Нәүрүз Самарада: котлаулар, яңа дуслар һәм күңел күтәренкелеге

навруз26 мартта Самараның “Заря” мәдәният сараенда милләтара Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды.

Бу көнне бәйрәмчә киенгән мөселман халкы, Нәүрүз бәй­рәмен каршылау өчен, “Заря” мәдәният сараена таба агылдылар. Ишек төбендә аларны милли оешмаларның җи­тәк­челәре каршы ала, исән­лә­шү-кочаклашулар, хәл-әх­вәл сорашулар башлана. Мә­дә­ният йортының фойесын­да да халык күп. Күбесе күр­гәз­мә­ләрне карап йөри – татар, башкорт, чуваш, таҗик, төркмән, үзбәк, казах оешмалары һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары үз халкының тарихын һәм мәдәниятен гәү­дә­ләндергән күргәзмәләр әзер­ләп алып килгәннәр. Халык күргәзмәләрне дә, бер-бер­сен дә фотога төшерә, кай­бер­лә­ренең күңеле тулып, җыр­лап та җибәрәләр, биеп тә алалар…

“Алтын инә” ательесы ху­җасы Гөлнара Насыйрова оештырган күргәзмә татар мил­ләтенең борынгы ки­ем-кал­факларына, бизәнү әйбер­лә­ренә багышланган. Мин шушы матурлыкка сокланып карап торган чибәр генә ханым белән танышып киттем. Бу күчемсез милек сату-алу белән шөгыльләнүче Гүзәл Рамазанова булып чыкты. Моннан тыш ул иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә — “Туган тел” татар җәмгыяте директоры да икән. Форсаттан файдаланып, берничә соравыма җавап бирүен соралдым.

- Гүзәл, Сезнең өчен Нәүрүз нәрсә ул? Бу бәйрәм турында элек белә идегезме?

-  Әлбәттә, беләм. Үткән га­сырның туксанынчы елларында Самара татарлары да бу бәйрәмне күләмле итеп уздыралар иде. Бу башлангычта Шамил абый Баһаутдиновның роле зур иде. “Ак бәхет” татар радиосының татар редакциясе җитәкчесе, “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы буларак, башка фикердәшләре белән бергә Нәүрүз бәйрәмен күләмле итеп, Самараның Спорт сараенда һәм башка мә­дәният йортларында күп еллар буе уздырып килгәннәрен хәтерлим.

Ул гаилә бәйрәме кебек, көнозын бара иде: артистлар җырлыйлар, бала-чага фойеда чабышып йөри, төрле уеннарда катнаша, буфетларда сатыла торган тәм-томнар белән сыйлана. Бик кызык була иде бу бәйрәм. Кызганычка, 2009 елда татарлар Нәүрүз бәйрәмен аерым үткәрми башладылар, ур­так милләтара Нәүрүзгә кушылдылар.

- Сезнең фикерегезчә, ул башка бәйрәмнәрдән нәрсәсе белән аерылып тора?

- Россиянең христиан халыклары өчен ул гадәти түгел, Нәүрүз — көнчыгышта яшәүче фарсы һәм төрки телле халык­лар бәйрәме. Нәүрүз белән бергә табигать тә яңара, аның белән бергә кеше дә уяна сыман. Яз килүгә шатланып, тормышка яңа планнар кора, яңа өметләр белән яши башлый.

- Самарадагы милләтара Нәүрүзгә быел 10 ел тула. Нин­ди хисләр тудыра ул Сез­нең күңелдә?

- Әйе, ул 10 ел буе милләт­ара бәйрәм буларак үткәрелә. Һәм бу бик яхшы идея булган, дип уйлыйм. Чөнки ул Самара төбәгендә яшәүче төрки һәм фарси телле халыкларны берләштерүче көч булып тора. Без бер-беребезнең мәдәнияте һәм сәнгате, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышабыз, димәк, дуслашабыз да.

- Нәүрүзне Сезнең гаиләдә бәйрәм итәләрме? Бу көнне ниш­лисез?

- Бала чагымда үткәрмиләр иде. 90нчы еллардан башлап, 15 ел буе иҗтимагый бәйрәм буларак шәһәр күләмендә генә билгеләп үттек. Өлкә һәм шәһәр администрацияләреннән кунак­лар килә, бик кызыклы үтә иде бу чаралар. Үзенә күрә күптән күрмәгән дуслар һәм туганнар белән очрашу бәйрәме иде ул.

- Нәүрүз — Яңа ел бәйрәме ул. Сез нәрсә турында хыял­ланасыз, Яңа елдан нинди яңа­лыклар көтәсез? Бүген Нәүрүз бәйрәменә килгән кешеләргә ниләр теләр идегез?

- Матур язлар килгәндә бөтен гаиләләргә дә бәхет һәм иминлек теләр идем. Өй­ләрегездә балаларның шат авазлары тынмасын, гаилә бәй­рәмнәре гөрләп үтсен. Авыр вакытларга карамастан, без үзара дус һәм бердәм булып яшик!

Мин дә Гүзәлне бәйрәм белән котлап, үзбәкләр павильонына таба юнәлдем. Ан­да Бухара өлкәсенең Каган шәһәрендә туган Раушан Ураков белән танышырга насыйп булды. Ул — заманында Бухара музыка училищесын тә­мам­лаган, республика конкурсла­рында катнашып, лауреат исемнәре алган иҗат кешесе икән. 1976 елда Куйбышевтан практика үтәргә килгән чибәр кызга өйләнә, ә сигез елдан соң алар хатынының туган ягына килеп урнашалар. Ул Самарада Нәүрүз бәйрәме уздырылып килүгә чиксез шат, туган якларына кайтып килгәндәй була, ди.

- Бохарадагы Нәүрүзләрне сагынып искә алам. Бу вакытта безнең якларда бөтен дөнья шау чәчәккә күмелеп утыра бит. Без туганнар белән бергәләшеп сумалак әзер­ли­без, буй кыздырабыз. Ба­ла-чага күршеләрне йөреп чыга — тәмләшкәләр җыеп сыйлана. Бар дөнья да шатлыкта — узып баручылар, күрше-күлән, туган-тумача — барысы да шатланышып бәйрәм итә, матур теләкләр, имин тормыш, бай уңыш телиләр. Нәүрүз — ул чын халык бәйрәме, күңел көрлеге, чиста хисләр бәйрәме.

Куйбышевта яши башлагач, мин бик сагына идем шушы бәйрәмне. Ә Самарада үзбәк иҗтимагый оешмасы ачылгач, бөтен милли бәйрәмнәребездә дә катнаша башладым. Җитәк­чебез Дилфүзә Сабировага бик рәхмәтлемен. Ә хәзер инде мин пенсионер, бәйрәмне карарга гына киләм. Яшьләргә карап шатланам, үземнең яшьлегемне сагынам. Шушындый милли чараларны уздырып торган өчен Самараның Халык­лар дуслыгы йортына да чиксез рәхмәтлемен,- дип тәмамлады сүзен Раушан Ураков.

Таҗикларның “Пайванд” оеш­масы да бик яхшы гына урында урнашкан. Җитәкчесе Сун­натулло Назриев Нәүрүз бәй­рәмен тагын да киңрәк һәм кү­ләмлерәк итеп үткәрү ки­рәк­леге турында сөйләп торды, аның тарихына да кагылып узды.

Бу вакытта залда бәйрәм башланган иде инде. Сәхнәгә чыккан Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесенең урынбасары Петр Сучков бары­бызны да бәйрәм белән котлады һәм Нәүрүзнең борынгы һәм ел саен яшәрә торган бәйрәм һәм җәмгыятьне берләштерүче көч булуын ассызыклап үтте. Ул Самара өлкәсендә халык­лар бердәмлеген ныгыту эшенә зур өлеш керткән милли оешмаларның җитәкчеләрен һәм иҗат коллективларын бү­ләкләде. Аннан соң Самара өлкәсенең һәм Урта Азиядән килгән музыка һәм бию коллективлары бик матур концерт күрсәттеләр. Зал кубарылып кул чапты, чөнки быелгы, юбилейлы Нәүрүз бик оста итеп оештырылган иде. “Кабутар” (“Күгәрчен”) таҗик җыры тамашачыларның күңеленә биг­рәк тә хуш килде, кызлар бу көй­гә торып биеделәр, ә егет­ләр аларны күзәтеп кенә утырдылар.

- Мин Таҗикстанда туып-үстем, һәм бу җырлар минем күңелемдә мәңге сакланачак. Мин бу җырны ишеткәндә Таҗикстанга кайткан кебек булам һәм югарыда, таулар өстендә күгәрченнәр оча кебек тоела, — дип сөйләде Таҗикстанда туган рус хатыны Светлана.

Ахырда автор Петр Сучков белән тагын бер кат очрашты. Ул “Бердәмлек” укучыларын Нәүрүз бәйрәме тарихы белән таныштырып үтәргә риза булды. Аның сүзләренә караганда, борынгы заманнарда Нәүрүз бәйрәмен 13 көн буена бәйрәм иткәннәр. Соңгы көнендә табигать кочагына чыгып, Яңа елны каршы алганнар. Бу көнне кырга чыккан кеше өчен ел уңышлы, бәхетле һәм мул булыр, дип уйлаганнар. Борынгы гореф-гадәт буенча бәйрәм итүчеләр чәчәкләр һәм агачлар утыртырга, калебләрен пакьләндереп, үпкәләшкәннәр белән дуслашырга, намус буенча яши башларга тиеш булганнар.

- Гомумән алганда, Нәүрүз — бәйрәм генә түгел, ул күпкә тирәнрәк төшенчә. Никадәр күңелле һәм шатлыклы узса бәйрәм, шулкадәр мулрак уңыш бирә Җир-ана, дип ышанганнар алар. Шуңа күрә Нәүрүзгә багышлап җырлар җырланган, күңел ачулар оештырылган, бер-берсенә бүләкләр биреш­ү булган, - дип сөйләде Петр Сучков.

…Менә быел да фарси һәм төрки телле халыкларның рус шәһәрендә үткән Яңа елы дуслык һәм теләктәшлек атмосферасында узды. Бу бөтен елның да уңышлы үтәчәгенә ышаныч тудыра, дип уйлыйм, -  дип тәмамлады сүзен Петр Валентинович.

DCjPYqwVUYwlTXfqGBQJFk djeh2KAKtsY P7tgqrfoYSc UwGG9pgAZNQ

навруз 2навруз

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ, таҗикларның “Пайванд” оешмасы әгъзасы, журналист.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 859

Комментирование запрещено