аганың канаты астында иҗат иткән “Ялкынлы яшь­лек”леләр, җитәкчеләре күз­ләрен мәңгелеккә йомганнан соң, боегып, ятимләнеп калдылар. Әмма, якын кешеңне, дустыңны, остазыңны югалтуы ничек кенә авыр булса да, бу дөньяда калган кешеләргә алга таба яшәргә, югалткан кешебезнең истәлеген саклап, эшен дәвам итәргә тиешбез.

Күптән түгел генә “Ялкынлы яшь­лек”нең яңа җитәкчесе итеп Альбина Мәхмүтова сай­ланды. Альбинаның ансамбльгә килү­енә дә чирек гасырдан артык гомер үткән. Бүген аның белән якыннанрак танышу вакыты җиткән, минемчә. 

Альбина Мамедалиева Та­җикстан Республикасының Турсунзаде шәһәрендә 1979 елның 12 августында туа. Әнисе тумышы белән Югары Терешка, ә әтисе Иске Кулатка авылыннан булганга, Альбинаның  балачагы һәм мәктәп еллары Самарада үтә. Ул 135 санлы физика-математика мәктәбендә укый, шул ук вакытта 9нчы санлы музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында белем ала, җырларга ярата, Киров районының мәктәптән тыш эш­ләү үзәгендәге “Таң йолдызлары” ансамбленең бию түгәрәгенә йөри.

- 1992 еллар иде бугай. Җитәкчебез Халидә апа Вә­лиева (кыз фамилиясе Го­бәйдуллина) безне “Ялкынлы яшьлек”кә күрсәтергә алып барды. Без махсус әзерләгән номерларыбызны ансамбльнең хореографы Әлфия апа Гыйниятуллинага һәм башка артистларга тәкъдим иттек. Номерларыбызны ошаттылар. Шулай итеп, без, бер төркем яшьтәшләр – Рамил Әбҗәлимов, Әлфия Локманова һәм аларның сыйныфташлары (барысы да “Яктылык” мәктәбе укучылары) “Ялкынлы яшьлек”кә иярдек, — дип искә ала Альбина. - Мәктәпне тәмамлагач, мин укуымны Самараның педагогия көллиятенең музыка укытучылары әзерләү бүлегендә дәвам иттем. Анда вокал буенча дәресләр дә бар иде. Шулай итеп, ансамбльгә килгәч, квар­тет составындагы Алсу Латыйповага, Гүзәл Галләмова­га, Фирүзә һәм Гүзәл Мостафиналарга кушылып, бераз җырлаштыргалый да башладым. Ә биючеләр ул вакытта өч төркем иде. Без алар арасында иң яшьләре идек. Ансамбльнең аксакаллары, үз эшләренең осталары булган Наил абый Нурмөхәммәтов (баян), Тәлгать Хәйруллин (синтезатор), Рәшит абый Гыйззәтуллин (бию) тәҗрибә уртаклашалар, киңәш бирәләр иде. Ә Илгиз абый беркайчан да кисәтүләр ясамый, шелтә белдермичә генә карап тора. Аның безгә карата кырыс булуын бер дә хәтерләмим, — дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

Көллияттә укыганда ук Альбина “Яктылык” мәктәбендә эшли башлый. Ә кулына диплом алгач, аңа педогогия колледжында эш тәкъдим итәләр. Озак та үтми, яшь, талантлы, гүзәл кыз мәхәббәтен — җәмәгатьче Фәрхәд Мәхмүтовны очрата, һәм алар матур гына гаилә корып җибәрәләр, бер-бер артлы өч балалары туа. Билгеле инде, татар хатын-кызлары өчен бала, гаилә иң беренче урында тора. Шуңа күрә Альбинага мәктәптән дә, ансамбльдән дә китәргә туры килә. Ә менә Фәрхәдкә ул җәмәгать эшләрендә гел булыша.

Ике ел элек тормыш иптәше вафат булгач, мәкаләмнең герое «Ялкынлы яшьлек»кә дә, көллиятенә дә әйләнеп кайта.

- Әйе, мин ансамбльдән киткәнгә күп еллар үтте шул. Бик күп нәрсә үзгәргән, - дип дәвам итә сүзен танышым. — Беренчедән, ансамбль хәзер “Чайка” мәдәният йортында төпләнә, икенчедән, артистлар составы нык үзгәргән, биючеләр бер генә төркем калган… Гомумән, бу гомер эчендә дөнья да, замана да нык үзгәрде. Элек ансамбльгә эшчеләр, студентлар күп йөри иде. Ә хәзер, һәрбер гаиләдә машина бар диярлек, ә йөрергә теләүчеләр саны аз. Шулай да, хәзерге вакытта ансамбльдә 15 солист шөгыльләнә. Тик менә уен коралларында уйнаучыларыбыз юк диярлек. Мин баянчыларыбыз Наил абый Нурмөхәммәтовның, Радик Га­зизовның, Фуат Хаби­бул­линның сыздырып уйнаганнарын сагынып искә алам. Нәфис сүз остасы Рәфыйк абый Әбдиевның урыны да буш – юмор юнәлеше юк.

Рөхсәт итсәгез, “Ялкынлы яшьлек”нең хәзерге артистларына аерым тукталып үтәр идем. Мәрьям һәм Али Асановлар дуэтыннан башлыйсым килә. Үзешчән артистлар арасында озак еллар бер сәхнәдә чыгыш ясаучы гаилә дуэты бик сирәк күренеш бит. Аннары аларның һәрбер номеры кечкенә генә бер театр сыман, башкарган җырлардагы кичерешләрне алар йөрәкләре аша үткәрәләр, еллар буе сак­лап килгән ихлас хисләре, мәхәббәтләре аларның күз карашында чагыла. Аларга карап сокланмаган кеше юктыр, минемчә. Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаев тамашачы күңелен күптән яулаган, искиткеч талантлы, якташларыбызга яхшы таныш артистлар. Шулай ук Венера Абрәхимова-Рәхимова турында да әйтмичә булдыра алмыйм. Бу Мәчәләй кызының талантына шаккатам. Ул берүзе ике бала тәрбияли, шуңа да карамастан, репетицияләрне калдырмый. Соңгы бер ел эчендә аның иҗади үсеше бик нык алга атлады, аның болай да моңлы тавышы тагын да матуррак, киңрәк, зәвыклырак яңгырый башлады. Күп нәрсә үзгәрсә дә, коллектив эчендәге мөнәсәбәтләр элеккечә сакланган. Минемчә, бу бик мөһим нәрсә. Ансамбльгә йөрүчеләрнең күпчелеге Самарага чит җирләрдән килгән, яисә катнаш гаиләләрдә яшәүче кешеләр. Шуңа күрә артистлар һәрбер репетицияне түземсезлек белән көтеп алалар. 

Соңгы вакытта без коллективта үзара гел татарча гына сөйләшергә карар кылдык. Беренчедән, бу безгә тел байлыгын, сөйләм осталыгын арттырырга ярдәм итсә, икенчедән, без татар теленең төрле диалектик формалары белән танышабыз. Шунда бер-беребездән шаярып та алабыз. Тагын шуны да ис­кәр­теп үтәсем килә. Хәзер ан­самбльгә килүче яшьләр яңа­рышлардан, үзгәрешләр­дән курыкмыйлар. Биюче кызлар җырлый башлыйлар, җырчы буларак килүчеләр — биеп китәләр. Бу бик тә шатландыра, билгеле. Гомумән, “Ялкынлы яшьлек” артистлары бик талантлы, кыю кешеләр. Алар барысы да диярлек ре­пе­тицияләргә эштән соң, кай­берләре кечкенә балаларын ияртеп киләләр. Әлбәттә инде, мондый энергияләре ташып торган артистлар белән гастрольләргә йөрисе килә. Халык белән аралашу безнең өчен бик мөһим, алар безгә саф һава сыман кирәк. Әмма пандемия сәбәпле әлегә бу мәсьәлә хәл ителмичә тора.

“Ялкынлы яшьлек” мил­ләт­тәшләрне берләш­терүче, ту­ган телебезне, гореф-гадәт­ләребезне саклап калучы ут­рау, минемчә, һәм без аны ничек тә булса саклап калырга тиеш. Әйе, безнең концертлар башка төбәкләрдән килгән артистларныкы кебек ялт-йолт итеп торучы утлар белән уйнамый. Тамашачы моның өчен күп акча кирәген бик яхшы аңлый һәм алар безнең чыгышларыбызны халыкчан, гади һәм ихлас булган өчен яраталар, дип уйлыйм. Шулай да, артистлар ничәмә-ничә еллар буе сәхнәдә бер үк костюмнан чыгыш ясаса, декорацияләр үзгәрмәсә, безнең концертлар тамашачыга кызык булмаячак.

Матди авырлыклар шактый гына, аларны хәл итәсе бар әле. Әмма без күңел төшенкелегенә бирелергә җы­енмыйбыз. Аллаһы Тәгалә яр­дәм итәр, дип ышанабыз. Хәзерге вакытта без бөтен кө­чебезне 6 июньдә узачак Илгиз абый истәлегенә ба­гышланган концертны әзер­ләүгә куябыз. Һәрбер номерны, гомумән, программаны кат-кат уйлап, тамашачы күңеленә хуш килсен, Илгиз абыйның рухы шат булсын, дип тырышабыз.

- Альбина, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезнең кул астында Ялкынлы яшьлек” ансамбле яшәреп, ямьләнеп китәр, яңа артистлар, музыкантлар белән баетылып, халкыбызны яңа концерт программалары белән шатландырып торыр, дип ышанабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1444

Комментирование запрещено