Яңа Ярмәктә туган телгә багышланган кичә узды

wLnFhqc7rmI11Яңа Ярмәк клубында һәм китапханәсендә балалар белән берлектә туган телгә багышланган «И, газиз туган телем» дигән кичә узды.

Тел тормышта зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләкләрен, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Кичә барышында авылдаш шагыйрәбез Гөльсинур апай Гафурованың шигырьләрен укыдык, балалар белән рәхәтләнеп үз телебездә сөйләштек.

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 860

Комментирование запрещено