Озак авырудан соң Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы, «Татар балалары җырлый» фестиваленә нигез салучы 83 яшьлек Мансур Садретдин улы ЯМАЛЕТДИНОВ вафат булды.
Мәрхүм 23 августта үзенең туган Кызыл Чишмә авылында (Чуашстан Республикасы) җирләнәчәк. Аның белән хушлашу 9.00 сәгатькә кадәр Самар шәһәре, Академик Павлов урамы, 80-14 (беренче подъезд) адресы буенча үтәчәк.
Мансур ага өлкә татарлары өчен янып-көеп, “Туган тел”дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшәде, отчет утырышларында катнашканда теге яки бу мәсьәлә буенча саллы фикерен әйтми калмады. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!
Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзалары.
КОНТЕКСТ:
Озак яшә, Мансур абый!
Просмотров: 1108
Мансура абы я считаю Великим Татарином! Весь тот широкий спектр татарских проектов, которые он притворил в жизнь, является очень большим и дорогим вкладом в культурной и просветительской жизни татар г. Самары и области. Для многих из нас знавших Мансура абы — это горькая утрата.. Мои соболезнования родным и близким. Урыны жэннэттэ булсын.
Соболезную! Тяжелая утрата.
Мансур абы был среди самых первых и активнейших организаторов «Туган Тел». У него всегда находились интересные и оригинальные предложения по работе с татарами Самарской области, особенно детьми. Очень много он сделал в интересах Соборной мечети, помогал организовывать молодежные субботники во время строительства мечети, изготовил памятные значки в часть окончания строительства мечети. При этом вся семья Мансур абы, его жена, сын и дочь, другие его родственники, участвовали в работе на благо татарской общины, всегда оказывали организационную и спонсорскую помощь. Интересная насыщенная плодотворная жизнь и труд Мансур абы на благо татар, полагаю, достойны внимания наших талантливых литераторов и журналистов.
С огромным уважением, почтением и скорбью Шамиль Ахмеров.
Мансур бик зур өлеш кертте ТУГАН ТЕЛ эшләренә , милли хәрәкәткә.Бигрәктә гәҗит Бердәмлекне, мәктәп ЯКТЫЛЫК -ны булдыруда .Аның торышлыгы белән татар балалары фестивалендә шәһәрдәге,өлкәдәге музыкаль мәктәпләрендә укучыларда,музыкаль мәктәпләрдә катнаштылар һәм катнашалар. Безнең борынгы бабаларыбыз—булгарлар Исламны 1000 элек кабул итүләренә багышланган фәнни-гамәли конференция оештырды ул. Аның әрсезлеге,тырышлыгы—барыбызгада үрнәк.