Бина ташларын сыпырган, тиен акчалар калдырган кешеләрне күргәндә, тыелырга кирәкле гамәлләр һәм йолалар турында сөйләячәкләр.
Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов «Изге Болгар җыены» вакытында иске биналар янында әйләнеп йөрү, ташларны кул белән сыпыру, тиен акчалар калдыруга карата дин әһелләре тарафыннан аңлату эшләре алып барылачагын әйтте.
Изге Болгар җыенында һәр ел саен диярлек кайбер кешеләр ташларны сыпыру, борынгы бина хәрабәләре тирәсендә әйләнеп йөрү, алар янында вак акча калдыру, ташлар тирәсендә дога кылу очраклары була.
«Бу, әлбәттә, хуплана торган күренеш түгел. Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге галимнәре Тимергали хәзрәт, Марат Сәлахов шушы мәйданчыкта халыкка аңлату эше алып барачак. Алар ел саен анда эшли. Андый кешеләрне күрсәләр, аларга йолалар турында, нәрсәдән тыелырга кирәклеген аңлатып бирә», — дип сөйләде Ирек Арсланов җыенны уздыруга багышланган матбугат очрашуында.
Просмотров: 1186
Шун,а кунгэн инде халык, тотып карамаса ошанмый.