Әфганстанны өзгәлиләр

Кундуз_окт.2001_Дустумовцы_берут_в_плен_талибовМенә тагын Әфганстандагы хәлләр дөнья сәясәтенең үзәгенә кереп басты. Нигә тагын? Бер гасыр буе ул илгә әле берсе, әле икенчесе тыныч кына, үз җае белән яшәргә ирек бирмәде. Башта, үткән гасырның 20нче елларында, Әфганстанда Аманулла хан идарә иткән чорда, Бөекбритания килеп тәртип урнаштырып йөргән булган.

1980 елларда Советлар Союзы мөселман илендә 10 ел буе үз тәртибен урнаштырырга маташты – килеп чыкмады. Хәзер инде менә Американың да егерме ел буена кылган хезмәтләре файда бирмәде, ә күпмиллиардлы матди ярдәме бөтенләй исраф булды.

Элек ничек булган, хәзер дә шулай: таулар иле берничә дәүләт мәнфәгатьләренең кө­рәш мәйданы булып кала бирә.

1929 елда, Бөекбритания Әфганстанга хуҗа булырга йөргән чакта ук, танылган совет татар шагыйре Һади Такташ бер шигырь язган булган. Ул “Мулла Чемберлен” дип атала.

 

Мулла Чемберлен

Инглизләр, әфган муллаларын сатып алып, Әфганстанның берничә өлкәсен аерып, үз кулларына төшерергә маташалар.

(Телеграф хәбәре)

“Азгын хан кулында һәлак
                                        була
Ислам кебек туры, хак бер
                                            дин,
Коткарырга кирәк,
                    җәмәгать!” — дип,
Вәгазь сөйли мулла
                             Чемберлен:
“Бөтен көчне куеп
                            маташыгыз,
Дин-шәригать җирдән
                                бетмәсен;
“Ичмасам, — ди, — аерып алу
                                       кирәк
Җәләлабад дигән өлкәсен!”
Ул өлкәне генә булса да сез
Динсезлектән саклап
                                  калыгыз,
Менә юллык сезгә, изге
                                       сәфәр,
Әфган илләренә барыгыз!”

 

Шамил ГАЛИМОВ әзерләде.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 720

Комментирование запрещено