Мөфти Иске Ярмәк авылында үткән чарада катнашты/ Муфтий принял участие в мероприятии в селе Старое Ермаково

m2MXCfhqFRoҮткән җомга көнне Камышлы районының Иске Ярмәк авылында балалар өчен яңа уку елына багышланган спорт чарасы үткәрелде. Анарда өлкә мөфтие Талиб хәзрәт Яруллин да катнашты. Иң элек ул авыл музеенда булды. Искеярмәклеләр олы кунак аша Самарның Волгарь бис­тәсендә урнашкан татар йортына иске көзге бүләк итеп җибәрделәр.

Мөфти балаларны яңа уку елы башлануы белән тәбрикләде. Ул буш кул белән килмәгән иде. Бәйгеләрдә катнашкан барлык балаларга да тәмле шоколад кәнфитләр дә өләште. Үзенең тәбрикләү сүзләреннән соң безнең авылдашларны -  Галиуллина Гөлсинә апайны, Гыйбадуллин Рифны, Бәдретдинова Гөлисәне һәм Кәримова Зөхрәне — актив тормыш позициясе өчен Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте  медальләре белән бүләкләп китте.

i (1)i (2) i NizcGJb4I4I nkEzrH_BFJ4 w8Vs1mHEJfk m2MXCfhqFRo 7OU15J1bulQ

Бу чараның әйдәүчесе авылыбыз имамы Габдулла хәзрәт Кәримов булды. Ул спонсорларны да тапты, мәчетнең аш бүлмәсендә балаларга тәмле Корбан ашы да әзерләтте.

Мәчеттә Фердинант һәм Ринат абыйлары балаларга тәмле шашлыклар әзерләп, үзләрен көтеп тордылар. Ә табынны Рамилә апалары әзерләп, барлык кунакларны каршы алып, тукландырып җибәрде.

Шулай ук аерым рәхмәт сүзләрен иганәчеләргә, мәдәният йорты эшчеләренә, спорт ярышларын уздыручыларга әйтәбез.

Иске Ярмәк авылы җирлеге администрациясе.

Камышлы районы.

* * *

В пятницу в селе Старое Ермаково Камышлинского района было проведено детское спортивное мероприятие, посвященное началу учебного года. На нем принял участие муфтий Самарской области, председатель РДУМСО Талип-хазрат Яруллин. Он поздравил детей и вручил медали «Аль-Игтисам» («Сплоченность») ЦДУМ России жителям села за активную жизненную позицию. Наград были удостоены Галиуллина Гульсина, Гибадуллин Риф, Бадретдинова Гулися и Каримова Зухра.

Далее состоялись спортивные мероприятия. Каждый принявший участие ребенок не остался без призов. Все участники получили наборы школьных принадлежностей, призы и сладости.

r6awtiH8vZA bbJeXaPzQfQ 14Wkivhg1cQ 827cpDsL6oE

После завершения мероприятия для всех участников соревнований и организаторов был организован праздничный обед (Корбан ашы).

От имени родителей и самих детей выражаем слова благодарности имаму села Абдулле-хазрату Каримову за привлечение спонсоров и организацию праздничного обеда для детей и гостей. Особые слова благодарности выражаем всем, кто внес вклад в подготовку и проведение данного мероприятия (спонсорам, работникам культуры и дополнительного образования, учителям физкультуры).

Администрация сельского поселения Ермаково.

Камышлинский район.

Просмотров: 1651

Один комментарий

  1. Эфэрин тэрбиялэу чарасынын бер куренеше диеп анлыйм