Кайгы уртаклашу

85нче яшендә гомере буе Елховка районының Тупли авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән хезмәт ветераны Җәрия апа ДӘҮЛӘТШИНАның йөрәге сугудан туктады. Мәрхүмә 11  сентябрьдә 10.00 сәгать тирәсендә җирләнәчәк.

Якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу искиткеч һәм игелекле кеше турындагы якты истәлекләр йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Барлык авылдашлары исеменнән Ильяс Шәкүров.

Просмотров: 989

Комментирование запрещено