Безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бик күп авырлыклар күреп яшәгән кешеләр. Ә бүген тормыш йөген ат урынына җигелеп тарткан әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз ничек яши? Мохтаҗлык, авырлыклар кичермиләрме? Төрлечә яшәүчеләр бардыр шул. Күрәбез, кемдер балда-майда, балалары хөрмәтендә йөзә, икенчеләре, ялгызлыктан тилмереп, тәрәзәдән күзен дә алмыйча, якыннарын көтеп утыралар, ә кайберләре картлар йортында интегә…
Кайсы гаиләгә барып керсәң дә, үз хәсрәте, үз нужасы бар шул. Тормыш беркайчан да бодай кыры кебек ялтырап ятмый, диңгез кебек бераз тынып тора да, ярсуланып китеп, дулкыннары белән ярга бәрелә башлый. Олылык чорында авырлыклар белән гомер иткән кешеләрне күрсәң — йөрәк сыкрый, ә матур итеп яшәгән кешеләр белән очрашсаң, күңел күтәрелеп китә. Похвистнево районының Гали авылында миңа да шундый көр күңелле, сабыр, тормышын гөрләтеп үзе алып баручы апа белән очрашырга насыйп булды. Ул — Мәрьям Сәмигулла кызы ГЫЙЛАҖЕВА.
Мәрьям апа шушы авыл кызы. Яшьтән эш тәмен тоеп, әти-әнисенә булышып үскән кыз, 8нче сыйныфны тәмамлагач, башка җиргә китү турындагы уйны башына да китерми, Тарзеев исемендәге колхоз фермасына сыер савучы булып эшкә бара.
- И-и, ул беренче көннәрдәге кыенлыклар! — дип искә ала Мәрьям апа. — Инде ничә еллар эшләгән апалар артыннан өлгереп булмый, куллар тала, берни тоймый. 14 яшьлек кыз баланың кулында әллә ничә сыер саварлык көч тә юк бит әле. Ләкин тора-бара мин дә өйрәнеп киттем, кайчакта апаларны да уздырып җибәрә идем.
Мәрьям ападан сыер савучыга хас булган сыйфатлар турында сорашам, чөнки хәзерге яшьләр бу һөнәрне сайларга ашыкмыйлар бит. Хәер, гөрләп эшли торган фермалар да юк бит инде хәзер.
- Һәр эшне дә яратып эшләргә кирәк, — ди Мәрьям апа. — Хәзерге хезмәт күпкә җиңелрәк, аппарат белән савылган сөт чиләккә түгел, турыга махсус торбаларга китә. Ә без заманында малларга аш пешерә идек. Сыерларның аякларын яздыру өчен йөретеп килү, сыртларын кырып стимуллаштыру каралган иде. Ә капчыктагы фуражны үзебез күтәреп улакларга сала идек. Хәзер күп әйбер механизация ярдәмендә башкарыла, мал сарайларында чисталык, эшлә генә. Хәер, без дә эшебезне, үзебезнең карамактагы малларны яратып эшли идек.
Мәрьям ападан гаиләсе турында да сорамыйча булдыра алмадым.
- Кояш чыкканчы торып эшкә киткәнсез. Балалар да булган. Ничек барысына да өлгерә идегез?
- Үзебезнең авыл егете Җәгъфәр белән гаилә корып җибәрдек. Ул тракторда да, төзүчеләр бригадасында да эшли иде. Бер-бер артлы балалар туды: кызыбыз Гөлчәчәк, улыбыз Илдар, төпчек кызыбыз Гөлназ. Шул балаларыбызга куанып, көне-төне эшләп, гомер узганын сизми дә калдык. Барысына да өлгердек, яшь чак — егәрле чак бит ул. Сәгать өчтә торасың, кош-кортларга салып, үз сыерыңны савып көтүгә куасың, балаларның кием-салымын әзерләп, өстәлгә ипи белән сөт куеп эшкә китәсең. Эштән кайткач та ял юк. Мич ягу, ипи салу, аш пешереп, ашатып, балаларны мәктәпкә озату… Дөрес, 20 ел кайнана белән яшәдем, Хөсникамал әни без эштә чакта балаларга, йорт җиргә күз-колак булып тора иде. Үз әниемне дә 6 ел буе карадым, 92 яшендә вафат булды. Хәзер инде барысына да Коръән укытып, дога кылып торабыз.
Мәрьям Сәмигулла кызы 36 ел буе ферма юлларын таптаган. Күпме Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек булган! Хезмәт сөючән апага хөрмәтем тагын да артты, тормыш сөючәнлегенә дә соклануым чиксез. Тормыш иптәше Җәгъфәр Шиһабетдин улы вафат булгач та, хатын төшенкелеккә бирелми. Венера бистәсендә яшәүче ялгыз Кәүсәр апасын үз өенә алып кайта, менә җиде ел инде аны тәрбияли. Кайбер кешеләр үз әниләрен дә карамыйлар, ә Мәрьям апа үзе дә олылык чорына кереп баруына карамастан, олы кешене тәрбияли. Бу һәркемнең дә кулыннан килми, Мәрьям апа кебек шәфкатьле, миһербанлы кеше генә булдыра моны. Йорт җирләре дә, бакчасы да гөлт итеп тора. Әлбәттә, балалары да булышалар. Күршеләре, туганнары, авылдашлары белән аралашып яши Мәрьям апа, һәркемгә, көченнән килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша.
Туганнарының, якыннарының, туган җиренең кадерен белеп яшәүче тынгысыз Мәрьям Сәмигулла кызы Гыйлаҗевага сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телисе килә. Эшләгән игелекләренең әҗер-савапларына ирешергә язсын иде.
Фәния КӘРИМОВА.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 799