Наши двери открыты для всех / Безнең ишекләр һәркемгә дә ачык

20220411_200005Народы Кавказа, вне зависимости от их национальной принадлежности, всегда отличало особое отношение к гостям. Радушное гостеприимство у этих людей в крови: их так воспитали родители, а родителей их родители и так из поколения в поколение. Может быть, именно поэтому, когда председатель РДУМСО, муфтий Талип-хазрат Яруллин предложил национально-культурным общественным организациям провести ифтары (вечерние разговения) в национальном стиле мусульманских народов, проживающих сегодня на территории нашей многонациональной области, одними из первых на эту инициативу откликнулись самарские дагестанцы.

11 апреля представители Самарской областной общественной организации «Культурный центр Дагестан» в шатре Рамадан, который в Священный для всех мусульман месяц традиционно устанавливается на территории Самарской Соборной мечети, провели ифтар со своим национальным колоритом. Побывать на нем смогли все желающие. А таковых в этот день оказалось немало. Шатер не смог вместить всех желающих, поэтому места тех, кто уже успел совершить разговение, тут же занимали другие гости.
Кстати, о гостях. Поздравить своих земляков с наступлением месяца Рамадан, напомнить им о своих исторических корнях  и связях  в Самару из Дербента приехали имам Джума-мечети имени. М. Яракского Мухаммадрасул Раджабов и заслуженный артист Республики Дагестан Гамзалав Гамзалов. Они пожелали всем мусульманам добра, благополучия, крепкой веры и, чтобы в каждый из дней великого поста, Аллах даровал верующим милосердие и наполнял души людей счастьем и спокойствием! Также в шатре Рамадан прозвучали нашиды (мусульманские песнопения) в прекрасном исполнении Гамзалава Гамзалова.
По словам председателя Самарской областной общественной организации «Культурный центр Дагестан»  Насруллы Абдулаевича Гамзаева, сегодня на территории нашей губернии проживают около трех тысяч дагестанцев. Это аварцы, лезгины, даргинцы, кумыки, огульцы, рутульцы и представители многих других народов многонационального Дагестана. Выходцы из этой республики сегодня успешно работают во многих сферах. Есть среди них профессора, бизнесмены, врачи, учителя, строители, именитые спортсмены, военные и милиционеры.
В нас очень крепко сидит понимание единения: все наши народы  считают себя дагестанцами и мы не делим наших земляков по нации, -  отмечает Насрулла Гамзаев. -  Я рад, что между нашим культурным центром и Республикой Дагестан выстроены хорошие прочные отношения и наша община всегда может рассчитывать на поддержку со стороны властей и духовенства Республики. Что же касается  сегодняшнего ифтара, то мы его проводим совместно с имамами и волонтерами Самарской Соборной мечети. Мы собрали нужные средства, закупили все необходимые продукты и  вместе участвуем в готовке. Конечно, хотелось бы угостить собравшихся нашими традиционными национальными блюдами, но на такое количество людей сделать это быстро и качественно не представляется возможным. Тем не менее, думаю, что люди останутся довольными нашим угощением.
В завершение вечера выступил ректор медресе «Нур» Али-хазрат Сулейманов, который поблагодарил дагестанский культурный центр и гостей из Дербента за организацию и проведение национального ифтара, пожелал всем мира, добра, выразил пожелание и дальше укреплять духовные и культурные связи с Республикой Дагестан и дагестанским народом.
Это моя первая поездка в Самару и город меня приятно удивил. Теплая погода, прекрасная набережная. Кое-где еще виден снег, напоминающий нерастаявшие ледники дагестанских гор. Начиная с 2000-го года я принимаю участие в таких поездках, где мы стараемся поддержать дагестанские общины. Причем, мы бываем не только в российских регионах, но и в различных республиках и странах. Я всегда выступаю за обмен культуры, за укрепление связей с нашими общинами. Духовным управлением Республики Дагестан и правительством Республики ведется колоссальная работа по сохранению нашей богатейшей культуры, сохранению традиционной религии Ислама и воспитанию патриотизма.  
Региональное Духовное управление мусульман Самарской области.
*** 

Апрель башында Сама­ра­ның Халыклар дуслыгы йор­тында үткән киңәшмәдә мөфти Талип хәз­рәт Яруллин, өлкәнең мил­ли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре бе­лән оч­рашып, Рамазан аенда Җәмигъ мәчете йор­тын­да ку­елган чатырда ис­лам ди­нендә булган төрле мил­ләт ха­лыкларының иф­тар мәҗ­лес­ләрен үткәрүне тәкъ­дим иткән иде. Ул бу матур чара­ларның моннан биш ел элек үт­кәрелә башлавы, ләкин, ко­ронавирус пандемиясе сә­бәп­ле, ике ел калдырылып торганы турында ис­кәртеп үтте.

- Быел бу зәхмәт бераз чигенде һәм мәҗлесләрне кабат үткәрә башларга мөмкин. Ә алар бик тә үзенчәлекле үтә. Мәсәлән, берничә ел элек Индонезия мөселманнары үз ифтарларын мәчет йортында үткәргәннәр иде. Алар үз ил­­ләренең матур табигате, истәлекле урыннары, тарихы турында сөйләделәр, өстәлгә үзләренең милли ашларын куйдылар. Менә быел шушы традициябезне дәвам итәргә тәкъ­дим итәм, — дип сөйләде.

Милли оешмаларның вә­килләре бу тәкъдимне хуплап каршы алдылар. Шундук исемлек тә төзелде: 11 апрельгә дагыстанлылар, 23енә — төрк­мәннәр, 24енә — таҗиклар, 29ына — кыргызлар, 30ына — казах­лар язылдылар. Хәтта әлеге чатырда рус көнен үткәрү тәкъ­диме дә кер­телде. Әлеге график белән РДУМСО сайтында танышырга мөмкин.

Шулай итеп, 11 апрельдә Рамазан чатырында «Дагыс­тан мәдәният үзәге» ифтар мәҗ­лесе үткәрде. Ул дин кар­дәш­ләребезнең милли ашлары, милли төсмерләре белән ае­рылып тора иде. Ифтар мәҗ­лесенә килергә теләүчеләр дә бик күп булып, хәтта мәчет йортында чират хасил булды. Авыз ачып чыккан кешене икенчеләре алыштыра-алыштыра, барысы да милли ашлардан авыз итә алдылар.

Якташларын Рамазан ае белән котларга һәм тарихи тамырлары турында исләренә тө­шерергә Дербент шәһәренең М. Яракский исемендәге Җом­га мәчете имамы Мөхәммәдрә­сүл Раджабов һәм Дагыстан Рес­публикасының атказанган артисты Гамзалав Гамзалов кил­гәннәр. Алар мөселманнарга сә­ламәтлек һәм иман ныклыгы, ураза көннәрендә Аллаһы Тә­галә күңелләренә тынычлык һәм бәхет иңдерсен, күңел­лә­рен садака өчен ачсын, дип те­лә­деләр. Шуннан соң Гамзалав әфәнде башкаруында искиткеч моңлы нәшидләр яң­гы­рады.

“Дагыстанның мәдәни үзәге” җитәкчесе Насрулла Гамзаев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Самара өлкәсендә өч мең­ләп дагыстанлы яши. Алар арасында аварлар, лезгиннар, даргиннар, кумыклар, огульләр, рутульләр һәм башка азчылык халыклар яшәп, өлкәбезнең күп тармакларында эшлиләр. Араларында профессорлар һәм танылган спортсменнар, табиблар һәм укытучылар, төзүчеләр һәм эшкуарлар, хәрбиләр һәм полиция хезмәткәрләре бар.

- Дагыстанда яшәү­че­ләр­нең күңеленә бердәмлек орлыгы балачактан салып куела: үзләрен дагыстанлылар дип санаган якташлары­быз ара­сында нинди генә мил­ләт халыклары юк! Без аларны милләтләре буенча аерып тормыйбыз, яхшы кеше, уң­ган хезмәткәр, тату гаилә баш­лыгы, ярдәмчел күрше ди­гән төшенчәләр буенча гына бәялибез, - ди Насрулла Гамзаев. - Дагыстан белән Самара арасында мөнәсәбәтләр нык. Безнең җәмгыять Рес­публика хөкүмәте һәм дин баш­лыкларының ярдәменә тая­на. Ә бүгенге ифтарны оештыруда Җәмигъ мәчете имамнары һәм волонтерлар ярдәм итте. Без акча җыю һәм кирәк булган ризыкларны сатып алу белән шөгыльләндек, милли ашамлыкларны әзерләүдә булыштык. Әлбәттә, мөмкин ка­дәр күбрәк халыкны милли аш­ларыбыздан авыз иттерәсе килгән иде, ләкин бу хәтле күп халык килер, дип уйламадык, әзерләп бетерүе кыенрак булды шул. Шулай да, безнең ифтарга килүчеләр разый булып калырлар, дип ышанабыз.

Ахырда “Нур” мәдрәсәсе рек­торы Али хәзрәт Сөләй­ма­нов сүз алды. Ул “Дагыс­та нмәдәният үзәге”нәһәм Дербент кунакларына милли ифтар уздырганнары өчен рәх­мәт­ләрен җиткереп, Дагыстан һәм Самара регионы арасында дини һәм мәдәни элемтәләрне тагында ныгыту фикерен белдерде.

Җавап сүзендә Дербент шә­һәренең М.Яракский исе­мен­дәге Җомга мәчете имамы Мө­хәммәдрәсүл Раджабов болайдиде:

- Без бирегә якташлары­быз­ны берләштерү өчен килдек. Кичә ифтар мәҗлесен Самара дагыстанлылары белән ка­феда уздырганда да үз ди­небезгә, үз тамырларыбызга тугры булып калу бурычы ту­рында сөйләштек. Ә бүген милләттәшләребез бөтен мө­селманнар өчен күләмле ифтар уздыралар. Бу бөтен мө­селманнарның да дус булып, ярдәмләшеп яшәүләре өчен кирәк. Гарәпләр динле кешене яңгыр белән чагыштыралар бит: ул кайда теләсә, кем өс­тенә теләсә – шуңа тама. Мөселманнар арасындагы мө­нә­сәбәтләр җан иясенең мил­ләтенә һәм диненә бәйле булырга тиеш түгел. Бар кешелек дөньясы да ислам диненең яхшы якларын күрсен иде.

Дагыстан Республикасы мөф­тияте Россия киңлек­лә­рен­дә яшәүче бөтен якташларыбыз белән дә элемтәдә бу­лырга тырыша. Бу үз мә­дә­ния­тебезне, тарихыбызны, динебезне онытмас өчен кирәк.

- Самарага берен­че тапкыр килүем, — дип кушылды сүзгә Гамзалав Гамзалов. - Шәһәр мине таң калдырды. Һава җылы, Идел буе бик шәп. Кайбер урыннарда, Да­гыстанның бозлы тауларын хәтерләтеп, эреп бетмәгән кар өемнәре күренгәли. Шә­һә­регез бик матур.

Без 2000 елдан бирле Россия һәм чит илләр буйлап сәяхәт итәбез, Дагыстан җәм­гыятьләрен барлыйбыз. Мин мәдәниятләр арасында хез­мәттәшлек, җәмгыятьләр арасында дуслык булдыру як­лы. Дагыстанның Диния нә­зарәте һәм Республика хө­күмәте халкыбызның бай мә­дәни мирасын, традицион ислам тәгълиматларын сак­лап калу өчен күп көч куялар. Мин үземне шундый зур һәм кирәкле эшнең бер өлеше итеп хис итәм һәм шуның белән бәхетле, - диде Дербентның моңлы кунагы.

 

Данияр СӘЙФИЕВ, өлкә Диния нәзарәте пресс-секретаре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 665

Комментирование запрещено