Киң күңелле, кунакчыл халык

Q1L1b91WRMAБашкорт халкы элек-электән азатлык сөючәнлеге һәм кыюлыгы белән дан тоткан. Хәзер дә алар гадел, горур халык, үз мәнфәгатьләрен яклауда үҗәтлек күрсәтәләр. Шул ук вакытта башкортлар – киң күңелле, кунакчыл кешеләр дә. Алар башка җирләрдән күчеп килүчеләрне һәрвакыт җылы каршы алганнар, җир бүлеп биргәннәр, үз гореф-гадәтләрен һәм диннәрен көчләп такмаганнар.

Башкортостанда әле дә кунакларны хөрмәт итәләр, тулы өс­тәлләр артына утыртып сыйлыйлар, бүләкләргә күмеп озаталар.

Гореф-гадәтләр һәм йолалар

Башкортостанда традицион тормыш рәвешенә зур игътибар бирелә, барлык милли бәйрәмнәр республика күләмендә бәйрәм ителә. Кеше тормышында иң мөһим вакыйгалар – бала туу, туй, җеназа борынгы йолалар буенча уздырыла.

Башкортларның традицион туй йолалары — катлаулы һәм матур. Кәләш өчен кияү элек зур калым түләгән. Дөрес, акчаны кысып тотучы егетләр сөйгәннәрен урлап китү ысулын кулайрак күргәннәр. Ә борынгы заманнарда гаиләләр балалары туганчы ук туганлашырга сүз куешканнар һәм кияү белән кәләш арасында ярәшү (сыргатуй) 5-12 яшьләрендә үткәрелгән.

Заманалар үзгәргән саен йолалар да үзгәрә тора. Хәзерге заманда егет балигъ булганнан соң гына әти-әнисе, яисә үзе, кәләш эзли башлыйлар. Тапкач, кыз гаиләсенә яучылар җибәрәләр. Туй киң колач белән уза: ат чабышлары, көрәш буенча турнирлар оештырыла, өстәлләр сыйдан сыгылып тора.

Беренче елны яшь хатын кайнана һәм каенатасы белән сөйләшми — бу аларга карата игелеклелек һәм хөрмәт билгесе. Шул ук вакытта иренең туганнары киленгә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Гомумән, башкорт гаиләләрендә хатын-кызларны кадерләү йоласы бар.

Башкортларның бала тууга да үз мөнәсәбәте бар. Йөк­ле хатын-кыз бу вакытта “пат­шабикә”гә әверелә: ба­ла исән-имин булсын, вакытын­да тусын өчен, әнисенең бөтен теләк­ләрен үтәргә кирәк була. Башкортлар балаларны бик яраталар, гадәттә гаилә өлкән­нәрне хөрмәт итү, балаларга мә­хәббәт, рухи үсеш һәм дөрес тәрбия бирү — традицион кыйммәтләрдән санала.

 

Бәйрәмнәр

Башкорт халкының мәдәни мирасы гаять бай. Герой эпослар («Урал-батыр», «Акбүзат», «Алпамыш» һ.б.) халыкның хәрби үткәненә төшенергә ярдәм итә. Башкорт фольклоры кешеләр, хайваннар турында күпсанлы тылсымлы әкиятләрне үз эченә алган.

Башкортлар җыр һәм музыканы бик яраталар – халык копилкасында эпик, сатирик һәм көнкүреш җырлары бар. Мөгаен, борынгы баш­кортларның бер генә минутлары да җырсыз узмагандыр. Алар биергә дә яратканнар. Күп вакытта биюләр катлаулы, хикәяләү характерына ия булып, пантомимага яисә теат­раль күренешкә әверелгән.

Төп бәйрәмнәр язгы һәм җәйге — табигать чәчәк аткан чорга туры килә. Каргатуй, мәйдан (май бәйрәме), Сабантуй — башкорт халкының иң мөһим бәйрәмнәре булып кала һәм зур колач белән билгеләп үтелә. Җәй көне берничә күрше авыл халкы җыелып Җыен уздырганнар. Хатын-кызларның үз бәйрәме булып,  «Күке чәе» йоласында ир-атларга катнашырга рөхсәт ителмәгән.

Бәйрәм көннәрендә авыл халкы көрәш, йөгерү кебек спорт бәйгеләре оештырган. Ат чабышлары — һәр башкорт бәйрәменең бизәге. Авылларда малайларны яшьтән үк атка атланып йөрергә өйрәткәннәр. Хатын-кызлар да оста җайдаклар, кирәк булса, берничә көн буе атта йөри алганнар. Алар башка мөселман хатыннарыннан аермалы буларак, йөзләрен япмыйча йөриләр, җыеннарда тавыш бирү хокукына ия булалар.

Менә шундый кызыклы гореф-гадәтләр, йолалар бар башкорт кардәшләребездә. Кай­берләре бүгенге көнгә кадәр сакланып, башкорт милли мәдәниятенең бизәге булып саналалар.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 884

Комментирование запрещено