Әлбир Крганов Рөстәм Миңнехановка Россия мөселман җәмәгатьчелеге атласын тапшырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов белән очрашты.
«Очрашуда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, ислам дине буенча белем бирүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук 2022 елда Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар», диелә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Әлбир Крганов Рөстәм Миңнехановка Россия мөселман җәмәгатьчелеге атласын тапшырды.
Татарстан Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.
Просмотров: 924